|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2011 Җәмгыять
Аэропортка 20 минутта барып җитәчәкбез?«Россия тимер юллары» яңа интермодаль рейс өчен быел 2,6 миллиард сум акча сарыф итә. Маршрут тимер юл станциясеннән «Казан» аэропортына кадәр сузылачак. Гомумән алганда, проект 8 миллиард сумга төшә. Горький тимер юллары җитәчәкчесе Анатолий Лесун сүзләренә караганда, коммуникацияләр 15 майда ук сузыла башлаячак. Эш бер үк вакытта берничә юнәлештә планлаштырыла. Проект 2013 елдагы Универсиага кадәр өлгертү күздә тотыла. Әлеге мәсьәләгә багышланган киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов аэроэкспрессларның тизлеге сәгатенә 140 км буласын хәбәр итте. Элек халык аэропортка таксида йә шактый зур интервал белән йөри торган автобусларда килә иде. Хәзер бер-ике сәгатьлек вакыт 20 минутка гына калачак!
--- |
Иң күп укылган
|