поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.05.2011 Ир белән хатын

Үзем генә гаепле...

Тормышыңдагы хаталар, үкенечләр турында кемгәдер сөйләү бик кыен. Әмма барысын да күңелеңдә җыеп саклау да мөмкин түгел. Яше алтмыштан узган Фәүзия апаның да көннәрдән бер көнне күңеле тулып ташыды.

– Мин гомерем буе иремне башкаларга бирмәс өчен көрәштем. Ул минем белән очрашып йөргән чагында ук башкалар белән чуалды. “Өйләнешкәч үзгәртәм мин аны. Башкалар белән шаярып кына йөри ул. Минем белән яши башласа, бик тиз акылга утырыр”, – дип хыялландым. Тик алай булып чыкмады. Бергә яши башлагач та кызлар, хатыннар бер-бер артлы алышына торды. Үгетләп тә, елап та, куркытып та карадым – файдасы күренмәде. Иремнең иске сөяркәсен яңа сөяркәгә алыштыруын хушбуй исләре һәм иремнең кәефе үзгәрүгә карап сизә идем. Яшьрәкләр белән очрашса, шуларның жаргонын кыстырып сөйли башлый, көзге каршында кайнаша, заманча кием сайлый. Олырак хатын тапса, уйчанлана, аякка-аяк куеп гәзит укый, яңалыклар тыңлый һәм миңа карап авыр сулап куя. Кичләрен, еш кына “эш буенча” чыгып китә иде.

 

Туганнар-дуслар кунакка, бәйрәмгә чакырса, табында тынычлап утыру эләкмәде. Кичәдәге берәр хатынга бәйләнми калмый иде. Шул рәвешчә һәр кунакка бару тавышланып кайтып китү белән төгәлләнә иде. Соңрак, ирем белән бергә туйга-мазар чакырсалар, нинди булса да сәбәп табып, бармый калырга тырыштым.

 

Гомеремнең яшь, иң матур вакытларын әлеге ирне үземнеке итәргә тырышып әрәм итүемне хәзер генә аңладым. Аны бит миңа өйләнергә дә туганнары гына күндерде. Югыйсә, яше 30га җиткән, кырыкмаса-кырык хатынның түшәгендә кунып, тәмам йөремсәккә әверелгән кеше, үз теләге белән гаилә камыты кияргә риза булмас иде. Ә мин яраттым. Үземне эч пошканнан төн кунар өчен генә файдалануын белсәм дә, минем ярату икебезгә дә җитәр дип өметләндем. Әти-әнисе, минем белән танышкач, тәртипле гаиләдән икәнлегемне аңладылар. Улларының авызына гына карап торачак, аш-суга оста, йорт җанлы хатын булачагымны чамалаганнардыр инде.

 

Чибәр идем. Урамнан бергә узганда, хатыннар иремне үтәли тишеп карасалар, ирләрнең миңа карап муеннары каерыла яза иде. Чибәр хатынлы булу ошады иремә. “Шундый булмасаң, өйләнми дә идем мин сиңа!” – дип көлә иде. Баштарак: “Син матур, син ягымлы,” – дип торса да, дәрте озакка җитмәде, миңа тугры булып ярты ел да яши алмады, кабат элеккеге тормышына кайтты. Башта эштә тоткарлана, соңрак кайта, аннары өчәр көн өйдә кунмый башлады. Ә мин бала көтәм... Корсагымны кочаклап, күпме йокысыз төннәрне тәрәзә каршында елап уздырганымны үзем генә беләм. Ул вакытларда бала тугач басылыр дип өметләндем. Кая ул...

 

Балам тынгысыз булды. Төннәр буе елап азаплады. Күрәсең, авырлы чакта гел нервыланып, “уҗым”да йөргән ирне көтеп, аның үземә игътибар итмәвенә рәнҗеп яшәвем үзенекен иткәндер. Бала тыныч булсын өчен анага да тынычлык кирәк бит. “Туктыймы бу юкмы! Миңа иртән эшкә барасы. Тый баланы!” – дип кычкыра иде ирем. Улыбызны кулына алганда да, түземе ике-өч минутка гына җитте. Баланы юатып күтәреп йөргәне, чүпрәкләрен юышканы, ризык пешереп, аз гына вакытка да мине ял иттергәне булмады. Җитмәсә, хезмәт хакын да тулысынча алып кайтмый, чөнки, башкалар янына йөрү шактый чыгым сорый бит. Ә алар өчен акчасын җәлләмәде. Миңа, күпме бергә яшәп, ике-өч мәртәбә чәчәк биргәндер, башка бүләк сатып алганын хәтерләмим. Ә мин, күңеле булсын, яратуымны сизсен дип, бала пособиясе алсам да, әниләр бирсәләр дә, аңа бүләк алмый калмадым. Үземчә куандырырга тырыштым. Хәзер аңладым – бала авызыннан өзеп, үземә тотмыйча, иремә кием-салым, тәм-том алганмын бит. Кадерен генә белмәде үземне корбан итүләремнең...

 

Ике баланы тәрбияләү, киендерү, бар теләкләрен канәгатьләндереп, кешедән ким булмасыннар өчен тырышу минем өстә иде. Ә балаларның атасы дип аталган кеше гаиләдә акча бармы-юкмы икәне белән кызыксынмыйча, әзерне ашап, чистаны киеп яшәде. Кем гаеплеме? Әлбәттә үзем! Яратуыма караганда, мин-минлегем, “ул – минеке!” дигән нәрсә өстен булгандыр, күрәсең. Балаларга әтиегез тегенди-мондый дип әйтмәдем. Киресенчә, туган көне, бәйрәмнәр белән котларга онытмаска, кирәк чакта әтиләреннән ярдәм сорарга өйрәтеп үстердем. Тик аталары гына, өй эше эшләргә булышуын сорасалар да, уенга кушылырга чакырсалар да, битараф калды. “Әнә, анагыздан сорагыз. Вакытым юк. Башым авырта”, – дип, улларын читкә этәрде. Бала күңеле сизгер бит ул. “Әни, әти нигә өйдә кунмады? Нигә ул безнең белән кинога бармый? Нигә синең белән шундый дорфа сөйләшә?” – дип еш сорыйлар иде.

 

Дөрес, читтән караганда, тормышыбыз башкалардан ким түгел кебек иде. Акчалы эштә эшләдем. Яхшы йорт та, машина да минем тырышлык белән алынды. Беренче чиратта, балалардан да алда ирем мәнфәгате иде минем өчен. Уңышларым, тырышлыгым өчен хөрмәт итсен, бәяләсен дип эшләдем барысын да. Аңа атап алган машинага утырып, мин бүләк иткән затлы киемнәрне киеп башкалар янына йөргәнен белгәч, болай да яралы йөрәгем тагын мең кисәккә ватыла иде. Һәр хыянәтен кичереп, “монысы соңгысы” дип ышанып, йөрәгемне ватык кыйпылчыклардан кабат җыя, кабат шул хыянәтче ирем белән бер ятакка ята, бер гаилә булып яшәргә тырыша идем.

 

Берничә кат машинабызда ят хатыннар белән шәраб эчеп утырганын күрдем. Хатыннарын чәчләреннән өстерәп чыгарып, канга батып сугыштым, берсенең, хәтта борынын сындырдым. Сөяркәләренең фатиры янында саклап торып, җәнҗал ясап, тавыш куптарган чакларым да булды. Ә ирем, гафу үтенәсе урында: “Туйдырдың инде, нәрсә шымчы кебек артымнан йөрисең? Бар, кайтып кит моннан!” – дип, мине куа, сөяркәләрен яклый иде. Ике-өч көннән, берни булмагандай өйгә кайта, минем тавыш куптаруыма исе китмичә: “Отстань от меня!” – дип кенә куя да, эшенә чыгып китә иде. Җитәкче урында эшләмәсә дә, эшендә дәрәҗәсе бар иде. Яхшы исәптә торды. Дус-ишләрем, хезмәттәшләрем: “Төзәлмәс инде ул, Фәүзия. Йөрмә син аның артыннан, картайгач үзе үк яныңнан китми ябышып ятар әле. Балаларың хакына түз инде, җаный”, – диләр иде.

 

Ник яшәдем мин аның белән? Ике-өч атнага бер тапкыр минем белән бергә йоклавы өченме? Сирәк кенә, әллә нигә бер әйткән ягымлы сүзләрен ишетү өченме? Аның ягыннан миңа тартылу юк иде бит. Минем күңелем теләгәнчә – якынлык, җылылык, аңлашып-киңәшләшеп яшәү булмады бит тормышымда. Берсендә, балыкка дип киткән җиреннән атна буе өйгә кайтмагач, куркып, милицияне, морг, больницаларны аякка бастырган идем. Ә ул күрше йортта яшәүче керәшен хатыны Лизаветада кунып яткан. Хатыным борчылыр, балалар кайгырыр дип уйлау юк. Шул рәвешчә, бер чәчәктән икенчесенә сикереп, гел эзләнгән ирнең “тылын” саклап, аны кадерләп, балаларын үстереп, йорт-җирен карап торган миңа – кадерсез хатынга, бу тәмугъка тиң тормыш нигә кирәк иде соң? Менә шуны хәзер дә аңлый алмыйм. Иремә чынлап мөкиббән китеп: “Яратам мин аны, җибәр!” – диючеләр дә булды. Өйгә килеп, телефоннан чылтыратып янаучылар, очрашып сөйләшүчеләр дә чыккалап торды. Ник каршы килдем икән?!...

 

Китәргә теләп, чемоданын тутыра башлаган иремне ник тотып калдым?! Кадерле уечыгына ябышкан бала кебек, елап: “Китсәң – асылынам, агу эчәм, балаларны күрсәтмим”, – дип, әллә ниләр әйтеп, китәр җиренә җибәрми тотып калдым. Иремне башкаларга бирмәү өчен көрәшү минем яшәү мәгънәсенә әйләнгән булып чыкты. Тора-бара бөтен хатын-кызларны күралмый башладым. Дус кызларымны, кыз туганнарымны, яшьрәк танышларны йортыбызга якын җибәрмәдем. Имеш, чуар күңелле иремне котыртмыйм. Урамда чибәррәк хатын күрсәм, ул да минем ирем белән йоклагандыр, миннән көләдер кебек тоелды. Тиктомалга аларга ачуым чыга, тыным кыса иде. Ирдән дә якты чырай күрмәдем, җитмәсә, якыннарым белән аралашуымны да өзгәнмен бит. Нинди җүләр булганлыгымны хәзер генә аңлыйм. Ичмасам, игътибарымны спортка, әдәбиятка, сәнгатькә юнәлтәсем калган. Йөргән җирләремдә үземә тиң, кадеремне белеп яшәрлек, тугры ир очрар иде, бәлки. Ә мин тормышымны мәгънәсез эшкә – йөремсәк ирне тәрбияләргә тырышуга багышлаганмын...

 

Бүгенге көндә зур йортта парлы ялгыз булып гомер итәбез. Балалар үсте, башлы-күзле булды. Ирем картайды, хәзер башкалар янына йөрми. Тик аның үземнеке генә булып, көн дә өйдә кунып яши башлавы миңа рәхәт китермәде. Уртак хатирәләребез, сөйләшер сүзебез, киңәшер эшебез юк. Без икебез ике бүлмәдә, әкрен генә гомернең азагын көтәбез...


Чулпан НАСЫЙРОВА
Татарстан яшьләре
№ 55 | 30.04.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»