поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.04.2011 Дин

Пирамида нигә бозыла?

Әлмәттәге биш мәхәллә Татарстанда яңа мөфтият оештырмакчы. 18 апрель көнне ТР Диния нәзарәтендә күптән түгел генә уздырылган бишенче корылтай нәтиҗәләре уңаеннан матбугат җыелышы үткәрелде.

Анда мөфти итеп сайланган Илдус хәзрәт Фәиз нәзарәт үз эшен ни рәвешле оештырачагы, кайсы юнәлешләргә өстенлек бирәчәге хакында сөйләде. Иң беренче чиратта яңа мөфти идеология эшенә басым ясаячагын бәян итте. Бу, беренчедән, барча мәчет-мәдрәсәләрнең эшчәнлеген тәртипкә салырга һәм Диния нәзарәте уставына яраклаштырып оештырырга; икенчедән, дини экстремизм, башка халыкларны һәм исламны өнәмәүчелек омтылышларына юл куймаска; өченчедән, нәтиҗәле эшләүче мөселман гавами-мәгълүмат чаралары булдырырга, дүртенчедән, яңа яшьләр сәясәте эш­ләргә; бишенчедән, имамнарның һәм мөгаллимнәрнең белемнәрен тикшерү (аттестацияләү) үткәрергә; алтынчыдан, дини мирасыбызны кире кайтарып бирү эшен тизләтергә кирәк дигәнне аңлата.

 

Тәгаен алганда, И.Фәиз, һәр мәчет, мәдрәсәнең, һәр имам, мөгаллимнең эш нәтиҗәлелеген билгеләячәкбез (мониторинг үткә­реп), дип белдерде. Билгеле, бу – яхшы теләк. Әмма без – журналистларга бу эшне ничек эшләп булуы гына аңлашылып җитмәде. "45 мөхтәсибәтнең һәр­берсе үз газетасын булдырачак, мөселман радиосы ачылачак, телевидениедә ислам тапшырулары артачак һәм алар мөселманнарыбыз карау өчен уңайлырак вакытка күчерелә­чәк", – диюен ничек хупламыйсың?! Һәр районда газета чыгарганчы, ТР Диния нәзарәте киң халык катлаулары кызыксынып укырлык атналык газета оештырса, отышлырак булыр иде анысы.

 

Янә килеп гыйбадәтләрне үткәрүнең бер тәртибен булдыру да кирәк, билгеле. Әмма мөф­тинең, әнә Төркиядә, гарәп ил­ләрендә җомга көнне һәр мәчеттә үзәктән расланып җибәрелгән вәгазьне генә укыйлар, без дә шуны максат итеп куябыз, дө­рес, әлегә тулы текстны түгел, тезислап булса да җибәрә башларбыз, дигән сүзләре сәер тоелды. Беренчедән, моның өчен Төркиядәге кебек (анда һәр хәзрәткә меңәр доллар эш хакы чыга) һәр имамга хезмәт хакы түләргә кирәк. Әле бездә һәр мөхтәсибкә ай саен 8 әр мең сум акча биреп бару мәсьәләсен генә хәл иттеләр. Икенчедән, бу нәрсә имамны дәүләт хезмәткәренә әйләндерер, шулай итеп дин дәүләттән аерылган принцибы бозылыр, дип уйламыймы икән нәзарәттәгеләр?!

 

Без үз чиратыбызда "ВТ" исеменнән Илдус хәзрәттән, корылтайга хәтле мөфти булып тору вакытын ике срок белән чик­ләү тәкъдимен хуплаган идегез, ни өчен корылтайда бу үтмәде, дип сорадык. "Мин хәзер дә мөфти булып тору вакытын ике срок белән чикләү ягында. Корылтайда К.Бикчәнтәев моны тәкъдим итсә дә, уставка кертер­гә кирәк дип әйтмәде бит. Билгеле, кеше бер урында озак утырса, чама хисен югал­та башлый. Мин мо­ны яхшы аң­лыйм", – дип җа­ваплады ул (аппетит ашаганда килә! – дип белдерде мо­ңа журналистлар).

– Җомга көннәрендә Колшәриф мәчетеннән кычкырып азан әйтү мәсьәләсе кайчан хәл ителә­чәк? Төркия Премьер-министры белән мәчеттә очрашып сөйләшү вакытында Татарстан Президенты моңа уңай җавап биргән иде, – дип тә сорадылар аңардан. "Азан кычкырып әй­теләчәк дип Президент вәгъдә бирде бит", – дип кистереп җавап биргәч (ашыгыбрак әйттем бугай дип шикләнеп куйды, ахрысы), "Мин дәүләт әһелләре өчен җавап бирә алмыйм", – дип белдерүен йомшартып куйды ул.

 

Яңа мөфти, идеология эшенә игътибар артачак, дип сөйләсә дә, гамәлләре моңа бигүк туры килеп бетми дигән тәэсир дә калды миндә. Һәрхәлдә корылтай вакытында беренче урынбасар итеп сайланган Габдулла Әдһәмовның нәзарәттәге статусы аңлашылып бетми. Бер караганда, ул нәза­рәттә мөфтидән кала икенче кеше булырга тиеш. Ә менә аны ни өчендер мөфти каршында урнашкан беренче урынбасар бүлмәсенә түгел, аннан ике мәртәбә кечерәк булган Ильяс хәзрәт Җиһаншин бүлмәсенә утыртканнар (Ильяс хәзрәт үзе хәзер аппарат җитәкчесе түгел, гомуми бүлек мөдире). Югыйсә моңарчы беренче урынбасар булып сайланган В.Якуб, Р.Юныс, Илдус хәзрәт үзе дә мөфти каршындагы зур бүлмәдә утыра иде (хәзер анда беркетмә бүлеге мөдире). Бу – кечкенә нәрсә түгел. Безнең җәмгыятьтә чиновникның тоткан урыны бүлмәсенең зурлыгына карап билгеләнә.

 

Әлеге матбугат җыелышы барган сәгатьләрдә Әлмәттәге дин әһелләребез дә җыелыш җыйган икән. Дөрес, беренче килгән мәгълүмат тулы булып чыкмады. Әүвәл, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Н.Сәхипҗан мөхтә­сибәт җыелышында яңа мөфтият оештырган, дигәннәр иде. Әлмәт районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Фәррахов бу мәгълүматны кире какты. "Мөфтият түгел, мөхтә­сибәт сайланган, әмма легитим җыелыш түгел бу. Башта авылларда имам сайлау җыелышлары үткәрелергә тиеш. Аннан соң гына мөхтәсибне сайлап була", – дип белдерде ул бу җәһәттән. Мөхтәсиб Наил хәзрәт исә вәзгыятьне болай аңлатты:

 

– Бездә бер генә түгел, ике җы­елыш үткәрелде. Бернинди дә тәртип бозу юк. Әүвәл авылларда имамнар сайланды. Алар җые­лыш беркетмәләрен алып килгәч, мөхтәсибәт җыелышы үткәрелде. Бездә 34 мәхәллә бар. Шуларның 26 сы мөхтәсиб сайлау җыелышында катнашты. Мөхтәсиб урынын ике кеше дәгъвалады. Сайлау яшерен тавыш бирү юлы белән уздырылды. 19 имам – мине, 4 имам Әлмәт мәдрәсәсе ректоры Җә­мил Халирахмановны яклап чыкты, ике кеше берәүне дә хупламады, бер бюллетень бозылган булып чыкты. Шулай итеп мин яңа­дан мөхтәсиб булып сайландым. Янә биш мәхәллә, корылтай гадел үткәрелмәде, дип яңа мөф­тият оештыру җыелышы уздырган. Алар – Әлмәтнең беренче мәчете, Р.Фәхретдин исемендәге Әл­мәт җәмигъ мәчете, Кол-шәрип авылы мәчете һәм тагын ике мә­хәллә. Бу – аларның ихтыяры, законга каршы гамәл түгел. Без алар­ны таныйбыз, алар белән хезмәттәшлектә эшләргә әзер. Әнә Башкортстанда – өч, Ульян өлкә­сендә дүрт нәзарәт бар. Күркәм генә эшләп яталар бит. Без хәзер ике җыелышның да документларын Юстиция министрлыгында теркәтүгә әзерләү өчен юристларга тапшырдык. Казанда теркәмә­сәләр, Мәскәүдә теркәми калмаслар.

 

* * *

 

Безгә калса, бу вәзгыять пирамида принцибы бозылганга килеп чыкты. Ягъни башта мә­хәлләләрдә – имам, аннан соң имамнар җыелышып – мөх­тәсиб, инде шул стадияләрне узгач, мөхтәсибләр җыелып мөфти сайларга тиештер, шәт (ул чагында зур чыгымнар тотып корылтай үткәрәсе булмас иде). Хакимият дилбегәсен астан өскә бирүнең чын дөрес, гадел ысулы булыр иде бу. Югыйсә, хәзер әүвәл мөфти сайлана да, аннары ул үзенә яраклаштырып астагы буын-структураны формалаштыра. Корылтайда яңа мөфти уставка кертергә тәкъдим иткән төзәтмә – мөхтәсиб мөфти тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан сайлана дигән ысул нәкъ менә шуны аңлата. Дөрес, әлегә бу төзәтмә Юстиция министрлыгында теркәлмәгән, закон көченә кермәгән. Шуңа күрә әлмәтлеләрне устав бозуда гаепләп булмыйдыр.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ | 22.04.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»