|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2008 Медицина
ХИКМӘТЛЕ УРЫНДЫК ӘКИЯТТӘ ГЕНӘ БУЛАСоңгы елларда Казанда бер сәгать эчендә бөтен чирең хакында тиз генә әйтеп бирүче үзәкләр пәйда булды. Мин дә көннәрдән-бер көнне үзем теләп шулар "тозагына" эләктем. Уң Болак урамындагы 33 йорт бинасын төрле коммерция үзәкләре арендалаган. Беренче каттагы элмә тактада кемнең кайда урнашуы язылган, ләкин тиз генә диагноз куючы үзәк хакында гына мәгълүмат юк. Үзәкне табарга вахтада утыручы абзый ярдәм итте. Тик минем шикелле урамнан керүчегә шунда ук хезмәт күрсәтмиләр икән әле монда. Беренче сораулары. "Каян килдең, кем җибәрде?" булды. Төгәл җавап ишетмәгәч, бер дәфтәр ачып куйдылар, кешебез күп, бер айдан соң гына урын бар, диделәр. Алдан язылган өчен бер өлеш акча сорадылар. Сукыр бер тиен дә бирмәдем. Сизеп торам: бүген үк кабул итмәячәкләр, ләкин үз аягы белән килеп кергән табышны ычкындырасылары да килми. Исем-фамилияне, кесә телефонын язып калдылар.
"Мин сезне тикшеренергә алып кергән булыр идем дә, беренче тапкыр үзе килгән кеше үзәк җитәкчесе кунагы санала шул", – диде артымнан ияреп чыккан ханым. Ул дистрибьютор икән. Бирегә аллергия белән авыручы малаен, аннары анасын тикшеренергә алып килгәч, эшкә чакырганнар. Үзәкне мактады, өстәмә акча эшләп булуы хакында әйтте, визиткасын бирде. Озак та үтмәде шалтыраттым. Бер ай көтәсем килми, алданрак алып керә алмыйсызмы, дип сорана торгач, ярдәм итте дистрибьютер – төп һөнәре буенча Казанның бер мәктәбендә укытучы булып эшләүче милләттәшем.
Билгеләнгән вакытка киттем. Утырып торырга, көтәргә куштылар. Берничә хатын-кызның сынаулы күз карашларын тоеп, 20 минутлап көтеп утырдым, 1 мең 300 сум акча түләдем. Шуннан соң гына бер хатын-кыз кереп башка бүлмәгә чакырды. Башка колакчын кидерделәр. Мине карарга тиешле табиб иң элек нинди авыруларым булуы белән кызыксынды. Югыйсә мин шуны ачыклау өчен акча түләдем түгелме соң? Бу минутларда нерв киеренкелеген искә алмаганда, сау-сәламәт хис итә идем үземне. Шулай да, башым авырта дидем. Бу дөньяда башы авыртмаган кеше юктыр ла... Чәчең коелмыймы, бил тирәсе авыртмыймы, йоклый аласыңмы, йогышлы чирләрең юкмы һәм башка сорауларга, юк, дип әйтә бардым. Шуннан соң ул компьютерга махсус программа куйды, тыныч кына утырырга, аяк-кулларны иркен тотарга кушты. Үзе исә компьютерга карама, барыбер бернәрсә дә аңламассың, куркырсың, дип кисәтеп бүлмәдән чыгып китте. Минем барлык авыруымны колакчын чыбыклары компьютерга хәбәр итәчәк икән. Күңелне бер мәлне: "Колакка куелган бу чыбыклары нурланыш бирә торган булса..." – дигән шик кымтырыклый башлады. Шигемне табибәгә дә әйттем. Ул: "Барысы да нормада, бернинди дә куркыныч юк", – дип җавап бирде. Тик бу коры сүзләр бернинди дә гарантия була алмый. Ханым гел чыгып-кереп йөрде, мине ничек утыра, "бәйдән" ычкынмады микән, дип күзәткәндер, мөгаен. Менә компьютер экранында берәм-берәм эчке әгъзалар күренде – бавыр, бөер, ашказаны... Аларда кечкенә кызгылт, саргылт төстәге өчпочмаклар, сирәк кенә кара төстәге дүртпочмаклар килеп чыга. "Бөерем дә, бавырым да бер дә куркыныч түгел икән", – дип сөенеп утырам. Ахырдан гына аларның минем әгъзалар түгел, компьютердагы рәсемнәр икәнен белдем. Өчпочмаклар, дүртпомаклар сәламәт булу яки авыру билгеләрен күрсәтә, ди. Авыру билгеләре күренгән очракта да курыкмаска кирәк, чөнки алар белән шунда ук организмдагы күзәнәкләр көрәшә башлый һәм күп очракта җиңеп тә чыга икән, моңа микроблар да булышлык күрсәтә. Минем баш авыртуым эчтәге 25 (?) төрле әгъзадагы авыруларга бәйле булырга мөмкин, ди белгеч. Башым авырта дип дару эчсәң, авырту басыла, ләкин чир кайда да булса яшеренергә дә мөмкин, шуңа күрә комплекслы рәвештә дәваланырга кирәк. Әйтик, мәсәлән, алардан "системный продуктлар" сатып алу юлы белән савыгырга була, табибә, җаен туры китереп, берничә тапкыр шул хакта искәртте. Менә-менә, мондый үзәкләр тотуның хикмәте дә шунда шул: үз "продуктларын" тәкъдим итү. Аларны бушлай таратмаулары да көн кебек ачык. Табибәдән компьютер диагностикасын кем уйлап табуы белән кызыксынам. Элегрәк спортчыларның, хәтта галәмгә очучыларның да түгел микән әле, сәламәтлеген шундый программа белән тикшергәннәр, дип аңлатты ул.
Чираттагы соравым: "Сез миңа компьютер чыгарган нәтиҗәләрне кәгазьгә төшереп бирәсездер бит?!" Уңай җавап ишеткәч, мин аны поликлиникада, хастаханәдә күрсәтә аламмы, дим. Юк, чөнки андагы белгечләр моны "расшифровать" итә алмый, аның өчен махсус курсларда укыйлар икән. "Шулаймыни, кайда укырга, мин укый аламмы, минем дә сезнең шикелле диагноз куеп утырасым килә", – дим. Бу фикер үземә дә көлке булып тоелды, ләкин сер бирергә ярамый. Тик курсларның кайда оештырылуын белә алмадым, аның өчен, гомумән, медик булырга кирәк, дигән җавап ишеттем.
Компьютер, ниһаять, тикшерү тәмам булуын күрсәтте. Табиб белән бүлмәгә бер ханым килеп керде (ахырдан гына аның үзәк җитәкчесе булуын белдем). Ул исә моңа кадәр дә биредә бирничә мәртәбә ишеткән сорауны кабатлады: "Үзәк турында кемнән ишеттегез?" Җавап кыска булды: "Кем дип әйтергә дә белмим, күптән әйттеләр, адресыгызны истә калдырган идем". Кайда эшләвем белән кызыксынды. Ирекле хезмәттә икәнемне белгәч: "Өстәмә акча эшлисең киләме, без һәркемгә дә тәкъдим итмибез, уйла!" – дип үзләренә эшкә килергә кодалый башлады. "Пирамида түгелме соң бу, лицензиягез бармы?" дип әңгәмәгә кушылып киттем. Ханым, әлбәттә, үзәк эшчәнлегендә пирамиданың катнашы булмавын аңлатырга тырышты. Аның әйтүенчә, мондый хезмәт өчен аларга лицензия кирәк түгел, үзәк кеше дәвалау белән шөгыльләнми, савыктыру гына үткәрә, ягъни сәламәт кешеләргә саулыкларын сакларга ярдәм итә килеп чыга. Ә "продуктлары" өчен сертификатлары булуын әйтте. Шулай булгач, авыруларга монда нишләп йөрергә инде?
Мине биредә диагнозны белү уе гына тота иде. Ниһаять, әйттеләр: гомумән алганда, мин монда килеп күренүче 100 кешенең икесенә генә хас булганча, сәламәт кеше икәнмен. Кайбер минуслар бар-барын, мәсәлән, "синдром хронической усталости", – арыганлыгым йөземә үк чыккан иде, аның өчен компьютерга багарга кирәкми, "нарушение жирового обмена" – монысын да нечкәрүдән узган гәүдәм әйтеп тора, яшем дә 18дә түгел, "вегето-сосудистая дистония" – нервыларымның тыныч түгеллеген үзем дә беләм. Берничә әгъзаның "төзек" түгеллеген яздылар, ләкин аның өчен борчылмаска куштылар, чир әле башланган гына, алар белән организм үзе көрәшәчәк, ди. Миңа, гомумән, дәваланырга кирәкми, организмны аларның "комплекслы продуктлары" белән чистарту җитә икән. Кайсы продуктны сайлауны да компьютер хәл итә, белгеч кечкенә шешәләргә тутырылган капсулаларны өстәлгә куеп-куеп карый. Ала, куя, кайсы ярый, кайсы ярамый, имеш. Әнә компьютер кире кага, ди. Мин исә берни аңламастан, дәшми-тынмый гына, ничә меңлек дару сайлар икән компьютер дип уйлап утырам. Нәтиҗә шундыйрак булып чыкты: миңа, алар әйткәнчә, сәламәт кешегә чистарыну өчен 4-4,5 ай эчендә 5 төрле продукт эчәргә кирәк. Аларның гомуми хакы аз да түгел, күп тә түгел, 5 мең 696 сум тора. Аннары кабаттан килеп тикшеренеп китәргә тиеш булам. Аның өчен янә 1 мең 300 сумым очачак. Иманым камил: әле аннан соң да компьютер чистарынуны дәвам итәргә дигән "нәтиҗәгә киләчәк".
Компьютер бүлмәсеннән чыгуга тагын эш тәкъдим итү башланды. Минем эш шуннан гыйбарәт булачак: үзәккә күбрәк кеше алып килү. Бер кеше алып килгән саен кесәмә фәлән йөз сум акча кереп торачак, продуктларын тәкъдим итеп, сата алган очракта тагын өстәмә процент түләячәкләр. Эшкә өйрәтү өчен башта махсус курсларда укыталар икән. Кеше ышандыру, алып килү бәрабәренә кесәгә акча салып кую бер караганда әллә ни авыр түгел, шунлыктан бу шөгыльне үз итүчеләр бар. Моңа укытучыларны да, медицина хезмәткәрләрен дә тарталар. Алар үзләренең хезмәт урыннарыннан файдаланып, беркатлы кешеләрне үзәккә җибәреп ята. Ишетеп белүемчә, бу төр савыктыру районнарга да үтеп керә башлаган. Гомумән, мондый үзәкләр Россиянең янә 36 шәһәрендә (?) бар икән, бу хакта очраклы рәвештә кулга килеп кергән дистрибьютерлар өчен чыгарылган махсус журналдан карап белдем. Журналда язылганга ышансаң, миңа тәкъдим ителгән продуктлар АКШтан кайтартылган. Ул үләннәр җыелмасы нинди генә чирләргә каршы кулланылмый икән, ләкин бер нәрсәне кисәтергә онытканнар: бер авыруга яраган дару икенче авыруга агу булып тәэсир итәргә мөмкин. Без даруханә-ләрдән ала торган даруларның аңлатмалы язуында кайсы очракта эчәргә ярамаганлыгын кисәтәләр бит, монда бернинди дә кисәтү юк. Аларның чын бәяләре хакында да кем белгән: азмыни хәзер бишкә алып унга сатучылар. Мин үзем бу үзәктәге хезмәттән дә, продуктларыннан да баш тарттым, ләкин өйгә тыныч күңел белән кайтмадым, алар җәтмәсенә эләккән кешеләр кызганыч тоелды.
Диагностика үтүнең икенче көнендә үк күп-тәннән белгән һәм бик хөрмәт иткән невропатологка шалтыратып, баштан узганнарны сөйләдем: миндә "синдром хронической усталости", "вегетатив кан тамырлары дистониясе", бүген үк сезгә кереп ятарга тиешле пациент мин дим. "Ул үзәкләрне бер дә җитди хезмәткә санамыйм, алардан ераграк торуың яхшырак, йөрмә инде андый белгечләргә", – дип кисәтте танышым. Үземнең участок табибым да шул ук сүзләрне кабатлады. Ә андагы эшчәнлек турында болай диде: "Бернинди дә социаль пакет бирми ул үзәкләр, бүген эшләгәндә сиңа күпмедер акча килеп тора, беркадәр күренми торасың икән, синең өлеш башкага күчә, әллә ниләр вәгъдә итәләр, әмма барысы да вакытлыча гына, син кешеләр җәлеп итеп китергәндә генә күрсәтелә". Редакциягә "Туры элемтә"гә килгән министр да бу уңайдан үз фикерен әйтте: "Диагнозыңны ачыклау өчен акчаңны түләгәнсең икән, башта язмача килешү төзергә тиешләр иде. Безнең халык шундый ышанучан: мин хәзер мәйданга чыгып, менә бу хикмәтле урындык, шунда утырган килеш теләсә нинди авыруны ачыклап, диагноз куеп була дисәм, бик күпләр авызларын ачып тыңлап торачак һәм акчасын түләп, урындыкка барып утырачак. Андый беркатлы булырга ярамый. Кабатлап әйтәм: нинди генә хезмәт булмасын ул акчага күрсәтелә икән, башта килешү төзелергә һәм аларның кулларында мондый эшчәнлеккә рөхсәт бирә торган лицензия булырга тиеш. Бу диагноз куючыларның сәламәтлек саклау өлкәсенә бернинди дә кагылышы юк, аларга йөреп акча туздырганчы һәм вакыт уздырганчы участок табибыңа барып, аның белән уртак тел табуың хәерлерәк". Интернет мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиянең кайбер шәһәрләрендә өйгә килеп диагноз куеп китүчеләр дә бар икән. Бер ханымда, мәсәлән, "сифилис" тапканнар. Ярый әле ул югалып калмаган – диспансерга барып анализлар тапшырган һәм үзендә бернинди дә йогышлы чир юклыгын ачыклаган. Монда инде үзеңнән-үзең "Алла сакласын", "Әстәгъфирулла" дип куясың.
Әмма ул үзәкләр кеше йөргәндә әле эшләячәк. Без исә 1 мең 300 сумнан башлап, 5 мең, 8 меңнәребезне түләп, андагы хезмәт-кәрләргә "көмеш директор", "алтын директор", "рубин директор", "бриллиант директор" булып "баскычлап" үсеп, Төркиядә, Гарәп Әмирлекләрендә ял итеп ятарга мөмкинлек тудырабыз. Ә безнең сәламәтлек? Бу аларны кызыксындырмый.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|