|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.08.2008 Шоу-бизнес
САЛАВАТ ШАЙТАНМЫ, ФӘРЕШТӘМЕ?Салават сәхнәдән китә дигәч, минем хәтле үк кайгырган кеше булмагандыр. Инде шигырь язарга өйрәнеп беткәч кенә шагыйрә буларак иҗатымны туктатасы була бит. Быел минем җырларымны соңгы тапкыр җырлый икән дип, беренче концертына киттем.
Мин аның һәрвакыт беренче һәм соңгы концертын карыйм. Чөнки алар икесе ике төрле була. Соңгысы инде ятланыла – шома гына бара. Ә беренчесендә ни буласын халык та белми, Салават та белми – шулкадәр кызык! Салават ул көнне беренче класска килгән сабый бала кебек. Үзе әзерләнгән – үзе дулкынлана, үзе бик акыллы – үзе ялгыша, үз ялгышыннан үзе үк рәхәтләнеп көлә дә. Ә ул елмайганда инде дөньялар яктырып киткәндәй була һәм бөтен "кытыршылыклар" да шулай булырга тиеш кебек тоела башлый. Быелгы елмаюы һәм тавышы бөтенләй элекке вакытларына охшап калган – бик ихлас, шаян һәм сөйкемле.
– Бөтен усаллыгын юып алганнар диярсең, – диде Салаватны җай килгән саен яманларга яратучы, ләкин бер концертын да калдырмаучы танышым.
– Ә мин концертын сүгеп язарга җыенам, – дим, – бик ачу килгән чак...
– Бу синең кояштан тап эзләү кебек кенә булачак!
– Тәнкыйтьлим дисәм, сәбәп табарга була ул.
Салават концертын алып баручы шайтан күзлегеннән караганда, җырчының тискәре яклары җитәрлек: бер сүгенүе генә дә ни тора!
Ләкин икенче алып баручысы Фәрештә күзлегеннән караганда, Салаватны яманлау үзе үк зур гөнаһ булачак. Тамашачы үз теләге белән бара торган һәм дөньясын онытып ял итә торган бердәнбер рәхәт концерт бит бу.
Салават үзе дә, бер карасаң – шайтан, бер карасаң, фәрештә кебек. Репетиция вакытында да күзәтеп торганым бар: аның кебек табигый юмор хисе һәм фантазиясе көчле булган башка артист юктыр ул. Салават җырларны сайлаганда һәм үзгәрткәндә шаккатам: ул теләсә шагыйрь дә, композитор да була алган булыр иде. Ләкин безгә дә эш калсын дидер, мөгаен. Ул төнге унбердә шалтыратып шигырь сорарга мөмкин һәм ярты сәгатьтән мин инде SMS аша ул теләгән шигырьне җибәрәм. Гәрчә башка вакытта илһам килгәнен атналар буе көтә торган булсам да. Ул үзе дә эшли һәм башкаларны да эшләтә белә.
Салават артыннан ул әйткәннәрне генә язып барсаң да, язучы булып булыр иде. "Завтрак будет вечером", – диде ул, чәй әзерлимме, дип сорап килгән пешекчесенә. Хатын-кызларны иң нык яратучы да, иң нык яратмаучы да – Салават. "Хатын-кыз бер күзе белән елый, бер күзе белән көлә ала, аңа ышанырга ярамый!" – диде ул берсендә, сүз иярә сүз чыгып. Бөтен журналистлар алдында "Ненавижу рульдәге хатын-кызларны", – диюе дә шуны исбатлый. Син яратсын дип кенә атка утырып булмый инде, Салават абый, бигайбә! Менә шул синең шайтаның белән фәрештәңне бергә кушсаң, хатын-кыз килеп чыга инде ул.
Тик шайтан башка, җен башка дигәндәй, концертка әйләнеп кайтыйк.
Аның моннан соң җырламавына килгәндә, башка җырчылар шатланырга ашыкмасын, концерт ахырында Салават үзе үк әйтте: "Мин тамашачыдан башка яши алмыйм һәм җырлаудан башка бернишли белмим", – диде. Зал җиңел сулап куйды...
Белүен беләсең син, Салават абый, ләкин бүтән эшләрне башкаларга калдыр. Ходай сиңа шундый тавыш биргән икән, җырламыйча биеп йөрмәссең бит инде!
Гомумән, синең сәхнәдән китәргә хакың юк! Без – журналистларга чәйнәргә азык биреп торучы иң кулай кеше бит син!
Ләйлә ДӘҮЛӘТОВА |
Иң күп укылган
|