|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.04.2011 Авыл
Колгалы, чүлмәкле, көрәшлеБезнең татарның иң күңелле бәйрәме нинди дисезме? Билгеле инде, сабантуй! Туксанынчы еллар башында Сергач, Нижгар якларында бары тик Уразавылда гына шундый халык бәйрәме зурлап үткәрелә иде. Бүген башка хәл. Бүген Спас районында, мәсәлән, һәр авыл сабан туе үткәрә. Күпчелек авылларның шактый үзенчәлекле үз тәҗрибәсе бар. Шундыйлар рәтенә мин иң баштан Зур Рбишчаны кертәр идем. Садековлар гаиләсе бу милли бәйрәмне бөтен яктан уйлаштырып, сабантуйларга хас булган бар нәрсәне программага кертеп зур җаваплылык белән оештыралар. Хәзер инде бу сабантуйны Нижгар якларында гына түгел, бөтен татар дөньясында беләләр. Сабантуй бүген бөтен татарны берләштергән иң тирән тәэсирле бәйрәм. Губернатор Геннадий Ходырев үз вакытында Рбишча сабантуен күреп: “Шул кадәр күп кешенең шулай бергә җыелып культуралы ял итә белүе хәйран калдыра. Бу мәйданда беркемгә дә тыгыз түгел. Бүтән кайбер милләтләргә татарлардан үрнәк аласы иде”, - дигән иде. Валерий Шанцев та бу авылга килеп бәйрәм өлеше алды.
Шунсы да мөһим: бу бәйрәмнәребез байтак сәләтле яшьләрне сәхнәгә, көрәш мәйданнарына чыгарды. Шулардан ике туган Сәбитовлар, Ханнән Мусин, Рамил Нуриманов һәм башкалар. Бүген инде сабантуй мәйданнарыннан калкып чыккан Россия, Европа, дөнья чемпионнарыбыз бар. Бүген без татарча көрәш буенча спорт мәктәпләребез бар диеп тә әйтә алабыз, нәкъ шул Зур Рбишча, Сафаҗай спорт мәйданнарыннан танылган көрәш осталарыбыз чыкты бит. Алардан үрнәк алып бүген Спас һәм Сергач районнарында да милли спортка күбрәк әһәмият бирелә башлады.
Ләкин сабан туйлары борчулы бер мәсьәләгә дә күзләрне ачты. Беренчедән, авылларда моннан ун еллар элек мәйдан тоткан егетләребезгә алмаш юк. Күпчелек авылларда хәтта физкультура укытучылары да җитешми, түгәрәк оештырып малайларга көрәш алымнары күрсәтүче дә юк бит. Икенчедән, сабан туйларына гастролерларны хәтерләтеп бер дистә егетләрнең йөрүләре дә өметле күренеш түгел. Штатлы көрәшчеләр, Казаннан чакыртып китергән артистлар кебек, тамашачылар каршында чыгыш ясыйлар. Бәлки, анысы да кирәктер, чөнки халык тамаша көтә. Тик һәр малайны мавыктыра торган спорт түгәрәкләре турында да онытмыйк. Мәскәүдән килгән егетләр белән генә Сергач Нижгар якларының данын күтәреп булмас, миңа калса.
Уңай күренешләр дә бар инде. Шул исәптә Түбән Новгород өлкәсе билбаулар белән көрәш федерациясен булдыру. Бүген бу юридик расланган факт инде. Әле милли спорт төрен яклаучыларны берләштереп, җиң сызганып эшлисе генә кала. Иң элек игътибарны мәктәпләргә юнәлтергә кирәк дип саныйм. Федерация президенты Рамил әфәнде Салихҗанов, атаклы спорт остасы Зәки әфәнде Велимеев, башка милләт җанлы кешеләр татар егетләрен кузгата алырлар дип өметләнәм, чөнки эшне уңышлы башладылар. Ләкин аларга ярдәм кирәк.
Шундый федерацияне киләчәктә өлкә үзәгендә дә булдырырбыз һәм бу оешма өлкә федерациясе канаты астында кулга-кул тотынып эшләр дип күзаллыйбыз. Бу милли спорт оешмалары көрәшебезнең авторитетын тагын да югарырак күтәрергә мөмкинлек бирер дип уйлыйм. Көрәш бит ул халкыбызны берләштерә торган зур көч.
Быел унлап авылларда һәм шәһәрләрдә сабан туйлары күздә тотыла. Күпчелегенең көннәре дә билгеләнгән инде. Күңелләребезгә көч-дәрт биреп, милли рухыбызны куәтләп хәерле сәгатьтә үтсеннәр иде.
Марат ЮНИСОВ, өлкә “Туган як” милли- мәдәни үзәге рәисе |
Иң күп укылган
|