поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.04.2011 Могҗиза

Ленинны тизрәк күмәргә кирәк!

Газетада безнең параллель дөнья, могҗизалы хәлләр турында язмалар күренгәләп тора. Минем белән дә булгалый гайре табигый вакыйгалар. Ике генә мисал.

Моннан берничә ел элек ашарга утырдым, бер кулга кашык, икенчесенә ипи тоттым. Шулвакыт хатын да үзенә тәлинкә белән аш күтәреп өстәл янына килде дә, карыйм, кире китеп бара. “Ашамыйча ник китеп барасың?” – мин әйтәм. “Ашадым бит инде”, – ди. “Әле генә килдең бит, китеп тә барасың”, – дим. Ул тәлинкәсен күрсәтә, ә анда берни юк. Үземнекенә күз салсам, анда да берни калмаган. Шуннан соң аңладым инде үземнең ашаган вакытта 10 минут чамасы икенче үлчәнештә (другое измерение) булганымны.

 

Икенче мисал. Якын туганымны соңгы юлга озатабыз. Өйдән алып чыгар алдыннан бөтенесе дә бәхиллек сорый. Мин дә үземчә сөйләнеп, кулны туганымның кулына тидереп алдым. Шулвакыт ул минем кулны тотып алды. Ә кулы җылы, мин әллә үлмәгәнме дип, кулына яңадан кагылдым – салкын иде. Туганымның шулай итеп мине бәхилләве булган икән. Ә кулымны ул икенче үлчәнештә тотып алган. Чөнки чынлыкта ул вакыт эчендә кешенең кулын да, аның җылылыгын да тоеп өлгерү мөмкин түгел. Шунда туганымның гәүдәсе тирәли басып торган кешеләр берни күрмәгәннәр. Икенче үлчәнеш безнең вакыт белән туры килми бит ул: йә бик тиз, йә бик озак үтә. Ә минем андый хәлләр белән бик күп мәртәбәләр очрашканым бар, шуңа ышанып, белеп язам.

 

50 яшемә кадәр үземдә нык үзгәрешләр сизмәдем, ниндидер сәерлекләргә юлыгып, бик үк гадәти кеше түгеллегемне бераз чамалый гына идем. Чөнки миңа ниндидер көч гел булыша, нәрсә әйтсәм, шул чынга аша иде. Ә менә бервакыт Иванов системасы буенча салкын су белән коена башлагач, миндәге үзгәрешләр күпкә артты. Ул вакытта фермер булып эшли идем. Эшләп торган трактор яки комбайн янына барсам, алар ватыла башладылар. Шуннан соң үземне тикшерергә керештем. Йөз метрдан ким арада карамыйча гына үтеп китсәм дә, эшләп торган техника ватыла, ә 500 метрдан кимрәк арада туры текәлеп карасам, карашым кайсы урынына төбәлә, техниканың шул урыны җимерелә иде. Болай булмый бит инде, нәрсәдер эшләргә кирәк – эзләнә башладым. Ниндидер газетада артык энергияне “яндыру” турындагы язмага тап булдым. Менә шуннан өйрәндем, артык көчне юкка чыгаруның бер авырлыгы да юк икән. Моның өчен учак янында берничә минут торырга кирәк. Җәй көннәрендә көн саен болында учак янында тора идем, шул “бушану” ике көнгә җитә иде. Һәм, ни гаҗәп, техника янында иркенләп йөри башладым, берсе дә ватылмады.

 

Артык энергияне икенче төрле дә “яндырып” була – начарлык эшләп. Мин хоккей карарга яратам. Былтыр финал уены вакытында Зарипов белән Морозовны имгәттеләр. Аларны бик тә кызгандым. Шуннан соң каршы як командаларга начар энергияне кулланып карадым, минем файда тигәндерме-юктырмы, әйтүе авыр, ләкин, белгәнегезчә, безнең хоккейчылар чемпион калдылар. Гәрчә, имгәнү сәбәпле, иң көчле уенчылар катнашмаса да. Шулай итеп, мин начар энергияне дә файдага кулланырга тырышам. Әйтик, җәй көннәрендә яңгыр кирәк булганда яки кирәкмәгәндә, болытлар белән “шаярам”. Биоэнергия кешегә нәселдән күчә. Безнең әти ягында да, әни ягында да андый “артык энергияле” кешеләр булган. Ә менә бертуганнарым арасыннан (без алты бала) андый "сәерлек"миңа гына тәтегән. Ул энергияне саклый да белергә кирәк, беренче чиратта, башкаларга начарлык эшләмәскә, кеше рәнҗетмәскә, аракы да эчәргә ярамый. Начар энергияне яхшыга файдаланырга кирәк, шулай иткәндә генә ул галәмнән тулыланып тора. Газета укучыларда сорау туарга мөмкин: ә ничек тулылана? Андый кешеләрнең баш түбәләре бераз эчкәрәк батып тора, ул локатор ролен үти, шуның ярдәмендә энергия килә. Әлеге хәлләр турында мин уйлап чыгарып язмыйм, болар турында матбугатта бик күп язылды, мин бары тик үземдә сынап кына карадым. Чыннан да, табигатьтән өстен көчләр бар икән.

 

Дөрес аңласагыз иде, бу юлларны мактану өчен язмыйм, мин ул яшьтә түгел инде. Башкаларга азмы-күпме файдасы тисен өчен генә тырышам. Шулай ук редакцияне үз итүемне дә әйтеп үтим, сезнең дөньяга карашыгыз минеке белән туры килә. Сездәйләргә мин яхшы теләк телим, ә теләкләрем һәрвакыт диярлек кабул була. Газетаның 17 март санында “Табышмак” дип аталган язма укыдым. Анда таркалмый, череми торган, гел яхшы хәлдә сакланучы мәетләр турында сүз бара. Монда әлләни баш ватасы юк, ул кешеләр изге булганнар, бары шул гына. Алар үзләре үлсәләр дә кайбер бик кирәкле кешеләргә булышып, чирләрдән арындырып торалар. Шуның өчен аларның тәннәренә бер нәрсә дә булмый. Алар Аллаһ кодрәте белән бозылмыйча торалар. Безнең авылда да бар шуңа охшаш бер мәрхүм, үлгәненә 50 елдан артык вакыт үтсә дә, кабере өстендәге хачы (керәшенчә – крусы) череми. Мин зиратка килгән саен аның кабере янына килмичә калмыйм, чөнки ул миңа ярдәм итеп тора.

 

“Табышмак”та Ленин турында да язылган. Ленинны тыныч кына, шау-шусыз гына күмеп куярга кирәк. Миңа бу хакта күптәннән әйтеп торалар, ләкин ул эшне берничек тә башкара алмыйм. Бу турыда Татарстан җитәкчеләре аша Русия җитәкчеләренә җиткерергә кирәк. Безнең элеккеге “бабабыз”ның тәне бозылмаганлыктан җаны һаман да бу галәмдә каңгырап йөри. Ул төзегән социализм хәзер юк, ә капитализм – аның дошманы. Шуңа күрә безнең ил шушы көнгә калды да, бөтен бәла-каза Ленин җанының каңгырап йөрүеннән килә. Шуның өчен аның гәүдәсен җиргә иңдерергә кирәк, моны ничек тизрәк эшләсәң, шулкадәр яхшырак. Бу – заман таләбе, шунсыз безнең Русияне таркалу көтә.

 

Чистай районы, Чуваш Ялтаны авылы.


Николай НИКОЛАЕВ
Татарстан яшьләре
№ | 25.04.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»