поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.05.2011 Язмыш

Атаклы разведчик Ибраһим Аганин

Бу сугышта аңа катлаулы йөкләмә эләкте. Ул немец офицеры – зондерфюрер формасында гестапоның өнендә махсус бурычлар башкарды.

Совет разведчигы паспортта Ибраһим Хатәм улы Аганин булса, сугыштан соң СССРда һәм чит илдә дөнья күргән китапларда, матбугатта ул Игорь Харитонович Аганин яки Агапов яисә Миронов дип аталды. Ибраһим ага минем әниемә туганнан туган иде. Ул вакытта аңа унсигез яшь булган...

 

Утызынчы еллар уртасында халыкта интернациональ хис-тойгылар көчле иде. Балалар «испан башлыклары»н киеп йөрделәр. Поездларда Мадридны яклар өчен өйләреннән качкан малайларны ауладылар. Мәскәү урамнарында Испаниянең зур карталары эленде һәм олылар, ерак илдәге вакыйгалар, соңгы яңалыклар белән уртаклашып, озак кына шулар яныннан аерыла алмадылар.

 

Шул чорда Мәскәү үсмере Ибраһим Аганин да телләр өйрәнергә ашыга. Индусларга ярдәм кирәксә дип – һинд телен, Германия халыкларын фашизмнан коткарыр өчен – немец телен өйрәнә малай.

 

Инде 14 яшендә ул немец сәясәтчеләренең һәм икътисадчыларының хәрби хезмәтләрен төп нөсхәдән укый. Бу уңышында әнисенең бертуган абыйсы – аның язмышына зур йогынты ясаган кадрлар чекисты Алексей Николаевич Агишевнең роле зур була. Энекәшенең башкалардан аерылып торган талантын күреп, ул күп балалы сеңлесеннән малайны үзенә тәрбиягә бирүен сорый.

 

Абыйсы гаиләсендә тәрбия кырыс була: һәр көнне әтәчләр белән уяна, спорт белән шөгыльләнә, мәктәпкә барганчы һәм кайткач чит телләр өйрәнә, сәяси эмигрант Эльзадан немец теле дәресләре ала.

 

Унҗиде яшьләргә Ибраһим Аганин немец телен камил дәрәҗәдә үзләштереп бетерә. Германиядә бер тапкыр да булмавына карамастан, илнең дәүләт төзелешен, икътисади географиясен бик яхшы белә. Ул кайсы шәһәрнең кайда урнашканын, анда күпме кеше яшәгәнен һәм аларның нәрсә белән шөгыльләнгәнен төгәл әйтеп бирә ала. Шулай ук немец лидерларының биографиясеннән, язучыларыннан, шагыйрьләре һәм композиторларыннан хәбәрдар була. Ә Кант, Гегель, Шопенгауэр кебек немец фәлсәфәчеләренең фикерләрен, гыйбарәләрен күпме кирәк – шулкадәр мисалга китерә ала. Шушы сәләтләре өчен аңа сыйныфташлары «профессор» дип кушамат та тага. Ибраһим мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Бауман исемендәге Мәскәү югары техник училищесына укырга керә. Әмма анда бер курс кына укып кала. 1941 елның 22 июнь иртәсендә ул район хәрби комиссариатына килә һәм фронтка җибәрүләрен сорый.

 

...И. Х. Аганинның хәрби биографиясен ике өлешкә бүләргә мөмкин: 1943 елга кадәр һәм аннан соң. Беренчесе, иң кыскасы, сугышның башлануын үз эченә алса, икенчесе – аның калган барлык тормышын.

 

Иң элек җәяүле гаскәргә эләгеп, унҗиде яшьлек Аганин кул сугышларында, «тел» алып кайтуларда катнаша. Бик тиздән аның немец телен белүе кирәк булып чыга. Бервакыт тылга ташланган дошман десанты тар-мар ителә һәм парашютчыларның бер өлеше әсирлеккә эләгә. Батальонның политругы күрше-тирә бүлекчәләрдән немец телен белүчене эзли. Аганин немец әсирләре сөйләгәннәрне тиз арада тәрҗемә итеп бирә. Һәм шуннан башлана. «Тел» алалар – Аганинны чакыралар. Немец гаскәрен чолгап алгач, алар белән «сәяси әңгәмә» үткәрергә кирәк була – Аганин солдатлар белән рупор аша «хәбәрләшә». Шундый әңгәмәләрдән соң еш кына немец солдатлары әсирлеккә бирелә. Аганин белән полкның разведка бүлегендә дә кызыксына башлыйлар. Алга таба барысы да кино тасмасындагы кебек тиз һәм борылгысыз була.

 

Аны хәрби тәрҗемәчеләр курсына укырга җибәрәләр. Ул мондагылар арасында иң яше, әмма хәзерлек буенча иң алдынгысы булып чыга. Аннары, чит телләрнең хәрби институтын тәмамлый һәм фронтка ыргыла. Бу вакытта аның өлкән абыйсы, апалары һәм әнисенең абыйсы А.Н.Агишев сугыш эчендә була.

 

Ул тәрҗемәче һәм полкның разведка җитәкчесе буларак, Мәскәү һәм Воронеж янындагы сугышларда катнаша, аннары Сталинградтагы хәрби бәрелешләргә җибәрелә... 1943 елның гыйнвар башында аларның дивизиясе Дон тирәсендә дошманны чигендерә башлый. Чир бистәсен немецләрдән азат иткән вакытта Аганин блиндажга үтеп керә һәм анда ГФП штампы сугылган язулы кәгазьләрне күреп ала. Ул әлеге хәрефләрнең ни-нәрсә аңлатканын яхшы аңлый: «гехайме-фельдполицей» – яшерен кыр полициясе. Ләкин икенче нәрсәне – бу вакытта армия штабында кыр гестапосына җибәрердәй тәҗрибәле разведчик эзләүләрен белми. Әлбәттә, Аганин моңа иң лаеклы кеше була. Билгеле булганча, ГФПнең җәза бирү бүлекләре вермахт тарафыннан яулап алынган җирләрдә – Кырымда, Мариупольдә, Таганрогта, Ростовта, Краснодарда, Ейскида, Новороссийскида... таралып урнашкан була. Алар шул җирләрдә фашистларга каршы булган көчләрне бастыруны максат итеп куйган Гиммлернең сайланма офицерларыннан тупланган.

 

Аганинның генерал белән сөйләшүе озак дәвам итә. Махсус йөкләмә үз эченә бик күп бурычларны ала: фельдполициянең немец армиясендәге урынын ачыкларга, аның көрәш ысулларын, куркынычсызлык хезмәте һәм фашистларның башка яшерен җәза бирү хезмәтләре белән мөнәсәбәтен өйрәнергә кирәк була. Шулай ук йөкләмәдә шымчыларны, сатлык җаннарны, совет тылына җибәрү өчен кемнәрне әзерләүләрен, дошманның разведка белән шөгыльләнгән рәсми һәм рәсми булмаган хезмәткәрләренең фамилияләрен белү дә күздә тотыла.

 

Аганинны «игезәген» – аңа охшаган кешене табу максатыннан хәрби әсирләрнең лагерена урнаштыралар. Тиздән андый кеше табыла. Ул – Чир бистәсендә кулга төшерелгән зондерфюрер Георг Бауэр булып чыга. Хәрби җинаятьче булганлыктан, суд каршында җавап тотарга тиешле Бауэрны лагерьдан төрмәгә күчерәләр. Ибраһим Аганин да аның белән бер камерага «эләгә».

 

Бауэр белән бергә үткән атналар разведчик өчен киләчәктә бик зур әһәмияткә ия булачак. Ул төрле вазифадагы гаскәриләрнең исем һәм фамилияләрен, зондеркомандаларның төзелешен, югары хәрби дәрәҗәдәге кешеләрнең үзара мөнәсәбәтен белүдән тыш, немецларның тормыш-көнкүрешләренә дә яхшылап төшенә. Бигрәк тә Георг Бауэрның истәлекләре аңа нык ярдәм итәчәк.

 

1938 елда Нюрнбергта, соңрак сәясәтчеләр «аншлюс», ягъни бер ядрәсез яулап алу, дип атаган бер вакыйга була. Ул вакытта Гитлер үзенең психологик йогынтысы алымнарын яшьләрдә сынап карый.

 

Бәреп яуган яңгыр астында яшьләр Нюрнбергның зур стадионына митингка җыела. Германиянең төрле төбәкләреннән 60 мең үсмер егет һәм кыз Гитлерны күрү, тыңлау һәм аңа тугрылыклы булуларын исбатлау өчен килә. Ул чакта унбиш яшендә булган Бауэрга байрак йөртүне ышанып тапшыралар. Лев Гинзбургның «Упкын» исемле китабында әлеге вакыйга түбәндәгечә тасвирлана: «Фюрер трибунага күтәрелеп, яшьләргә: «Мин сезгә җаным-тәнем белән һәм сукырларча ышанам», – дип мөрәҗәгать итүгә, җыелучылар үзләренең пычакларын тартып чыгарып, кыныларына туктаусыз бәргәләделәр. Яшьләрнең мондый халәте берничә сәгать дәвам итте. Георг Бауэр байракны үпте. Аны калтырау биләп алды. Яңакларыннан яшь тамчылары тәгәрәде».

 

Фронт сызыгын кичү 1943 елның 23 февраленә билгеләнелә. Барысы да уйланылганча бара. Ахырдан Аганин (документлар буенча – Георг Бауэр) елганың су катмаган ачык урынына эләгеп, юешләнгән һәм туңган килеш, көч-хәл белән Донбасстагы Амвросиевка шәһәренә килеп җитә. Немец штабында аны сагаеп каршы алалар. Ниһаять, бетмәс-төкәнмәстәй тоелган кәгазь эшләреннән соң, аны контрразведка җитәкчесе, комиссар Майснерга җибәрәләр.

 

...Разведчик дулкынлану белән гестапо урнашкан ике катлы бинага килә. Үзенә кирәкле ишекне ачуга, сискәнеп китә. Пычкы чүбе һәм боз салынган тартмада кеше ята. Аның арка тиресе салдырып алынган. Гестапочы аны резина таяк белән кыйный, тегесе исә авыртуга чыдый алмыйча каты итеп кычкыра.

 

Аганинның башыннан яшен тизлеге белән төрле фикерләр үтеп китә: ни әйтергә, нәрсә эшләргә? Шул минутта артында тыныч кына:

 

 – Безгә яңа хезмәткәр килдеме? – дигән тавыш ишетелә.

 

Комиссар Майснер аңа диванга утырырга куша һәм Бауэр белән әңгәмәне башлап җибәрә. Кайчакта сөйләшү тукталып тора, чөнки җәзаланучының ачыргаланып кычкырган тавышы комиссарныкын басып китә.

 

Аганинга инде ничәнче кабат аның, ягъни зондерфюрер Георг Бауэрның, полк тар-мар ителгәч, урыс танкы астыннан бу якка качып чыгу турындагы уйдырманы кабатларга туры килә. Янәсе, әнисе аңа «абыйсын», 6 нчы армия штабы полковнигы Паулюсны эзләргә кушкан. Ул аңа гаскәргә урнашып, бөек Германиягә файда китерергә ярдәм итәчәк, имеш.

 

Вакыйганың бар нечкәлекләренә төшенү өчен, комиссар Бауэрга ял итеп алырга тәкъдим итә. Аны аерым бүлмәгә кертәләр һәм кыска тун белән ябылган тимер койкага ташлыйлар. Әмма ул йоклый алмый. Бертуктаусыз әле бу, әле теге гестапочы килә һәм һаман да бер үк сорауларны яудыра. Төнге уникеләр тирәсендә, инде күзләрне йокы тәмам баскач, кизү торучының ярдәмчесе йөгереп килә һәм Бауэрны йолыккалый башлый: «Каян килдең? Частьнең исеме? Фамилия?».

 

Иртә берникадәр ачыклык алып килә. Штабта аның абыйсы белән хезмәт итүчеләр табыла. Алар полковникның Георг исемле энесе булуын һәм әниләре урыс кешесендә кияүдә икәнлеген, шунлыктан малайның урыс телен яхшы белүен һәм «абыйсы»ның аны күптән эзләгәнлеген, озак вакытлар энесеннән хат алмавына борчылганлыгын раслыйлар.

 

Әлеге очраклылык Георгның биографиясен ачыкларга ярдәм итә. Аны «1-С» (разведка һәм контрразведка) бүлегенә тәрҗемәче итеп билгелиләр. Мондый бәхетле очраклылык разведчик хезмәтендә аз булмый...

 

Сугыштан соң Ибраһим Аганин бик нык үзгәрә. Туганнарының, дусларының сорауларына бертөсле итеп җавап бирә: «Башкалар кебек үк сугыштым». Туганнары унсигез яшьлек егеткә җиңел булмаганлыгын аңлыйлар. «Ә кемгә рәхәт иде?» – ди аларга үсмер. Әйе, ул чакта сугышта катнашкан һәркемнең дә яше бер булды – Ватанны саклаучы яше.

 

Әмма ана йөрәге нәрсәдер сизенә. Улы төннәрен бөтенләй йоклый алмый башлый. Табиблар сугышны онытырга киңәш итә. Яшь лейтенант өчен оныту – үзенең сугыштагы дусларыннан, разведчик өлешенә тигән сынаулардан баш тарту кебек була. Ул Бауман исемендәге Мәскәү югары техник училищеда укуын дәвам иттерә. Аны тәмамлаганнан соң, кандидатлык диссертациясен яклый. Тормышы үз эзенә кайткан кебек тоела.

 

Әмма бу вакытта үзебездә һәм чит ил матбугатында кинәт кенә Аганин фамилияле яшь разведчик турындагы мәкаләләр басылып чыга башлый. Соңрак беленә, ул очраклылык булмый. «Комсомольская правда» гәҗитенең хәбәрчесе Людмила Овчинникова үзенең 1994 елда дөнья күргән «Разведчикның яшерен хәбәрләре гестаподан килде» исемле очеркында: «Игорь Харитонович белән әңгәмәбез минем архивымда берничә ел сакланды. Мин ул мәкаләне озак еллар бастыра алмадым. Һәрчак юлымда цензура пәйда булды. Хәзер тоткарлык юк. Ләкин исәннәр арасында минем әңгәмәдешем дә юк инде», – дип язды.

 

Журналистларны һәм язучыларны кулларына каләм алудан тотып торган тагын бер сәбәп була. Сугыштан соң Халыкара Нюрнберг трибуналы үзенең хөкем карарында: «ГФП, ягъни яшерен кыр полициясе, хәрби һәм кешелеккә каршы зур җинаятьләр кылды», – дип белдерәчәк. Дөньяның күп илләрендә нацистларга һәм аларга ярдәм иткән җинаятьчеләргә каршы хәрби чаралар күрелә башлаячак. Алар Россиядә дә, Мәскәүдә, Краснодарда, Ростовта, Сәмәркандта...да булачак. Бу трибуналларның һәммәсендә дә диярлек ГФПнең Кырымдагы һәм Донбасстагы җанварларча җинаятьләренең соңгы шаһите булган И. Х. Аганин катнашачак. Бу хакта Лев Гинзбург үзенең «Упкын» китабында, М. Кореневский һәм А. Згибнев разведчиклар турындагы «Батырлык мәңге яши» исемле хикәяләр җыентыгында язачак. Әйдәгез, 1943 елгы вакыйгаларга әйләнеп кайтыйк.

 

... Бауэр-Аганин тәрҗемәче итеп җибәрелгән ГФП-312 Донецкта урнашкан. Кыр гестапосындагы эш тәртибе катгый тәртипкә салынган. Теләсә нинди шартларда һәм гадәттән тыш хәлләрдә дә ул төп-төгәл 17.00 сәгатьтә төгәлләнә.

 

10 июльдә Совет гаскәрләрендәге бер «кешедән», парашютчылар ыргыту белән башланган яңа һөҗүм көтегез, дигән хәбәр алына. Десантны каршылау (юнәлеш – аландагы учаклар) җирле яшерен оешмадагыларга йөкләнелә.

 

Шундук шәһәрдән һәм аның тирәсендәге авыллардан чыгу юллары сак күзәтүе астына алына. Десант төшәсе урынга юнәлгән һәр кеше кулга алына. Шымчылар хезмәтен, кыр жандармериясен, гаскәри частьләрне һәм шәһәр полициясен дә кузгаталар.

 

Бу кичтә Георг Бауэр гестапо бинасыннан чыгып, Елизавета урамына юнәлә. Юлда ул каршыга килгән танк йөртүчене – ефрейторны туктата һәм аннан озата баруын таләп итә. Бер йортка килеп, зондерфюрер ишекне шакый. Аннан унсигез яшьлек егет чыга. Аны кулга алалар һәм шәһәр полициясенә илтәләр. Таңга кадәр ул шул егет белән «сөйләшә» һәм аңа әзерләнә торган операциянең билгеле булуын әйтә, рейх файдасына эшләргә тәкъдим итә. Ә иртә белән егетне: «Бер атнадан тагын килерсең», – дигән сүзләр белән чыгарып җибәрә.

 

Бер атнадан немец гаскәренең югары җитәкчелегенә десант ташланырга тиешле урында беркемнең дә булмавы, совет самолетларының ул урында күренмәве турында хәбәр ителә. Бер көннән совет гаскәрләренең башка фронтта һөҗүмгә күчүләре билгеле була.

 

Л. Гинзбургның «Упкын» китабындагы разведчик Мироновның прототибы Ибраһим Аганин була. Сугыш тәмамланып унике ел узгач, автор Ибраһим Хатәм улы белән очраша һәм таң кала. «Разведчик миңа үзенең ничек Бауэр булып яшәвен сөйләде, – дип яза Гинзбург. – Кырык яшьлек ир минем күзалдымда яшь немец егетенә, тәкәббер һәм үз дигәнен итүчән көяз гестапочыга әверелде. Миңа ул минутта аның тавышы, йөзе генә түгел, хәтта колагы һәм борыны да үзгәргән кебек тоелды. Немецча ул гаҗәп дәрәҗәдә яхшы сөйләште».

 

 – Мин яшерен оешмадагылар белән беркайчан да турыдан-туры аралашмадым. Алар белән җир аркылы гына элемтәгә кердем, – дип сөйләде Аганин. – Ә теге вакыттагы операцияне җимерү эшен ике юнәлештә билгеләдем: фронт линиясе аркылы хәбәрчене мәгълүмат белән җибәрдем һәм җирле яшерен оешмадагыларны кулга алынган теге егет аркылы кисәттем...

 

Моңа охшашлы вакыйгалар аз булмый. 1943 елның апрель – маенда гына да ул Үзәккә унике хәбәр җибәрә. Ул шифровкаларда ГФП шымчылары турындагы мәгълүматлар, рәсми һәм рәсми булмаган разведка һәм контрразведка хезмәткәрләренең исем-фамилияләре була.

 

Сүз уңаеннан, мин Россиянең ФСБ хезмәтенә Аганинның гестапо бүлекчәләрендәге хезмәте турында сорау җибәрдем. Җавапта мондый сүзләр бар иде: «Ибраһим Хатәм улы Аганин фашистларның разведка оешмаларындагы йөкләмәләрен үтәде».

 

Дошман тылында разведчикның бер генә ялгыш җибәрергә дә хакы булмый. Шуңа да ул мөһим адымга барганчы җиде кат кына түгел, ә җитмеш җиде тапкыр уйлый һәм шулардан иң нәтиҗәлесен, дөресен сайлап ала.

 

Әлбәттә, мәгълүматның төп чыганагы документлар була. Гестапочылар үзләренең гамәлләрен күпсанлы кәгазьләрдә күрсәтә. Шулардан безнекеләр уңышлы файдалана.

 

Икенче чыганак булып гестапочылар белән эчкерсез сөйләшүләр тора. Бервакыт, эш көне ахырында Бауэр-Аганин кизү торучылар бүлмәсенә сугылып чыга. Тикшерүчеләрнең барысы да өйләренә таралышкан, кулга алынучылар үз бүлмәләренә куып кертелгән. Телефон янында кизү торучы берьялгызы гына күңелсезләнеп утыра. Бауэр үз бүлмәсеннән ярты шешә шәраб алып килә һәм аны чәркәләргә тигез итеп бүлеп сала. Аһ, шәрабтан Ватан, Рейн исе килә! Сүз гаилә тормышына, өйдәге матур бәйрәмнәргә күчә. Алар якыннары янына кайчан кайтачак? Шуннан әңгәмә һөнәрләренең үзгәрүчәнлегенә күчә. Әлбәттә, аларның эше Германия өчен кирәкле. Ләкин яшь гестапочы рейхта эшләү турында хыяллана. Бар бит бәхетлеләр: алар Дахаудагы яки Заксенхаузендагы концлагерьларга урнашканнар. Монда исә йөз ел хезмәт итәргә мөмкин. Юк, Бауэрга разведка күбрәк ошый: их, большевикларның тылына ук үтеп керәсе иде! Кизүдә торучы башын селки: бу бик куркыныч! Әле күптән түгел генә ул «1-С» бүлегендә булган. Ә анда аның якташын – полковник Модерзонны совет ягына җибәрергә әзерлиләр икән. Ике «фикердәш» Модерзонның уңышлары өчен эчәләр... Берничә көннән совет ягында немец шымчысын «җылы» итеп каршы алалар. Беркем дә, хәтта теге кизүдә торучы да Модерзонның бик тиз фаш булуының серенә төшенә алмый.

 

Ибраһим Аганин һәркөнне 19.45-20.00 сәгать аралыгында җирле радиодан доктор Геббельснең чыгышларын тыңлый. Һәр кичне каләм һәм көндәлек дәфтәре алып, радиоалгыч янына килеп утыра. Бу вакытта ул гүя яшәми. Бер генә хезмәттәше дә аны ул вакытта бүлдерергә җөрьәт итми. Ә икенче көнне Бауэр Геббельснең җөмләләрен яттан китерә, аның акыллы булуына шакката, Геббельс биографиясеннән өзекләр сөйли.

 

Гестапочылар Бауэрның җирле радиодан Моцарт операларын мөкиббән китеп тыңлавын да күреп алалар. Икенче көнне Бауэр композитор көйләреннән өзекләрне җырлап йөри башлый. Шулай итеп разведчикның бер генә хезмәттәше дә янына килергә кыймаган буш вакыты пәйда була. Нәкъ менә шул чакларда ул элемтәчеләр белән очраша һәм Ватанга яшерен хәбәрләр җибәрә.

 

...Әмма тиздән Берлиннан ГФП-312гә хәбәр килә: «Сезнең соравыгыз нигезендә зондерфюрер Георг Брауэрның шәхси эшенең күчермәсе җибәрелә». Һәм Аганинга Үзәктән күрсәтмә килә: «Яңа документларны кулга төшерергә».

 

...Поезд көньякка таба чаба. Георг Бауэр юлда ялга – Кырымдагы санаторийга китеп барган немец лейтенанты Рудольф Клюгер белән таныша. Немец формасын кигән күрше купедагы партизаннар Бауэрга Клюгергә «әверелергә» ярдәм итә. Тегесе исә поезд тәгәрмәчләре астында кала.

 

ГФП-312дә тупланган тәҗрибә Кырымда тиз арада ярдәмгә килә. Барысы да тагын кино тасмасындагы сыман тиз бара. Санаторийда ял иткән майор Бреннер белән дуслашып, Рудольф Клюгер аның ышанычын яулый. Тегесе исә яңа дустын Керчь районындагы штабка урнаштыра. Аганин шулай итеп кабаттан кыр гестапосына эләгә. Бу юлы – ГФП-712гә.

 

Бик тиздән тәрҗемәче Клюгер-Аганинның хезмәт урыны буенча дәрәҗәсен күтәрәләр. Ул полицей-комиссар Отто Каушның адъюданты була. Яңа шеф белән мөнәсәбәтләр бик яхшы башланып китә. Төгәллек, җитәкчесенең уйларын алдан ук белеп тору, хәтта аның яшерен фикерләрен сизү ике арадагы рәсмилекне юкка чыгара һәм дуслаштыра. Ул иң мөһименә ирешә: шефының күрсәтмәсе нигезендә, комиссар портфеле аның кулына күчә.

 

Үзәккә гестаподан хәбәрләр агыла башлый, чөнки хәзер барлык яшерен документлар да Клюгер-Аганин аша үтә. Дөрес, безнең гаскәрләр һөҗүмгә күчкәннән соң, гестапода хәлләр катлаулана. Тыныч Кауш та тамак ярып кычкыра башлый, адъюдантыннан биш минут эчендә аның барлык әйберләрен, документларын җыюны һәм машина алып килүен таләп итә...

 

Бервакыт разведчик күзенә бер шымчының комиссар Каушка җибәрелгән хаты ташлана. Анда румын капитаны Ион Кожухаруның ышанычны югалтуы хакында хәбәр ителә. Шикаятьтә румын капитанының ниндидер сөйләшүләр алып барганлыгы һәм аның гаскәрдәге хәрбиләргә тискәре йогынты ясавы турында да сүз була. Отто Кауш шикаять белән танышуга, гадәттәгечә, аңа тәре һәм ядрә рәсеме ясый.

 

Икенче көнне үк Клюгер румыннар урнашкан урынга килеп җитә. Ион Кожухару анда уңай тәэсир калдыра. Разведчик үлемгә тиң карар кыла. Ул капитанга шикаятьне, Отто Каушның хөкем карарын күрсәтә һәм ахырдан өстәп куя: «Комиссар үз сүзләрен җилгә очырмый». Бу очрашуның нәтиҗәсе шул була: румын капитаны фронт линиясе аша үтеп, совет армиясенең разведка штабына урнаша...

 

Кауш үз адъюдантына хөрмәт белән карый, Россияне белүче буларак, аның белән ул якка шымчы итеп кемне җибәрү турында да киңәшләшә. Нәкъ менә шул көннәрдә Кырымнан безнекеләргә Кубань һәм Ставрополь якларына җибәрелгән фашист шымчыларының фамилияләрен күрсәткән хәбәрләр китә. Тиздән Кауш аны совет җирендә шымчы итеп калдыру теләге барлыгын җиткерә: «Сез яшь әле, Руди, ризалашыгыз. Яхшы эшләсәгез, Германия сезне онытмас». Әгәр бер вакыйга килеп чыкмаса, шулай булыр да иде. Беркөнне Кауш Клюгерне үзенә чакыра һәм борчылу белән яңа хәбәрен җиткерә:

 

 – Ашыгыч рәвештә Брашовка кузгалабыз. Анда кыр гестапосының иң каймагы җыела. Киңәшмәнең төп мәсьәләсе – СССРга шымчылар җибәрү. Сүз уңаеннан, сезне анда элеккеге дустыгыз белән очрашу көтә. Ул үзенең исемен атамавымны үтенде. Аның сезне күрәсе килә...

 

Бу мәгълүмат Клюгер-Аганинның ниятләренә үзгәреш кертә. ГФП-721 полицей-комиссары Отто Каушның документлар тулы портфелен урлап, ул үзебезнекеләр ягына чыгарга мәҗбүр була.

 

...Күпләр өчен сугыш 1945 елда тәмамлана, әмма Ибраһим Аганин өчен ул әле озак еллар дәвам итә. Фашист палачлары белән исәп-хисабын ул сугыштан соңгы суд эшләрендә дәвам итә. Җәзачылар хезмәттәшләре – Донецктагы ГФП-312 һәм Кырымдагы ГФП-721 яшерен гестапоның тәрҗемәчесе – үзләренә тиешле җәзаны Гамбургта бирер дип башларына да китерә алмаслар иде, мөгаен. Ростовтагы, Мәскәүдәге, Берлиндагы суд барышында Аганин тарафыннан ачыкланган җәзачылар шундук үзләренең гестаполарындагы кыр тәрҗемәчесе Рудины-Рудольф Клюгерне яки Георг Бауэрны таныйлар. Баштарак алар аның судта катнашу максатына төшенмиләр. Өстәвенә, элеккеге зондерфюрер ярдәмендә үзләренең гаепсез булуларын дәлилләргә омтылалар. Бауэр-Клюгернең үзенә, әнә, бу мөмкин булган бит, дип уйлый алар. Әмма аның кемлеге билгеле булуга, фашист палачлары шок халәте кичерә. Аның күрсәтмәләре башкаларныкына караганда куркынычрак, төгәлрәк була.

 

Сугыштан соң Ибраһим Аганин әнә шундый унлаган шымчыны ачыкларга ярдәм итә. Әмма дөреслеккә ирешү юлы кыен була.

 

...Сугыш вакытында Кырымда чекистларның яшерен оешмасы эшләп килә. Аларның Үзәккә никадәр кыйммәтле мәгълүматлар җиткерүе бер тарихка гына билгеле. Менә шул батыр сиксән егет сатлыкҗанлыкта гаепләнде. Сиксән гаилә үзләренең уллары, абый-энеләре һәм ирләренең хәбәрсез югалуы турында кәгазь алды. Әмма И.Аганин киресен дәлилли: юк, алар хәбәрсез югалмадылар. Аларның фаҗигасендә җитәкчеләре Гисак Арабаджаев гаепле. Ибраһим Хатәм улы әлеге сатлыкҗанны фашистларның документларыннан табып ачыклый. Сиксән гаилә үзләренең туганнары турында яңа хәбәр ала: барлык чекистлар да гестапочылар тарафыннан атып үтерелгән.

 

Сатлыкҗанлык өлкәннәргә генә кагылмый. Станислав Наконечный үзенең «Яшерен полициянең тәрҗемәчесе» очеркында җаннарны өшетерлек хәл турында яза. «Ал җилкән», «Дулкыннар буйлап йөгерүче» китапларын язган балаларның яраткан язучысы Александр Грин вафат булгач, аның хатыны Нина сугыш вакытында Кырымда – яшерен оешмада кала. Әмма бөтенләй башка эшләр белән шөгыльләнә. Ул фашистлар кулына 10-13 яшьлек пионерларны тапшыра. Балаларның һәммәсен дә куркыныч дошман санап, атып үтерәләр. Нина Грин аларга үлгәннән соң да яла ягу өчен кулыннан килгәннең барын да эшли. Яшь ватанпәрвәрләрнең әниләрен Себергә озаталар. Аннан исә аларның бик күбесе кире әйләнеп кайта алмый. Ибраһим Аганин шул балаларга кагылышлы дөреслекне кире кайтару өчен күпме көч куйганын үзе генә белә. Язучы Иван Мельников «Әле йөрәк типкәндә» китабын яшь геройларның батырлыгына багышлады.

 

И. Х. Аганинның шаһитлек күрсәтмәләре илнең күп кенә язучыларының, журналистларының, тарихчыларының һәм галимнәренең игътибарын үзенә җәлеп итте. Хәрби юрист һәм генерал С. Синельковның хәрби тарихчы С.Асановка язган хатыннан өзек моны раслый: «Кызыл йолдыз» гәҗитеннән И.Аганинның ГФП-312 нче контрразведка бүлегендәге эшчәнлеге турындагы сезнең язманы зур канәгатьлек белән укыдым. Мактау һәм дан аңа! Аның Краснодардагы суд барышында Ватанга хыянәт итүчеләр – Михельсон, Шепф, Потемин һәм башкалар турындагы күрсәтмәләрен беркайчан да онытмаячакмын. Безнең алда сугышның күпләргә билгеле булмаган сәхифәләре ачылды».

 

Потемин фамилиясе безне кабаттан 1943 елга әйләнеп кайтырга мәҗбүр итә.

 

Мартның беренче көннәрендә гитлерчылар фюрер һәм бөек Германия өчен гомерләрен биргән солдатларны искә алуны оештыра. Үзенең кул астындагылар алдында ГФП-312нең полицей-комиссары Майснер чыгыш ясый. Әйе, Георг Бауэр-Аганинны үз кабинетында каршы алган Майснер.

 

 – Без Потемин белән бер сафта басып тордык, – дип сөйли Мәскәү хәрби округы трибуналында И.Аганин, – чөнки без бер буйда идек. Тантана уңаеннан безнең өстә яңа гына энә-җептән төшкән хәрби форма иде.

 

Кыр гестапосы сейфында сакланган документлардан, Бауэр-Аганин Потеминның Майснер алдында яхшы исәптә йөрүен белеп ала. «Актив, тырыш. Рәхмәткә һәм империягә сәяхәткә бару хокукы белән ялга лаек». Фельдполицей-комиссарның боерыгында әнә шул сүзләр язылган була. Әмма андый биографияне бары тик шикаятьләр, кеше үтерүләр белән эшләргә кирәк була, Потемин гитлер Германиясендә яңа тормыш башлап җибәрү өмете белән тырышып эшли.

 

Ә безнең якка күчү белән, Потемин биографиясен яңадан яза. Анда ул дошман ягына разведка төркемен алып чыккан һәм совет ягына эшләү өчен гестапода калган лейтенант булып тора. Ул үз төркеменә фашистлар күптән атып үтергән кешеләрне кертә.

 

Тыныч вакытта әлеге «чиста» биография Потеминны саклап кала. Ул тарих фәннәре кандидаты була, Мәскәү югары уку йортларының берсендә кафедра җитәкли. Мәскәү обком партиясенә якын булган генералның киявенә әйләнә...

 

Әмма Потемин сугыш елларындагы җинаятьләре белән кыр гестапосының тәрҗемәчесе Георг Бауэр-Аганинның хәбәрдар булуын гына күзалдына китерә алмый. Суд эшендә И.Аганин кире каккысыз дәлилләр китерә. «Шаһит Аганинны чакыруыгызны үтенәм» исемле очеркта М.Кореневский һәм А.Сгибнев: «Аганин тумышы белән нечкә психолог, аналитик иде һәм үзенә хас төгәллек белән хыянәтчеләрне хисаплап чыгарды», – дип язды.

 

Фәнни һәм укыту эшчәнлегеннән тыш, Ибраһим Аганин хәрби-ватанпәрвәрлек һәм эзтабарлык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнде. Һәр җәй саен диярлек ул үзенең студентлары белән хәрби бәрелешләр булган урыннарга сәяхәткә кузгалды.

 

Элеккеге разведчикның бер бүлмәле фатирына туктаусыз хатлар агылды.

 

«Сезгә әтием өстеннән күләгәне алып ташларга ярдәм иткәнегез өчен зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Хәзер безнең шәһәрдә аның Ватанга ахыргы минутына кадәр тугрылыклы булып калуы турында рәсми белдерү ясалды».

 

«Без 1943 елның кышында Керчь ярымутравында гестапо тарафыннан камап алынган якташларыбызның соңгы көннәре турындагы дөреслекне беләчәгебезгә ышанычыбызны югалткан идек инде. Алар турында төрлечә сөйләделәр... Һәм кинәт кенә СССР Югары Советы Президиумының геройларны бүләкләү турындагы Карарын укыйбыз...»

 

Мондый рәхмәт хатларының исәбенә чыга торган түгел. Минем Ибраһим Аганин холкының тагын бер үзенчәлеген атыйсым килә. Ул дошман тылындагы үзенең ярдәмчеләрен беркайчан онытмады. Совет солдатлары булмасалар да, алар фашистлардан алынган материалларны фронт линиясе аша тапшыра килделәр. Алар арасында безгә таныш румын Ион Кожухару, немец антифашистлары Рудольф Грамши һәм Ганс Угнаде бар.

 

Ибраһим Хатәм улы үзен җәлләмичә яшәде һәм эшләде. Аның алдагы елларга ниятләгән күп эшләре бар иде әле. Әмма аның йөрәге чыдамады. Бер инфаркт, аннан икенчесе...

 

Мәскәү зиратларының берсендә һәйкәл-ташына биш почмаклы йолдыз куелган кабер бар. 1987 елның көзендә аның янында генералның саубуллашу сүзләре яңгырады: «Ибраһим Хатәм улы Аганин дошман тылындагы иң атаклы ун разведчикның берсе иде...»


Асия ХӘМЗИНА
Казан утлары
№ 5 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»