|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.04.2011 Мәгариф
Йортка керүИке татфакны кушуның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре Казан дәүләт федераль университетның татар филологиясе һәм тарихы деканы Искәндәр Гыйләҗев эштән киткән. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар бүлеге белән бу факультет берләшкәч, шактый гына укытучылар эшсез калачак. Бер уку йортында – филологлар, икенчесендә педагоглар әзерләүче студентларның язмышы нәрсә булып бетәчәк? Ризасызлык белдереп, митингларга чыккан студентларның сүзенә колак салучы бармы?
36 студентка – 48 укытучы
Ике университеттагы татар бүлекләрен кушу әнә шундый ыгы-зыгы куптарды. Май ахырына кадәр берләшүгә нокта куелырга тиеш, диләр. Бүген татар филологиясе һәм тарихы факультетында үле тынлык хөкем сөрә, укытучыларның кәефе юк. Күп кенә мөгаллимнәр журналистлар белән сүз куертуны кирәк дип тапмый, әңгәмәдән качу ягын карадылар. Факультетның деканы Искәндәр Гыйләҗев үз ризалыгы белән эштән киткәннән соң, аның вазыйфасын Әлфия Йосыпова башкара.
– Без бит ябылмыйбыз, ә берләшәбез. Филология һәм сәнгать институты составында эшли башлаячакбыз, – ди Әлфия ханым. – Бинадан күчү ул – югалу дигән сүз түгел. Институт бит Казан дәүләт федераль университет составында булачак. Факультет дигән төшенчә югалып, бүлек дип аталып йөртеләчәк. Әлеге институтта рус, татар, чит телләр, тәрҗемә һәм сәнгать бүлекләре булачак. Безнең бинадан татар факультеты гына түгел, рус, чит телләр, тарих факультетлары да күчеп китәчәк бит.
Татар факультетының берләшүенә төрле сәбәпләр табарга мөмкин. Әйтик, соңгы елларда бирегә укырга килүчеләрнең саны бик күпкә кимеячәк. Уйлап карагыз, бүген 1 нче курста белем алучы 36 студентка 48 укытучы белем бирә. Моннан унбиш-егерме ел элек йөздән артык филолог тәрбияләгән факультетның аянычлы язмышка дучар булуына бу да сәбәптер, мөгаен.
Бетү чираты
1989 елда татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләр факультеты булып ачылган бүлектә укуның өстенлеген дә ассызыклап китәргә кирәктер. Чөнки биредә укыган студентлар татар әдәбияты, тарих белән генә чикләнеп калмыйча, гарәп, фарсы, төрек, кытай телләрен үзләштереп, шул белгечлек буенча диплом алып чыгалар иде. Бу бүлекне тәмамлаучылар эш табу проблемасы белән интекмәде. Әмма факультеттан Көнчыгыш телләр институтының аерылып чыгуы төзәтеп бетермәслек хата иде. Бүген әлеге институтның да язмышы кыл өстендә. Аны да гуманитар-педагогика университетының чит телләр бүлеге белән берләшү көтә.
Мөгаллимнәр әлеге ыгы-зыгыга нокта куярлык шәхес Миркасыйм ага Госмановны сагына. Үзенең газиз баласыдай яклап килгән татар факультетын җил-яңгырдан саклап калу өчен нәкъ менә аның сүзе, саллы фикере җитми кебек.
– Бүлегебезнең ябылуы безгә аяз көнне яшен суккан кебек булды, – ди танылган галим, профессор Хатыйп Миңнегулов. – Без нәрсә эшли алабыз? Бу хакта җитәкчелек яхшы белә. Татарда бит йортка керү иң хурлыклы гадәтләрнең берсе санала. Без бүген йортка керәбез инде. Хуҗа кеше нәрсә кушса, шуны үтәргә туры килә. Татар факультетының юклыгы татар язмышына, милләтебезгә киләчәктә китереп сугачак әле. Без эшлисен эшләгән, яшисен яшәгән инде. Урта буын, яшь укытучыларыбыз бар. Аларны нәрсә көтә? Башта төбәкара-милли компонентны бетерделәр, бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшырып булмый, аннан инде татар гимназияләренә ябыштылар, ә хәзер чират – бездә… Татар бүлеген, физика, математика, рус факультеты белән бер үлчәүгә куеп карарга ярамый. Чөнки монда япсалар, һәр уку йортында диярлек аларның факультетлары бар. Татар факультеты бит бердәнбер.
Берләшмәгән очракта да – инкыйраз?
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар бүлеге берләшүне нинди уй-фикерләр белән көтә? Ике бүлекнең дә укытучыларын кушу нинди нәтиҗәләр бирәчәк. Студентлар нинди юнәлештә укыячак? Факультетларны берләштерсәләр дә, КФУлар –филологик, ә гуманитар-педагогика университетында педагогик белем бирәчәкләр. Алга таба бу юнәлешләр сакланачакмы, анысына төгәл генә җавап бирүе авыр.
– Казан дәүләт федераль университетында Филология һәм сәнгать институты төзеләчәк, дигән карар кабул ителде, – ди Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты деканы Рамил Мирзаһитов. – Гыйльми утырышта бу институтка нинди бүлекләр керәсе расланды. Без генә түгел бит, университетта география, физика, юридик факультетлар да бар иде. Алар да берләште. Төрле биналарга урнашачаклар. Ә татар бүлекләре кушылгач кына гауга чыкты. Бер вузда ике татар бүлеге эшли алмый ич инде.
Кушылу уңаеннан мөгаллимнәрнең эшсез калуы һәр ике якны да борчуга салды. Әмма Рамил әфәнде әйтүенчә, укытучыларны кыскартуның берләшүгә катнашы юк икән. Берләшмәгән очракта да укытучылар эшсез калырга мөмкин. Бу мәсьәлә студентларның санына бәйле. Әйтик, гуманитар-педагогика университетының татфагын узган ел 130 студент тәмамласа, беренче курска нибары 42 шәкертне генә алганнар. Керүчеләр саны өч-дүрт тапкырга кимесә, бу үзеннән-үзе укытучыларның да сафын сирәгәйтүгә китерә. Бүгенге мәгариф стандартлары белән әйткәндә, ун студентка бер укытучы туры килә. Моннан биш ел элек белән чагыштырганда, студентлар саны сиксәнләп кешегә кимегән икән, димәк, сигез укытучы кыскаруга эләгергә тиеш, дигән сүз.
– Безгә килгән студентларны да онытып бетермәскә кирәк, – ди Рамил Хәмитович. – Бу кушылу уңай якка гына булыр дип уйлыйм. Чөнки бүген заман таләпләренә туры килерлек, бөтен яктан камил, мөгаллимлек белән генә чикләнмичә, төрле тармакларда да эшли торган белгечләр әзерләргә кирәк безгә.
Укытучылар математика һәм информатиканы да үзләштерергә тиеш, дигән максат белән күптән түгел генә өч компьютер сыйныфы ачканнар. Тукай һәм фольклор үзәкләрен ачканнар. "Безгә иң мөһиме – татар теленең кирәклеген расларга кирәк, – ди Рамил Мирзаһитов. – Милләткә кирәкле, барлык тармакта көндәш булырлык белгечләр тәрбияләргә кирәк. Бүген яшьләр, рус телен генә белсәң дә, яшәргә була, дигән язылмаган законга таянып яши. Үзгәрергә кирәк. Телләр турындагы законнар үтәлми икән, яшьләрне җәлеп итү авыр булачак".
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|