поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.05.2011 Җәмгыять

40 меңнән 123 меңгә әйләнгән кредитны инвалид ничек түләр?

Галия (редакциягә хат язган әлеге ханым үзенең чын исемен күр­сәтмәүне сорады. – Ред.): "Минем язмышым башкаларга гыйбрәт булсын, алар минем хәлгә калмасын",– ди.

Сезгә генә махсус кредит!

 

Галия, кияүгә чыккач, бер-бер артлы ике кыз алып кайта. Әмма авыр вакытларда үзенең тормыш иптәшенә таяна алмый. "Ирем көне-төне эчеп йөрде. Кичкә өйгә кайтып тавыш чыгара иде. Ул вакытта икмәкханәдә ипи пешердем. Аптырагач, балаларымны төнгә үз яныма ала торган булдым. Сабыйларым җы­лыда из­рәп йоклый иде. Әмма иртән өйгә кайтканда, салкында туңып, авырып китәләр иде",– ди ул үткәнен искә алып.

 

Галия ханым балалары хакына исерек иргә дә, тормышның авырлыкларына да түзә. Тик бервакыт сабыр канатлары сы­на, берничә киемен генә җыеп, кызын ияртеп, авылдан чыгып китә. "Дөньяда мәрхәмәтле кешеләр булыр әле, дидем. Казаннан ерак булмаган районга барып эшкә урнаштым. Ул вакытта олы кызымның үз тормышы иде инде. Шө­кер, эшләгән җиремнән бер бүлмәле фатир бирде­ләр.

 

Инде тормышыма сөенеп яшәп ятканда, кредитка кесә телефоны алырга булдым. Тиешле сумманы тиз арада түләп бетердем. Шуннан соң озак та үт­мәде, телефоныма: "Сезгә генә махсус ташламалы кредит бирәбез", – дип көн-төн смс хәбәрләр килә башлады. Шалтыратып та йөдәтеп бетерделәр. Бераз бурычым да бар иде, шуны түләрмен, дип 40 мең сум акча алырга булдым. Иминият хакын да кертеп, әлеге сумма 48048 сумга тулды. Миңа бу акчаны 36 айга бирделәр. Вакытында түләп барган очракта да, 80 меңгә якын сум чыгарып бирергә тиеш идем",– дип искә төшерә ул үзенең бурычка бата башлавын. Бу 2008 ел булган.

 

Менә шулай тиз генә акчалы буласы килү харап итә дә куя шул. Юкса, ахыры аяныч бетәсен белсә, Галия ханым мондый юлга бармас иде. Ә безгә хат юллаган вакытка аның түлисе суммасы 123 меңне тәшкил иткән булган инде.

 

Миңа нишләргә?

 

2010 елда Галия ханымны зур сынаулар көтә. Авылдан килгәндә, машина йөртүчесе, юл кагый­дәләрен бозып, фаҗигагә очрыйлар. Иң элек Галияне район хастаханәсенә алып китәләр, аннары – Казан шәһәренең 15нче хастаханәсенә. Ул биредә бер ай аңына килә алмыйча ята. Баш мие селкенеп, аяк-кулары әллә ничә җирдән сынып бетә аның. Нигәдер Галия ханым шофер белән судлашып йөрү­не кирәк дип тапмый. Анысы да бик булышам дип тормаган. Шулай да йөртүчене хастаханә чыгымнарын күтәрергә мәҗ­бүр итәләр.

 

Менә шул вакытта Галия ханымның олы кызы, банкка барып, әнисенең авырып киткәнен әйтә. Күп тә үтми, бурычын тү­ләү­не таләп итеп шалтырата башлыйлар. Авыру ханым исә бу вакытта, кулындагы тимерләрен алдырыр өчен, Казан юлын таптый. Сәламәтлеге нык какшау сәбәпле, аңа өченче группа инвалидлык бирәләр. Ул 4500 сум пенсия ала башлый. Хәер, бу акча дәваланырга киткән чыгымнарны да каплый алмый.

 

Юл фаҗигасе аның сәламәтлегенә зур зыян салган. "Кул-аяк сызланулар бер хәл, хәтерем дә югала башлады",– ди ул. Кайвакыт кирәк документ­ларын онытып, барган җиреннән кире кайта. "Әкрен генә эшләп торганда, аның кадәр артып китмәгән булса, мин бу кредитны түләп тә бетерер идем. Тик 123 меңгә минем берничек тә көчем җитми. Миңа нишләргә?" – ди ул.

 

Исән-сау котылсам, банкларны урап узар идем

 

Галия ханым кредит алган банкка юл тоттым. Баксаң, кредит түләү вакытында клиент белән берәр бәла-каза булса дип, банк иминиятләштерү хезмәте дә күрсәтә. Әмма банк хезмәткәре аңлатканча, килешүдә язылган шартлар гына үтәлә. Ә анда 1 һәм 2нче төркем инвалидларга гына кредитны түләтмәү каралган.

 

Банк хезмәткәрләре шулай ук клиент белән берәр хәл килеп чыгуга ук безгә язма рәвештә мөрә­җәгать калдырырга кирәк, диләр. "Әгәр дә инде кулыгызда инвалидлык кәгазе бар икән, аны да банкка килеп күрсә­түегез сорала. Бездә һәр клиентка – аерым мөнә­сәбәт", – дип тә аңлаттылар анда. Ә Галия ханым исә кредитларын соңга калып түли торган булган, шуңа күрә банк та аңа хәерхаһлы мөнәсәбәт күрсәтергә ашкынып тормый икән.

 

Соңгы арада Галия ханымга Мәскәүдән шалтыратулар да булган. Әгәр дә ул берничә ай дәвамында билгеле бер күләмдә кредит түләсә, калган про­цент­лар суммасының бер өлешен кичектерергә дә мөмкиннәр икән. Әлегә Галия ханым шуңа өмет­ләнеп тора. "Танышларымнан алып торырмын инде, аннары пенсиямне алгач түләрмен. Исән-сау әлеге бәладән котылсам, банклар янынан урап узар идем. Шалтырата, смс яза башласалар, номерымны алыштырырга да ризамын",– ди ул.

 

"Галия ханымның язмышына дучар булмас өчен, банк белән төзегән килешүне имзалаганчы, документны бик җентекләп укырга һәм тикшерергә кирәк. Әгәр кредит алучы банк таләпләре бе­лән килешмәсә, бәхәсне бары тик суд аркылы гына чишү кала", – дип аңлата юрист Роберт Туктаров.

 

Менә шулай. Кредитны алабыз алуын, әмма алда ни көтәсен сирәк кеше генә уйлый. Галия ханым кебек фаҗигале хәлгә тарып, бурычка бату куркынычы бар бит. Җиде кат үлчәгәч кенә, кредит ал. Ә бөтенләй алмавың тагын да яхшырак.

 

P.S. Әгәр дә Галия ханымга булышырга әзер булучылар табылса, редакциягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефоныбыз: 8-927-438-56-13.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 81-82 | 06.05.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»