поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.04.2011 Җәмгыять

ТР юстиция министры Мидхәт Корманов: Финанс җинаятьләре өчен утыртмаячаклар

– Сезнеңчә, Россиянең иң бай кешеләреннән саналган Ходорковский белән Абрамович арасында нинди аерма бар? Ходорковский хәзерге сәясәт корбанымы, әллә хаклы рәвештә утырамы?

 

– Алар арасында аерма бик зур. Берсе – Чукотка начальнигы һәм Англия миллиардеры. Берсе, әмер булуга, тиз генә байлыгын дәүләткә кайтарып бирде, карышмады. Ә икенчесе, үз вакытында юнәлеш таба алмыйча, каршылык күрсәтеп, ялгышты. Әгәр бүген аны суд җинаятьче дип әйткән икән, ул – җинаятьче. Әмма аңа кырысрак җәза бирелде. Чөнки хәзер икътисадый җинаятьләргә карата чара күрү йомшартыла башлады.

 

– Татарстан Президентының элекке матбугат үзәге җитәкчесе Ирек Мортазинны вакытыннан алда азат ит­кәннәр иде. Кабат утыртып куйдылар да, дөрес азат иткән­без икән бит дигәндәй, янә кайтарып җибәрделәр. Бу матавык сәяси яссылыкка кайтып каламы, әллә җинаять кодексының камил булмавын күрсәтәме, яисә прокуратура һәм суд органнарының тартышуын аңлатамы?

 

– Бу тартышу түгел. Закон нигезендә мөмкинлек булган икән, чыгарып җибәргәннәр. Дөрес, кире кайтарганнар иде, кабат азат иттеләр. Бу – суд процессы. Моңа зур игътибар бирмәскә кирәк. Законның төрле мөмкинлекләре бар. Ике юрист булган җирдә өч фикер була, дип әйтәләр бит. Процесста прокурор һәм адвокат катнаша. Ә суд шуларның кайсысы дөресрәк дәлил китергәнлеген бәһаләп карар чыгара.

 

– Бездә җәзалар бик кырыс дип уйламыйсызмы? Ике-өч ай утырып чыгу да адәм баласы өчен шактый зур сынау бит.

 

– Сезнең белән килешергә мәҗбүрмен. Кайчагында бик каты җәза бирәләр. Җиде-сигез ел элек ТР Дәүләт Советында эшләгәндә яныма бер апа килгән иде. Моның малае елга техникумында укыган булган. Беренче курсны бетергәч, өч малай бу вакыйганы "юарга" ниятли. Бер шешә шәраб алып эчкәннәр дә исерешкәннәр. Мәҗлесне дәвам итәргә акчалары җитмәгәч, берсенең өенә барганнар. Теге малай әнисе белән генә яши икән. "Әниеңнән акча алып бир әле", – дигәннәр. Әнисе бирмәгән. Шул вакытта әни кешенең акча янчыгы комодта ята икән. Берсе шул янчыктан кирәк кадәр акча ала да, чыгып китәләр. Шул гамәлләре өчен берсен – җиде елга, икенчесен алты елга утыртып куйганнар. Югыйсә моңарчы берсе дә хөкемгә тартылмаган. "Без бит җинаять эшләмәдек, акча гына алдык", – дип акланалар икән судта. Чынлап та, бик кырыс хөкем бу. Шулай да хәзерге вакытта бик кырыс җәза бирәләр дип әйтмәс идем. Статистика буенча төрмәләрдә, колонияләрдә утырган кешеләрнең саны шактый кимеп килә. Бу үзе үк җәзаларны йомшарту процессы башланганлыгын күрсәтә. Финанс җинаятьләре буенча киләчәктә җәзага тартмаска, әйтик, коррупция очракларында йөзәр мәртәбә арттырып штраф түләтергә җыеналар. Америкадагы кебек була инде бу.

 

– Еллык керемнәрегез турындагы декларациягезне тапшырдыгызмы әле?

 

– Без дәүләт вазыйфасында булгач, 30 апрельгә хәтле декларацияне тапшырырга тиеш. Мин җиденче булып, вакытыннан алда бирдем.

 

– Бездәге суд системасында аклау очраклары нишләп бик аз?

 

– Бер яктан, чынлап та, аз. Әмма башка статистиканы да алырга кирәк. Бездә җинаять эше кузгату белән ул эшне судка кадәр җиткерү арасында бик зур аерма бар. Кузгатылган эшләрнең шактые судка барып җитми. Беренчедән, җинаять кылынганы исбатланган очраклар гына судка барып җитә, икенчедән, алда әйткәнемчә, аклау очраклары гадәттә судка барып җитми, тикшерү барышында хәл ителә.

 

– Әле бит "телефон хокукы" дигән нәрсә дә, ягъни судка басым ясау очраклары да булып тора.

 

– Беренчедән, бүген һәр хөкем карарына шикаять язып, өстәрәк торган органга җибәрергә мөмкин. Шуңа күрә телефоннан шалтыратып басым ясыйлар дию белән килешеп бетеп булмый. Әмма дә ләкин андый очраклар да бар. Әнә Ходорковский ундүрт ел утырачак дип әйткән булган өстәгеләр. Ундүрт ел бирделәр. Бәлкем бу очраклы гына туры килүдер.

 

– Статистика мәгълүматларына карасаң, халыкның өчтән ике өлеше полициягә ышанып бетми.

 

– Күп кеше полициягә мөрәҗәгать итми торып, аларга ышанып булмый дип уйлыйм. Әмма дә ләкин кем белән булса да талашса, сугышса, кемдер җәберләсә, билгеле, ул полициягә, мине яклагыз әле, дип киләчәк. Дөрес, анда да төрле кеше бар. 1 марттан, милиция полициягә әйләнгәч, хәзер хокук саклау органнары эшчәнлегенә халык бәя бирәчәк. Шуңа күрә полиция халыкка йөз белән борылырга мәҗбүр булачак.

 

– Әнә Америкада мэрны да, җирле полиция башлыгын да халык сайлап куя. Шуңа күрә алар беренче чиратта халык алдында хисап тота. Нишләп бездә алай түгел?

 

– Бездә алай булса, бу фантастика булыр иде. Әле бездә губернаторларны, президентларны да сайлап куймыйлар. Икенчедән, бездәге полиция ТР Президентына да, Дәүләт Советына да буйсынмый. Чөнки ул РФ Эчке эшләр министрлыгының Татарстан бүлеге оешмасы. Әмма 1 мартта кергән полиция турындагы федераль закон нигезендә хәзер алар ТР Дәүләт Советы алдында елга бер мәртәбә хисап бирәчәк. Шул ук вакытта полиция органнары халык алдында да хисап тотарга тиеш. Аларга бәяне хәзер халык, Дәүләт Советы куячак. Шуның өчен алар халыктан ерак китә алмаячак.

 

– Нинди чит телләр беләсез?

 

– Француз теле беләм, хәзер тырыша-тырыша инглиз теле өйрәнәм.

 

– Хокукый, демократик илдә җәмгыять дәүләтне контрольдә тотарга тиеш. Безнең илдә, киресенчә, дәүләт җәмгыятьне контрольдә тота, диләр. Килешәсезме?

 

– Кызганычка каршы, килешергә мәҗбүрмен. Әмма безнең РФ Конституциясенең 3 нче маддәсендә, Россия Федерациясендә суверенитетка ия булучы һәм хакимиятнең бердәнбер чыганагы – аның күпмилләтле халкы, диелгән. Шәт, киләчәктә сайлаулар аша халык үз дигәненә ирешер дип уйлыйк.

 

– Илебезнең Төп законында һәрбер кеше туган телендә белем алуга да хокуклы дип әйтелгән. Әмма бу хокукны да "кысалар".

 

– Тагын бер мәртәбә, кызганычка каршы, дип әйтергә мәҗбүрмен. РФ халыкларының телләре турында федераль закон бар. Шул закон нигезендә илдә рус теле – беренче тел, шул ук вакытта анда милли республикаларның Конституциясе нигезендә ул җирлектә яшәүче халыкларның үз телләрен рәсми тел итеп тану, гамәлгә кертү ихтималы да каралган. Без, ул законга таянып, үзебездә татар һәм урыс телләрен рәсми дәүләт телләре дип игълан иттек. Әмма дә ләкин соңгы вакытта мәктәп программаларындагы төбәк компонентын бетереп, милли телләрне бичара хәленә төшерделәр. Дөрес, соңгы вакытта бу процесска кире әйләнеп кайтырга мәҗбүрләр. Чөнки башка республикалар да канәгатьсезлек белдерә башлады. Чуашлар, якутлар, Кавказ халыклары... Билгеле, туган телеңне мәктәптә укытмасаң, өйрәтмәсәң, ул бетә, юкка чыга.

 

– Димәк, бердәм дәүләт имтиханы кертү, БДИны урыс телендә генә тапшыру таләбе РФ Конституциясенә каршы килә?

 

– Әйе, каршы килә.

 

– Финанс җинаятьләре кылган өчен утыртылганнарның да җәзаларын йомшартырга, әйтик, ярты вакытын утырганнарны азат итәргә мөмкиндер бит?

 

– Дөрес әйтәсез. Җинаять җаваплылыгына тартуның шундый принцибы бар: җаваплылык җиңеләйтелә икән, ул моңарчы хөкем ителгәннәргә дә карарга тиеш, җаваплылык кырысландырыла икән, бу инде моңарчы хөкем ителгәннәргә карамый. Бу процесс бара.

 

– Үзегезгә бик ошаган мәзәкне укучыларыбызга да җиткерсәгез иде.

 

– 2005 елда Куликово сугышының 625 еллыгын билгеләп үттеләр. Бәйрәмнең икенче көнендә социаль яклау минис­тры Новиковага бер урыс агае керә. "Менә мин Куликово сугышында катнашкан кеше. Миңа нинди ташламалар бар икән?" – дип сорый бу. Тегесе башын да күтәрми: "Белешмә алып килегез!" – дип әйтә. Абзый аптырап калган: аңа 625 ел узган бит инде, ул белешмәне кайдан алыйм, дип белдергән. "Әнә татарлар алып килә бит әле", – дип җаваплаган бу.

 

– Юристлыкка укымаган булсагыз, нинди һөнәр сайлар идегез?

 

– Беренче һөнәрем – бухгалтер. Мин Мәләкәстә техникумда укыдым. Аны бик яхшы билгеләренә тәмамлагач, төркем җитәкчесе киңәшен тотып, бер имтихан гына тапшырып (тарихтан) студент булдым. Мин бәхетле кешедер инде – сигез ел укыдым. Кайчагында бухгалтер булып эш­ләсәм, җиңелрәк тә булыр иде дип уйлап куям. Юристлар юньләп акча саный белми бит. Мин яхшы саныйм. Диплом эшем дә бухгалтериягә бәйле булды.

 

– Илебездә дүрт хатынлык турында закон кабул итәргә вакыт җитмәдеме икән?

 

– Бу һич тә ансат мәсьәлә түгел. Гарәп илләрендәге кебек һәрбер хатынга аерым йорт салып бирә алсаң яхшы да бит. Дүрт хатын тотарлык байлар бездә бармы икән? Икенчедән, шәригать нигезендә алар арасын көйләү, һәрберсенә яхшы мөгамәлә күрсәтү дә – четерекле эш. Әле монда гомер буе бер хатыннан куркып яшиләр. Аннан соң яшәү булмас инде ул. Билгеле, мондый закон булса, качып-посып сөешеп йөрүче­ләргә юл ачылыр иде. Шунысы да бар: соңгы биш-алты, ун елда берничә хатын белән торучы бер кешене дә хөкемгә тартканнары юк әле.

 

– Латин графикасына күчү мәсьәләсе ун-унбиш елдан кабат көн тәртибенә кайтмасмы?

 

– Чыннан да, урыс теле алфавитын куллану бездәге шактый авазны язуда чагылдыру мөмкинлеге бирми. Шуңа карамастан, кабул ителгән законыбыздан баш тартырга туры килде. Россия Дәүләт Думасының хокук идарәсе карарында, мә­сәлән, халыкның нинди графикада язу мәсьәләсе РФ субъектының үз карамагында, диелгән иде. Әмма РФ Конституция суды, телнең язу рәвеше культура өлкәсенә карый, культура исә уртак карамактагы мәсьәлә; шуңа күрә бу мәсьәлә федераль закон белән көйлә­нергә тиеш, дип безгә әлифбабызны алыштыру мөмкинлеге бирмәде. Әмма киләчәктә урыс теле дә латиницага күчәр дип уйлыйм. Чөнки хәзер инглиз те­ле халыкара аралашу теленә әйләнде. Ул – латин графикасында. Барча мәгълүмат системасы шул язуда бит. Гомумән, татар латиницада язамы, кириллицада язамы – анда башка халыкларның ни эше, катнашы бар?! Барыбер алар татарча укымый, язмый бит.

 

– Соңгы вакытта нинди спектакль карадыгыз?

 

– Бер-ике атна элек Камал театрына барып "Курчак туе"н карап кайттык. Бик гыйбрәтле әсәр. Әмма Камал театрына башка бармам дигән сүзем дә бар. Узган ел мин анда "Кыю кыз­лар" дигән спектакль караган идем. Революциядән соң, атеизм чәчәк аткан чакта динне мыскыл итеп язылган ул. Спектакль буе хәзрәт каядыр барып кызлар "кысарга" ниятләп йөри. Остабикәсенең бөтен уе – ничек тә акча, байлык җыю. Өч шәкерт исә, мулла каядыр китсә, аракы эчү, кызлар янына бару турында хыяллана. Мулланың өч кызы бар. Берсе – сакау, икенчесе – саңгыра, өченчесенә дә җитеп бетми. Сакавы бер сүз әйтә дә, зал шау-гөр килеп көлә. Америкада кешенең физик кимчелегеннән көлгән шушындый спектакль куйсалар, аларны судка биреп, әллә нишләтеп бетерерләр иде. Үз динеңне шушылай мыскыл итәргә ярыймы инде?! Хатыным бик кыстагач, әби дә килгәч, аларны "Курчак туе"на алып бардым инде. Шул "Кыю кыз­лар"­ны карагач, гайрәтем чигеп, бер ел буе аяк басмаган идем. Бу ризасызлыгымны театр­га да язып җибәрдем. Шуннан соң бераз куймый да тордылар. Тора-бара яңадан куя башладылар. Аңлаган кеше өчен бу бит үз-үзеңнән көлү, үз-үзеңне, тарихыңны мәсхәрә итү.

 

– Хаҗга барырга җыенмыйсызмы?

 

– Юк. Мин әле әзер түгел. Насыйп булса, өлгерербез.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 77-78 | 29.04.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»