|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2011 Мәгариф
БДИ барыбер калачакЮгары сыйныф укучылары өчен яңа стандартлар кертелгәч, бердәм дәүләт имтиханнары да үзгәреш кичерәчәк. Әлегә исә мәгариф белгечләре сынауны бирү формалары турында фикер алыша. Стандартларның яңа вариантында чыгарылыш сыйныф укучыларына дәүләт аттестациясен сайлау иреге калдырылган иде. Бу инде йә БДИ, йә традицион имтиханны – икесенең берсен тапшырырга мөмкин дигән сүз. Моннан тыш мәҗбүри фәннәр исемлегенә чит телне дә керткәннәр иде. Әмма РФ Президенты Дмитрий Медведев Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенконы БДИ системасын саклап калырга кирәклегенә инандырган. “БДИ бирүнең тәртибе булдырылды, ул белемне тикшерүнең яхшы ысулы”, – дигән Медведев.
Хәзерге вакытта стандартларның имтихан өлешенә нинди үзгәрешләр кертергә җыеналар икән соң?
– Тәгаен теге яки бу форма булачак дип әйтергә иртәрәк әле. Хәзерге вакытта Кондаков һәм Никандров проектлары турында фикер алышулар бара. Аның беренчесе, шәхси проект яклау (яки дәүләт имтиханы) һәм БДИ, икенчесе исә профильле фәннәрдән – БДИ, ә профильле булмаганнарыннан зачет бирдерүдән гыйбарәт. Вузга укырга керүчеләр өчен ике стандарт буенча да бердәм дәүләт имтиханын бирү мәҗбүри, – дип аңлата ТР Мәгарифне үстерү институтының гомуми белем бирү стандартлары лабораториясе җитәкчесе Владимир Медников.
БДИ кертеп ялгыштылар дип әйтүчеләрнең күплегенә карамастан, Президент бу сынауны хуплагач, кире чигенүләр булмас инде ул. Ә бүген исә мәктәпләрдә аны алдан бирү этабы дәвам итә. Әлеге этапта ил буенча – 1300, ә Татарстанда 27 укучы катнашачак.
|
Иң күп укылган
|