поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.05.2011 Интернет

Туган телебезне чит илләр аша танытыйк

Мөхтәрәм милләттәшләр! Туган телебезне дөньяда киңрәк таныту өчен, сезне http://www.forvo.com/languages/tt/ сайтында хезмәттәш булырга чакырам. Бу – халыкара әйтелешләр (сүзләр әйтелеше) базасын туплый торган ирекле сайт, өченче ел эшли инде ул. Аның төп офисы Испаниянең Сан-Себастьян шәһәрендә урнашкан. Оештыручылар коммерцияне максат итеп куймый, сайт спонсорлар хисабына яши (нигездә үз телләрен Европа берлеге дәрәҗәсенә кадәр күтәрә алган басклар ярдәме белән). Биредә 268 телдәге 1 миллионга якын сүзнең һәм сүз тезмәсенең язылышын һәм әйтелешен табарга мөмкин.


 

Күмәк тырышлык белән татар телен, бу базага кертелгән берәмлекләр саны буенча, 27 нче урынга кадәр күтәрә алдык. Кыска гына вакыт эчендә 6 меңнән артык төшенчә һәм сүз яздырдык, бу әле безнең «запас»ның егермедән бер өлеше генә. Иншалла, озакламый 78 миллион кеше сөйләшә торган корея телен дә узып китәрбез. Кытайдагы Гуанчжоу провинциясенең җирле теле (аңарда 70 миллион кеше сөйләшә) әле шушы көннәрдә генә артта калды. Төрек теле белән тигезләшү өчен, тагын 7 меңнән артык сүзнең язылышын һәм яңгырашын кертәсебез бар әле. Хәзер португал теллеләр беренче урында, 100 меңнән артык сүз яздырганнар инде (шуның 70 меңен – Бразизилиядә яшәүче бер ханым, ул моның өчен әлеге сайта ике елдан артык хезмәт куйган). Тел байлыгы буенча безнең татар теле боларның берсеннән дә ким түгел.

Бу сайта таләпләр бик гади: аерым төшенчәләрне белдергән сүзләрне төп формада язарга кирәк. Исемнәрне – баш килештә, берлек санда. Фигыльләрне –инфинитив рәвешендә (яздыру – яздырырга, алып бару – алып барырга). Кабатлаулар, әлбәттә, булмаска тиеш, ләкин безнең телдә кайбер төшенчәләрнең ике-өч сүзле булуын да онытмаска кирәк. Биредә мөстәкыйль төшенчә төп берәмлек булып санала, аерым бер сүз түгел. Боларга өстәп, кыска гына сүзтезмәләрне, әйтелмәләрне, әйтемнәрне, күренекле татар шәхесләренең исем-фамилияләрен, милли исемнәребезне, топонимика терминнарын һ.б. кыстырып җибәрү дә рөхсәт ителгән. Ярдәмчел сүз төркемнәреннән булган сүзләр дә (кисәкчәләр, бәйлекләр, ымлыклар) нәкъ шул рәвешчә, фразеологизмнар аша, кереп китә инде, алар бу сайтта аерым берәмлек буларак кулланылмый.

Бер тамырдан ясалган төшенчәләрне һәм аерым сүзләрне барысын да берьюлы бирү җайлырак. Мәсәлән: әйлән-бәйлән, әйләнә, әйләнә башлау, әйләнә-тирә, әйләнәли, әйләндереп алу, әйләндереп салу, әйләндерү, әйләнеп кайту, әйләнеп карау, әйләнеп килү, әйләнеп китү, әйләнеп төшү, әйләнеп чыгу, әйләнеч, әйләнеш, әйләнешле, әйләнмә, әйләнмәле, әйләнү, әйләнү-тулгану, әйләнүле, әйләнчек, әйләнчек авыруы, әйләнчек коңгыз, әйләнчек суалчан. Боларның күпчелеге Европаның флектив телләрендә бер сүз белән бирелә (алкушымчалар һәм суффикслар ярдәмендә), ә безнең агглютинатив телләрдә сүз ясау механизмы үзгә. Баштарак админнар моңа каршы килгән иде, ә хәзер бу «күпсүзлелек»нең төрки телләр өчен котылгысыз булуын аңладылар. Азрак сүз көрәштерергә дә туры килде инде.

Админнар бер үк сүзнең (кыска сүзтезмәнең) берничә кеше тарафыннан төрле сөйләмдә (диалектта) әйтелешен хуплый. Шуңа күрә элегрәк кертелгән сүзләрнең берничә әйтелешен яздырып була. Берьюлы теге яки бу сүзгә аңлатма (тег, опция) бирергә, төшенчәләрне төрле төркемнәргә кертергә мөмкин (мәсәлән, зоология, математика, фразеология, лингвистика). Соңыннан барысын бергә эзләп табып өйрәнү җиңелрәк булсын өчен. Ләкин бу мәҗбүри түгел. Һәм моны соңрак та эшләп була. Тавыш файлларын яхшы микрофон аша югары сыйфатлы итеп яздырырга кирәк. Мондый мөмкинлек булмаган очракта сүзләрнең график язылышын бирү белән генә чикләнергә туры килә. Файлларны күчереп алу мөмкинлеге дә бар.

Аңлашыла ки, бу хезмәттәшлек өчен эш хакы беркемгә дә түләнми. Әлегә безнең базаны сан ягыннан үстерергә кирәк, соңрак бергәләп сыйфатын да күтәрербез. Туган телебезне чит илләр аша таныту, минемчә, җиңелрәк тә, үтемлерәк тә. Үзебез булдыра алмасак, кем эшләр соң моны! Тормыш шулай ди безгә. Мөмкин булганны бүген үк эшләргә кирәк. 


Ихтирам белән, Buacity
Матбугат.ру
№ --- | 06.05.2011
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»