поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.05.2011 Мәдәният

Рүзәл Мөхәммәтшин: "Татар әдәбияты белән бик соң таныштым"

Ул – яңа буын шагыйре. Миңнуллиналар, Янсуарлар, Зәйниләр буыны әдәбиятка бер дулкын, бер туфан кебек бәреп керде. Шул яңа дулкында Рүзәл Мөхәммәтшин дигән талантка игътибар итмичә калган кеше аздыр. "Яшьлек" укучыларына ул үзе турыда үзе сөйли.

Яңа китап турында

 

– Бу җыентыкны чыгару тәкъдимен ул вакытта ТР Язучылар берлегенең яшьләр белән эшләү бүлеген җитәкләгән Луиза Янсуар әйткән иде. Болгардан кайткан чак. Әлеге фикер мине канатландырып җибәрде. Язучылар берлегендә шигырьләремне тикшерделәр дә басарга тәкъдим иттеләр. Ул вакыттан соң шактый гомер үткән. Китап турында инде оныткан да идем, нәшриятка бизәлеш мәсьәләләрен хәл итәргә чакырдылар. Анда да аның тиз генә басыласына ышанып бетмәдем. Ә җәй уртасында китабың чыкты, дип шалтыратып сөендерделәр.

 

"Каралама" дип атап, өлкән буын әдипләрдән шактый шелтә ишетергә туры килде. Имеш, шигырьләре шундый яхшы, ә исеме ниндидер җитешеп бетмәгән, өлгермәгән нәрсәгә тартым. Әмма мин башка фикердә... Бу, чыннан да, каралама. Һәр китап шагыйрь иҗатының билгеле бер чор иҗатына нокта кебек ул. Әлеге җыентык минем башлангыч чор шигъриятемә нокта, дип уйлыйм.

 

Шигырьләре турында

 

– Башта шигырь язу минем өчен кызык бер шөгыль иде. Мәктәптән кайтам да тиз генә шигырь сызгалап атам. Ул вакытта аны ничек язасын да, нәрсә дөрес, нәрсә ялгыш икәнен дә белмим. Һәр язган шигырь ниндидер "шедевр" кебек тоела. Үзең белән горурланып: "Менә монысы шәп шигырь булды инде", – дип сөенәсең. Берничә көннән ул шигырь бөтенләй чүп кебек тоела башлый.

 

Бүген мин шигырьләремә җитдиерәк карыйм. Шигърият теориясен өйрәнү, башка шагыйрьләр иҗаты белән танышу, яшьтәш иҗатчылар белән аралашу да файдалы. Хәзер шигырьләр озаграк языла. Кайберләрен бер-ике ай буе язган да бар.

 

Татар әдәбияты турында

 

– Миңа бик оят, әмма чын мәгънәсендә татар әдәбияты белән бик соң таныштым. Мин рус мәктәбендә укыдым. Китап укырга кечкенәдән бик яраттым. Шуңа күрә китапханәдәге рус классикасын яратып укыдым.

 

Минем өчен татар әдәбиятыннан якташ шагыйрь Газинур Морат иҗаты зур ачыш булды. Бер очрашу вакытында ул миңа китабын бүләк иткән иде. Берничә тапкыр укыдым. Бик ошады. Аннан соң Рәдиф Гаташ, Ркаил Зәйдулла белән аралаша башладык. Ркаил абыйның иҗаты минем өчен икенче ачыш иде. Рәдиф Гаташ исә мине чын-чынлап татар әдәбияты белән таныштырды. Такташ, Туфан кебек классикларны укыган саен ниндидер яңа­лык табам. Бу – искиткеч хис­ләр!


Алсу МӘҖИТОВА
Ватаным Татарстан
№ |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»