поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.08.2008 Милләт

ТӘЛГАТЬ ӘХМӘДИШИН: “РӘХМӘТ ИШЕТЕР ӨЧЕН КИЛМӘДЕК”

Тәлгать абый Әхмәдишин “Азатлык” татар яшьләре оешмасының алыштыргысыз җитәкчесе булды. Бүген алар урынын башка буын алыштырса да, Тәлгать абый “Азатлык”ны ташламый. Ут уйнаткан Чаллы егетләре вакытында Казанны дер селкетте. Тәлгать абый шул елларда төрки яшьләрне берләштерүдә зур эш башкарды.

– Тәлгать абый, Сез 90 нчы еллар башында ут уйнаткан “Азатлык”ның лидеры идегез. Бүген ул оешма бармы?

 

– “Азатлык” татар яшьләр оешмасы Чаллыда әле дә яшәп килә, аның һәм бөтен “Азатлык”ның рәисе – Дамир Шәйхетдин. Шәһәрдә оешманың җыелышлары, утырышлары уза. Мәсәлән, апрель аенда булган соңгы җыелышта 60лап кеше бар иде. “Чаллы яшьләре” дип исемләнгән газета чыгаралар.

Татарстанның башка шәһәрләренә килгәндә, “Азатлык” хәрәкәте бүген юк дәрәҗәсендә. Безне аның бигрәк тә Казанда, миллионнан артык кеше яшәгән башкалада булмавы борчый. Шулай да,  Казанда да милли эшләр белән шөгыльләнә торган яшьләр оешмалары бар: “Шәрык клубы”, “Үзебез” хәрәкәте, Татар конгрессы каршында эшләүче яшьләр форумы. Татарстаннан читтә дә берничә җирдә клуб формасында эшләп килүче оешма бар. Мәсәлән, Ижауда – “Иман”, Самарада – “Азатлык” берлеге һ.б. Башкортостанда да бар иде “Азатлык”, ләкин хакимият аның башына үз кешесен утыртты һәм нәтиҗәдә ул  таркалды.

 

– Сез “Азатлык” газетасын да чыгарасыз. Бүген бу төп шөгылегезме?

 

– Әйе, бүгенге көндә “Азатлык”ны чыгару белән мәшгульмен. 2000 еллар башында ул айга бер басыла иде, ләкин мөмкинлекләр кысылу, бигрәк тә акча җитмәү сәбәпле, аны ике-өч айга бер тапкыр чыгарырга мәҗбүрбез. Шуңа да карамастан, газетаның әһәмияте аз түгел. Бүген  күптөрле татарча басмалар бар, ләкин аларның хакимияткә һәм җәмгыятькә тәэсир итү көче юк дәрәҗәсендә. Милли бәйсезлек идеясен алга сөрүче басмалар юк.

Мактанып сөйләнгән Татарстандагы демократия дә ташка үлчим, юк ул. Хакимияткә кешеләрне сайлап кую бетте, район башлыкларын да өстән генә билгелиләр. Мондый шартларда альтернатива булып торырлык нинди дә булса сәяси көч бармы соң?! Халыкка, түрәләргә йогынты ясарлык бернәрсә калмады. “Азатлык” газетасы белән кулдан килгәнчә шул бушлыкны тутырырга тырышабыз.

Демократия дигәннән, киләчәктә хәлнең уңай якка үзгәрүе икеле. 90 нчы елларда булган күтәрелеш кабатланмаса ярар иде, халыкның милли аңы кабат уянмасын дип, хакимиятнең коты очып тора. Шуңа күрә алар татар мәктәпләрен дә ачмый, татар телен үстерүгә дә көч салмый... Элегрәк телевидениедән аз булса да тарихи тапшырулар күрсәтәләр иде, милләткә хезмәт итүче җәмәгать эшлеклеләрен эфирда күреп булды, хәзер исә аларның  берсе дә калмады диярлек. Бүген күрсәтсәләр дә, эфирга кат-кат сыналган, шома һәм “зыянсыз” сөйләүче кешеләрне генә чыгаралар.

Ләкин демократия юк дип зарланып  утырып булмый, халыкны барыбер әкренләп милли аңда тәрбияләргә кирәк. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне халык өере ясамый. Кешеләрне берничә бөртек аңлы һәм актив шәхесләр, зыялылар күтәрә. Без менә шул аз санлы, ләкин өметле кешеләр өчен тырышабыз. Татар мөмкинлек чыгу белән үз дәүләтен оештырып яшәргә сәләтле дип саныйм. Ләкин бу сыйфат үзлегеннән һәм кинәт кенә хасил булмый, аны тәрбияләргә кирәк.

 

–  Чаллы милли хәрәкәте дә Казандагы кебек берничә төркемгә бүленде...

 

– Кызганычка каршы, Чаллыда милли хәрәкәт сүрелде. “Азатлык”ны беренче оештырып җибәрүчеләр үзара аралашып яши. Икенче дулкын булып килгән “коммерсант”лар аерым бер төркем тәшкил итә. Аларның кайберләрен, дөресен әйткәндә, үз вакытында милли хәрәкәтне эчтән таркатыр өчен хакимият “этеп” кертте. Соңыннан алар үзләре дә хакимияткә кирәксез булып калдылар. Чит җирләрдәге кешеләр моны аңламый. Еш кына: “Нигә сез алар белән берләшмисез?” – дип сорыйлар. Без булдырып карадык, ләкин арбаны төрле якка тартканда көч кенә сарыф ителә дигән нәтиҗәгә килдек.

 

– Тәлгать абый, Сез милли хәрәкәттә йөреп ни карьера ясамадыгыз, ни шәхси тормышыгызны ныклап кора алмадыгыз.  Милләт эшенә сарыф иткән вакытыгыз, гомерегез жәл түгелме?

 

– Милли хәрәкәткә без рәхмәт ишетер өчен килмәдек, баербыз дип тә өметләнмәдек. Күңел, вөҗдан кушканга күрә шушы эшкә тотындык. Төрле кыенлыклар буласын да күзалладык һәм күрдек, барысын да үз башыбыздан кичердек. Ләкин бу безгә бары тик адреналин өсти торды.

 

– Тәлгать абый, Сезнеңчә, 90 нчы елларда милли бәйсезлек өчен көрәшкәндә нинди ялгышлыклар җибәрдек?

 

– Бу эштә тәҗрибә юк иде. Безгә мәктәпләрдә татар халкының, милли хәрәкәтнең тарихын өйрәтмәделәр. Бар адымыбыз да тәүге иде. Ул чакта милли хәрәкәткә кешеләр ихлас күңелдән  килә дип уйладык, халык хәрәкәтен артык идеаллаштырдык. Имеш, бөтен милләтне – хәерчесен, баен, “уголовник”ларны бер максат белән берләштерә алырбыз дип уйладык. Тик озак та үтмәде “коммерсантлар” милли хәрәкәтне үзләренең максатларында кулландылар, үз мәнфәгатьләрен кайгырттылар. Шәхси баю милли бәйсезлек идеясеннән көчлерәк булып чыкты, күбесе акчага сатылды. Шуның белән бәйсезлек тә кулдан ычкынды.

 

– Татар бүген бәйсез түгел, ләкин яшәүне дәвам итәргә кирәк. Татар булып сакланып калу өчен ничегрәк эш йөртергә?

 

– Бүген  иренмәгән һәр кеше: “Татар булып калу бары тик үзебездән генә тора!” – дип акыл сата. Моның белән килешмим. Үзебез генә әллә ни майтара алмаячакбыз, Татарстан дигән дәүләтне эшкә җигәргә кирәк! Мәсәлән, Актанышта берничә ай элек зур татар авылларын берләштерү буенча конференция булып үтте. Шул җыелыш вакытында татар конгрессы рәисе Ринат Закиров: “Хакимияттән ярдәм көтеп ятмыйк, үзебез эшлик!” – дигән ялгыш фикерне алга сөрде. Дәүләт булышмаган бөтен эреле-ваклы милли проектлар бүгенге көндә бер кабына да сүнә.  Милли көрәш, төрле конкурслар – барысы да исем өчен оештырыла. Бер-ике тапкыр булып ала да бетә. Исән калган чаралардан Изге Болгар җыены, Хәтер көне бар әлегә. Алар да тагын күпме барыр, билгесез.

Мине аеруча борчыган бер мәсьәлә – безнең буын тарихка куркак буын булып кереп калмасын иде. Актив һәм кыю булырга кирәк! Югыйсә башка илләрдә халык дәүләткә бик көчле басым ясый бит. Башта иҗтимагый фикер тудырыла, ул халык арасында җыелыш, митинглар, матбугат чаралары белән ныгытыла, аннары инде халык үзе зур хәрәкәткә күтәрелә. Нәтиҗәдә, йә хакимият  халык теләгәнчә үзгәрә, йә аны алыштыралар. Ә бездә бу әлегә юк. Кешедә гражданлык позициясе булырга тиеш, үз фикерен, сүзен әйтергә өйрәнергә вакыт.

 

– Милли яңарыш эшендә башка төрки халыклардан, әйтик, Төркиядән ярдәм көтәргә буламы? Төрки халыклар, шул исәптән татарлар да яклау эзләп Төркиягә сыена аламы?

 

– Без, төрки халыклар, бер-беребезне якын күрәбез. Башкаларда андый берләшү юк. Славяннарда урыслар үзләрен өстен куя, поляклар, украиннар һ.б.лар моңа каршылык күрсәтә. Гарәпләрдә исә мин-минлек көчле, шуңа бер-берсен яратып бетермиләр. Ә безнең татарлар ачлык һәм сугыш чорында ничә мәртәбәләр Үзбәкстанда, элегрәк исә Төркиядә сыену тапты. Шуңа да, бәлки, бездә үзара көнләшеп ярышу, начар карашта тору булмады. Берләшү өчен идеологик һәм мораль нигез бар. Ләкин әлегә бу берләшү сизелми. Бу эштә, бер яктан, Мәскәү аяк чалырга тырыша, икенче яктан, моңа төрки илләрнең үз проблемаларының күп булуы комачаулый. Төркиядә, әйтик, үзара каты сәяси көрәш бара, анда хакимияткә кем килүдән дә күп нәрсә тора.

Соңгы вакытта 90 нчы елларда бәйсезлек алган төрки дәүләтләр арасында “Безгә икенче бер “олы агай” кирәкми” дигән фикерне алга сөрүчеләр бар. Һәрбер дәүләт лидерлыкка дәгъва итә. Чуваш милли хәрәкәт вәкиле Олег Цыпленков бу уңайдан бервакыт болай дигән иде: “Минем абыем булмады, шуңа күрә бәләкәй чакта еш кыерсыттылар. Их, абый булса икән дип уфтандым”. Милли хәрәкәттә дә безне яклап торучы бер “өлкән агай” бик кирәк! Без кардәшләрдән башка әллә ни ерак китә алмыйбыз. Үз казаныбызда гына кайнап, Төркия яисә башка төрки дәүләтләр ярдәмендә халыкара аренага чыкмыйча, чын азатлыкка ирешү авырга туры киләчәк.

 

– Милләтнең бүгенге халәтенә карата нинди фикердә торасыз? Ул тотрыклы яшәүгә йөз тотамы, әллә анда деградация өстенлек итәме?

 

– Татар халкы бүген тиз темплар белән урыслаша һәм шуның белән бергә урысның бөтен начар сыйфатын үз эченә ала. Иванга кияүгә чыгалар, марҗага өйләнәләр. Шул сәбәпле татар нәселе белән юкка чыгып бара. Урыс белән бергә татар эчкечегә әйләнде. Гөрләп торган татар авыллары бетә...

Элек халык “кеше сүзе”ннән курка иде, хәзер бу да юк. Чечнядагы бер татар: “Иң курыкканыбыз – күршеләр һәм туганнар безнең турыда яман уйламасыннар...” – дип сөйләгән иде. Ә без хәзер кеше сүзенә игътибар да итмибез. Әкренләп Аллаһтан да курыкмый башларбыз, ахрысы...

Кызганычка каршы, үсешкә караганда деградация көчлерәк темпта бара. Арабызда киң җәелә бу, ә каршылык кимегәннән-кими. Соң түгел әле. Татарның милләт язмышына ваемсызлыгын бетереп, аны иҗтимагый прогресс һәм ислам юлына чыгару өметле гамәл булыр дип саныйм.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 5 | 01.08.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»