поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.04.2011 Мәдәният

Җырлы-моңлы балачак

Ямьле язлар җитү белән Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда «Балалар җырлый!» фестивален уздыру матур гадәткә әверелде. Менә быел да Самара өлкә хөкүмәтенең матди ярдәмендә, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе булышлыгы белән Рифкать Хуҗин җитәкләгән шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган бу бәйрәм гөрләп үтте.

Иң беренче булып сәхнәдән яшүсмер Ильяс Сафин азан әйткәндә хәтта залда шау-гөр килүче балалар да тын калдылар. Малайның моңлы тавышы әле күп җитди нәрсәне аңлап бетермәүче нарасыйларны тылсымлап, үзенә әсир итте, күрәсең. Һәр эш «Бисмилладан» башланырга тиеш булган кебек, фестивальне дә изге догаларыбыз белән ачып җибәрү - бик тә дөрес гамәл.

 

Апрель ае - бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган һәм якты дөнья белән хушлашкан ай ул. Быелгы фестиваль шушы мәшһүр шәхесебезнең тууына 125 ел тулуга багышланган иде. Шуңа күрә дә бәйрәмдә Тукайның бик күп шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Шулай ук быел 12 апрельдә кешенең беренче тапкыр космоска очуына 50 ел тулды. Ә Самара татарларының космик корабларны төзүгә керткән өлешләре зурдан. Кичәне алып баручы Наилә Сабирҗанова шуларның берничәсен атап үтте. Алар арасында Равил Әхмәтов, Илгиз Колючев, Марат Гыйбадуллин, Әхмәт Нәфигин да бар.

 

Быелгы фестиваль яңалыкларга бай булды. Моңа кадәр бу бәйрәмдә татар авыллары мәктәпләрендә белем алучы укучылар катнашса, быел исә беренче тапкыр Похвистнево районы Подбельск шәһәренең рус мәктәбендә укучы татар балалары килгән иде. Биредә 400 бала белем ала, шуларның йөзе татарлар икән.

 

Бай программа әзерләп килгән кунаклар башта бик дулкынландылар, ә тора-бара бәйрәмнең тәмен тоеп алдылар һәм кыюланып киттеләр. «Эх, алмагачлары!» татар халык җырын шулкадәр дәртле башкарып, тулы бер тамаша куйдылар алар. Гомумән, Подбельск мәктәбендә сәләтле балалар күп икән. Нәсимә Сафиуллина, Алия Мамышева челтерәп аккан чишмә кебек саф тавышлары белән моңландылар, Юлия Шабурова хисләнеп якташ шагыйребез Гакыйль Сәгыйровның «Ике кояш» шигырен сөйләде. Ә инде III «Халкым минем» фестивале лауреаты Алинә Мамышева чыгыш ясаганда залдагы бала-чагалар да аңа зур кызыксыну белән карап утырдылар. Принцессадай гүзәл, кечкенә генә буйлы бу кызчык үзен бик җитди, янәсе олыларча, тотып, «Итек-читекләр» җырын башкарды.

 

Рус мәктәбендә укуларына карамастан, бу балалар ана телендә чишмә, су буйлары, сандугачлар, күбәләкләр, каеннар, торналар турында җырлыйлар, татар биюләрен бииләр, шаяра да беләләр. Ягъни милли йөзләрен саклап киләләр алар, дип әйтергә була. Кызлары чибәр, килешле булса, егетләре дә сокланырлык. Гомумән, беренче тапкыр Самараның зур сәхнәсендә чыгыш ясаган подбельскилыларга «Афәрин!» дип әйтергә генә кала.

 

Фестивальдәге тагын бер яңалык - ул Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасының өч телдә башкарылуы. Самараның 41 санлы мәктәбенең җиденче сыйныфында укучы Диләра Сабирҗанова без кечкенәдән яратып укып үскән бу әкияттән өзекләрне татар, инглиз һәм француз телләрендә сөйләде. Шәһәр балалары арасында «Шүрәле»не өч түгел, бер генә телдә белүчеләр дә күп түгел. Шуңа күрә поэманың интонациясен саклап, тамашачыга аның төрле телләрдә ничек яңгыраганын күрсәткән Диләра аеруча мактауга лаек.

 

Татар балаларының сәләт мөмкинлекләре бигрәк киң икән бит. Самараның 72нче мәктәбенең икенче сыйныфында белем алучы Камилә Рәҗәпованың, шәһәребезнең 10нчы музыка мәктәбенең дүртенче сыйныфында укучы Зилә Сабирҗанованың рояльдә уйнаулары тамашаны төрлеләндереп, аңа яңа төсмер өстәделәр.

 

Фестивальдә һәр чыгыш, үзенә бертөрле иҗат җимеше булып, бәйрәмне баетты. Самараның 1 санлы социаль-педагогия колледжының беренче курсында укучы Юлия Семенованың күренекле композитор Рөстәм Яхин иҗат иткән «Китмә, сандугач» җырын башкаруы аеруча истә калырлык. Ник дисәгез, рус кызы аны үзенең ана телендә дә һәм татарча да җырлады. «Җиңел, назлы бу әсәрне башкарганда мин үземне сандугачтай хис итәм», - ди Юлия. Кызның тавышы да сандугачныкыдай матур.

 

Балаларның берәүләре рояльдә уйнаса, икенчеләре исә гармунда «әйттерде». Шулай сәхнәдә үзеннән дә зуррак гармун тартып утырган Йосыф Шустиковны күргәч, тамашачылар елмаеп та куйганнардыр. Ничек кенә булмасын, бик оста итеп татар көен уйнап бирде бу малай.

 

Тольятти артистлары да концертка бик яхшы әзерләнеп килгәннәр иде. «Кояшкай» ансамбле тамашачыларга күңелле музыкаль мизгелләр бүләк итте. «Шофер буласы килгән» Илнур Әбделманов, Диләра Усманова, Наил Исхаковның матур җырлары халыкны бик тә тәэсирләндерделәр.

 

Ә менә Самарада яшәүче алты яшьлек нәниләр - Адилә Шустикова һәм Фәрит Вәлиев күңелне аеруча йомшарттылар. Сәхнәдән көчкә генә күренеп торган кечкенә буйлы бу балаларның биегәннәренә хозурланып, үзләрен кочып алып, рәхәтләнеп сөясе килде.

 

Самараның «Яктылык» татар мәктәбе балалары чыгышларын фестивальнең темасына туры китереп, Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Пар ат» җыры белән башлап җибәрделәр. Аларның бай репертуарына тагын бер күркәм яңалык өстәлде бит әле. Хәзер балалар вокал дәресләре укытучысы Алинә Мөхәммәдиева җитәкчелегендә хор белән дә җырларга өйрәнделәр. Бу юлы беренче сыйныф укучылары шулай «Туган җирем» җырын башкардылар.

 

«Яктылык» артистларының биюләре һәрвакыттагыча соклану тудыра. Бу фестивальдә алар яңа, искиткеч матур «Башкорт халык биюе»н күрсәттеләр. Аны өченче сыйныф укучылары башкарды. Кечкенәләрнең зур сәхнәгә беренче тапкыр чыгуларына карамастан, «ут чыгарып» биеделәр алар.

 

Бу мәктәпнең өченче сыйныф укучысы Алсинә Дәүләтбаева «Кәккүк түти» дип аталган яңа шаян җырын бүләк итте. Шулай итеп, язгы яңарыш чорында «Яктылык»ның артистлары репертуарларын яңартып җибәргәннәр.

 

Самараның һәвәскәр җырчысы Илмира Кәримова татар бәйрәмнәренең еш кунагы булып тора. Бу юлы да ул тамашачыларга язгы бүләк итеп, моңлы җырларын башкарды.

 

Ә фестивальне тагын да ямьләндереп, дәртләндереп җибәргән махсус Казан кунаклары чыгышын күрсәгез икән сез! Татарстанның атказанган артисты, җырчы Фердинанд Фәтхинең «Балалар җырлый!» фестиваленә беренче тапкыр гына килүе түгел. Ике ел элек тә ул бөтен залны шау-гөр китереп, тамашачыны хәйран калдырып киткән иде. Быел да нәкъ шулай булды. Аның моңлы, көчле тавышы бөтен Мәдәният сараенда гына түгел, хәтта ерак-еракка да яңгырагандыр. Бернинди фонограммасыз, тере тавыш белән җырлап сокландырды ул халыкны. Аның дәртле җырларына түзмичә, залдагы балалар да сәхнәгә чыгып, рәхәтләнеп биеделәр. Кечкенәләр генә түгел, олы яшьтәге апалар да анда тыпыр-тыпыр биеп төштеләр.

 

Шундый талантлы җырчының җырлары да сайлап кына алынган була, билгеле. Габдулла Тукай сүзләренә «И, туган тел», «Тәфтиләү», Салих Сәйдәшев көенә «Хуш, авылым», «Агыйдел каты ага» һәм башка классик һәм халык җырлары яңгырады Фердинанд Фәтхи башкаруында. Үзе җор телле, шаян, җырлаганда да тамашачылар белән аралашып, аларны көлдереп өлгерә ул.

 

Җырчыга уйнап торучы баянчы, Татарстанның атказанган артисты Әхмәт Кәримовның гармун авазлары исә бәйрәмнең милли колоритын тагын да көчәйтте. Ә Татарстанның җыр-бию ансамбле артистлары Григорий Сергеев һәм Сания Фәйзуллина яшь биючеләргә югары һөнәрмәндлек үрнәкләре күрсәттеләр.

 

Самими, эчкерсез балалар башкаруында милли җырларыбыз да матуррак җырлана, татарча биюләр дә дәртлерәк башкарыла, Габдулла Тукай кебек бөек шагыйрьләребезнең шигырьләре дә үтемлерәк яңгырый кебек. Бәйрәмнең хөрмәтле кунагы - Самара өлкә мәдәният министры Ольга Рыбакова исеменнән котларга килгән мәдәният министрлыгының проектлар идарәсе җитәкчесе Светлана Лановенко да бу турыда:

 

- Язгы матур көндә милли җырларны башкаручы саф күңелле балалардан да гүзәлрәк күренеш бармы икән дөньяда! - дип бөтен халыкның фикерен яңгыратты.

 

«Балалар җырлый!» фестивале быел яңалыкларга, төрлелеккә бай булды. Бәйрәмнең географиясе дә елдан-ел киңәя. Аның тагын бер күркәм ягы бар - биредә алып баручыдан алып иң кечкенә артистка кадәр - барысы да күз явын алырлык матур, ачык төстәге милли киемнәргә киенгән. Ә Самараның «Нур» мәдрәсәсе шәкертләренең мөнәҗәт әйтүләре, мәдрәсә мөгаллиме Сәйфетдин хәзрәт Мөрсәлимовның вәгазь сөйләве тантанага дини рух кертеп, нур өстенә нур булды. Балаларны изге догалар, татар җыр-моңнары мохитендә тәрбияләүгә өлеш керткән бу бәйрәмнең әһәмияте бик зур. Шуңа да без аны язлар саен көтеп алабыз.

 

 

Светлана ЛАНОВЕНКО котлау сүзләрен җиткерә.

Югарыдагы фотода Подбельск мәктәбенең сәләтле укучылары. Йосыф ШУСТИКОВ.

 

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ 17 | 23.04.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»