поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.05.2011 Мәдәният

Үз кеше

Без Камал театрының күренекле артисты, актерлык осталыгы буенча укытучы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Николай Дунаев белән 50 елга якын таныш. Мин аның, бик күп татар зыялылары кебек авылдан икәнен беләм – Зәй районының Әхмәт авылыннан ул . Бу авылда мөселман һәм керәшен татарлары яши. Шуңа күрә авылда мәчет тә, чиркәү дә бар. Яхшы, дус-тату яшиләр.

Коляның әтисе умартачы була. Малай гел әтисе тирәсендә кайнаша. Бераз үсә төшкәч, үзе дә умартачы ярдәмчесе булып эшли әле. Бу эшне ул Мәскәүдә укыган чагында авылга каникулга кайткач та ташламый. Бүген ул, хобби рәвешендә генә булса да, умартачылык белән шөгыльләнә алмавына үкенә. Ләкин кая инде!..

 

Умарта кортлары гына түгел, табигать белән аны урман, елга, тау да бәйләп тора. Җәйге учаклар, ат коендыру, атта чабышу, «юл уңаеннан» берәр бакчадан кыяр йә кишер «эләктереп чыгу» романтикасы... Эх, нинди күңелле, рәхәт, шау-шулы, «башлар кояш белән тулган» чак! Дунаевның бүгенгәчә яшьлек чаялыгын югалтмаган карашындагы очкыннар нәкъ шул җәйге учаклардан, кояш чыгышларыннандыр.

 

Аннары мәктәп. Ул елга капитаны булырга хыяллана, шуңа да мәктәп спектакльләрендә катнашмый. Ләкин инде өлкән сыйныфларда укыганда педсовет аны Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар», Нәкый Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» спектакльләрендә уйнарга мәҗбүр итә. Шулай итеп ул әкрен генә серле театр дөньясына кереп китә. Язмышның шулай туры килүен кара әле син: 10 нчы сыйныфны тәмамлаганда мәктәптә Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесына (Югары уку йорты) татар студиясенә студентлар кабул итүне хәбәр иткән афиша пәйда була. Озак уйлап тормыйча, әти-әнисе белән киңәшләшеп, ул документларын кабул итү комиссиясенә юллый. Булачак «йомычка»лардан Казанда имтиханны бер төркем Мәскәү педагоглары һәм Хәлил Әбҗәлилов, Камал театрының башка зур артистлары кабул итә.

 

Ниһаять, бөтен борчылулар артта! Дунаев кабул ителгән! Август ахыры. Татар студентларын Мәскәүдә каршы алучылар, тегеләрне күргәч, бик гаҗәпләнәләр. Татарлар турында стереотип фикер йөрткән мәскәүлеләр монгол йөзле кешләрне көткән җирдән, европача кыяфәтле яшьләрне каршы алалар.

 

Дөресен әйткәндә, Дунаев, башка курсташлары сыман ук, Мәскәүгә моңарчы бер шәһәрне дә күрмичә килә, һәм башта төшенкелеккә бирелә. Соңрак, бу шәһәрне өйрәнгәннән соң гына, ул башкаланы ярата башлый. Мәскәүнең җанын ачып бирүдә, әлбәттә, педагоглар, аеруча курс җитәкчесе, биш елга аларның рухи аталарына әйләнгән Михаил Гладковның өлеше зур була. Педагоглар профессиягә өйрәтү белән генә чикләнеп калмый, яшьләрнең акылын, эчке дөньясын баета: музейлар, театрлар белән таныштыра. 50 нче елларның икенче яртысында, «Хрущев җепшеклеге» чорындагы Мәскәүдә мохит тә өмет белән тулы була. Һәм, әлбәттә, студиячеләр, бу рухи мохитне гомергә истә калдырып, үзләренә сеңдереп, сәхнәдә кабат яңарта, аны тамашачыга җиткерә алдылар. Бүген чал чәчле Дунаев үзенә күрә бер дулкынлану, остазлары, өй мохитен тудырган училищега булган сүнмәс сөю хисләре белән уку елларын искә төшерә.

 

Шау-шулы төркем, 1961 елның августында, дулкынланып, Камал театрының бусагасын атлап керә. Алда аларны ни көтә? Берникадәр вакыттан соң төркемнең бер өлеше театрдан китеп таралыша. Калганнары исә театрның төшен, аның данын тәшкил итә. Алар арасында бүген инде билгеле актер, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Наил Дунаев та була. Ләкин бу дәрәҗәгә ирешү өчен бер пот тоз ашарга гына түгел, армый-талмый профессия авырлыкларын җиңәргә, күп тапкыр, инде практикада, сәхнәдә җанлы, күп планлы, ординар булмаган образлар тудырырга кирәк була.

 

Беренче вакытта яшь актерга ниндидер оялу комачаулый, үз көченә ышану, персонажның үзәген, төп сыйфатларын тотып алу җитми. Мөгаен, беренче иҗади канәгатьләнүне аңа Хәй Вахит әсәре буенча куелган «Соңгы хат» спектаклендә яшь табиб Нияз ролен башкару биргәндер. Бу эшендә ул беренче тапкыр театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов белән очраша. Нәкъ шул вакыттан актер профессиональ югарылыкка таба атлый башлый һәм төркемдәшләре белән бергә труппаның алдынгылары рәтенә керә. Нияздан соң аңа Совет чорының күренекле шәхесе – Гражданнар сугышы комиссары Шамил Усманов ролен бирү дә очраклы түгел. Бу роль актерның индивидуальлеген, характерның психологиясен ача белү белән бергә, романтик канатлануын да бирергә сәләтле булуын күрсәтә.

 

Дунаев үзе әйткәнчә, беренче эшләреннән үк аңа яңа рольне әзерләү процессы кызык була. Характерның дөреслеген, аның үзенчәлекләрен табу буенча катлаулы, ләкин кызыклы эш, табышларга сөенү. Син уйланасың, пьеса куйган сорауларга җаваплар эзлисең. Роль өстендә эшләү археолог эзләнүләренә тиң. Өстәвенә, бу эзләнү сине рухи яктан үстерә, фикерләргә, чынбарлык күренешләрен гомумләштерергә өйрәтә. Кайвакыт аңа репетицияләр әзер спектакльдә уйнаудан да кызыграк булып тоела.

 

Ә спектакльләрнең инде исәп-хисабы юк. Психологик планның чын остасы буларак, ул Василий (Б.Горбатов «Бер төн»), Островский әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә хәйләкәр Подхалюзин («Агай-эне, ак мыек»), салкын исәп белән генә эш итүчән, чибәр Паратов («Бирнәсез кыз»), шешенгән, майлары асылынып төшкән Залешин («Җимерелгән бәхет») рольләрен башкара – Дунаев башкаруындагы бу образларда гомумиләштерү сизелә, шуңа да XIX гасыр кешесе образы аша бүгенге кешеләр характерлары чагылыш таба. Костюмнар төрле, кыяфәт һәм үз-үзен тотыш үзгә, ләкин характерның мәгънәсе бер – кабахәтлек, эгоистлык, хәйләкәрлек, әдәпсезлек, хыянәт итү – барысы да бүгенге замандагы сыман.

 

К.Тинчурин, Т.Гыйззәт, Н.Исәнбәт, А.Гыйләҗев, М.Гыйләҗев драмалары һәм комедияләрендә актер тудырган образлар характер, яшь, социаль дәрәҗә буенча төрлелек белән аерылып тора. Ул аеруча үзенең курсташы Т.Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльләрдә уйнарга ярата. Бу батыр йөрәкле Бәхтияр Канкаев («Канкай улы Бәхтияр»), Европа дәрәҗәсендәге фабрикант Якуб («Без китәбез, сез каласыз»), рәссам Нурислам («Дуслар җыелган җирдә»), сөйкемле Алексей («Илгизәр + Вера»), яхшы күңелле, хәйләкәр, тормыш көче ташып торган Гөргөри («Гөргөри кияүләре»). Актер репертуарында Җиһанша (К.Тинчурин «Зәңгәр шәл») , Айдар (Н.Исәнбәт «Зифа»), Күрше (М.Гыйләҗев «Бичура»), Әбүбәкер (Р.Батулла «Кичер мине, әнкәй!») һәм башка бик күп рольләр бар. Күп еллар узгач, Дунаев Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Өч аршын җир» спектаклендә социаль гаделсезлек аркасында чит кешегә әйләнгән Мирвәли ролен бик яратып башкара. Бу бик күләмле, үтелгән елларга нәтиҗә ясый торган, тәҗрибәне, осталыкны туплап, зур масштаблы образларны тудыра белеп әзерләнгән роль. Мирвәлинең трагедиясе М.Сәлимҗанов куелышында һәм Н.Дунай башкаруында бер кеше язмышы булып кына калмый. Ул Совет чорының авыллардан кулакларны куу буенча кешелексез сәясәтенең чагылышы буларак кабул ителә. Шуңа да Мирвәли тамашачы каршында гомумиләштерелгән тарихи типаж буларак килеп баса.

 

Николай Дунаев геройлары бер-берсенә охшамаган. Шул ук вакытта аларны актерның йомшак, җылы, иҗади үзенчәлеге, аңа хас булган эчке психологик тулыландыру, һәрвакыт диярлек өстәлеп торган «икенче план» бик нык баета. Аның персонажлары тормышка якын. Бу актер өчен бик тә кирәкле сыйфат – заманадан калышмау турында сөйли. Алай гына да түгел, актер, башка татар актерлары сыман, үз тамашачысының авырткан сөялләрен тоя. Кирәк чакта көлдерә, кирәк чакта елата, уйландыра алуын белә.

 

Мөгаен, бу белеме, тоемлавы аны педагогикага алып кергәндер дә. Яшьләр белән эшләү – җан һәм акыл өчен эш. Ул кешене төпкә батмаска, тормыштан артта калмаска, барлык вакыйгалардан хәбәрдар булып торырга мәҗбүр итә. Николай Дунаев халыкка актер буларак кына түгел, яңа буынны тәрбияләүче буларак та кирәк. Бу үзе бик зур бәхет.


Ильтани ИЛЯЛОВА
Сәхнә
№ 5 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»