|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2011 Шоу-бизнес
Төрек җырчысының альбомы Казанда дөнья күрде (ВИДЕО)Шушы көннәрдә Татарстан башкаласында төрек җырчысы автор-башкаручы Кәмал Кутлуның өр-яңа альбомы дөнья күрде. "Derinden bir ses…" ("Тирәннән бер тавыш…") җыентыгында - җәмгысе 10 җыр. Мәхәббәт, авыл гүзәле турындагы җырлар... Төрекләрнең легендар җырчысы Барыш Манчо истәлегенә багышланган җыр да бар. Гитара, барабан, саз, нәй, орг, кеманч һәм башка төрек халык уен коралларында башкарылган музыка зәвыгы булган тыңлаучының күңеленә хуш килер. Шәрыкча дәртле һәм европача җыйнак килеп чыккан бу альбом. Ә инде "Ни өчен хәзер Копенһагенда яшәүче төрек җырчысы үзенең альбомын нәкъ менә Казанда чыгарырга булган?" дигән сорауга Кәмал Кутлу бик гади итеп җавап бирә: татар күңеле төрекнекенә аваздаш. "Derinden bir ses…" альбомы - җырчының Татарстан белән булган иҗади бәйләнешнең эзлекле дәвамы. Беренче тапкыр Кәмал Кутлу Татарстанга 2007 елда килә. Ул вакытта аны безгә Казан шәһәрендә яшәүче төрекләрнең "Анадолу" милли-мәдәни мөхтәрияте чакыра. Кәмал әфәнде Нәүрүз бәйрәменә багышланган фестивальдә чыгыш ясый. - Шулай ук, мин шагыйрь Разил Вәлиевның юбилеена багышланган концертта да катнаштым. Нык хөрмәт итәм әлеге шәхесне. Без аның "Дуслык учагы" дигән шигырен татарчадан төрекчәгә тәрҗемә иттек, һәм мин аңа төрекчә көй яздым. Шулай итеп бу җыр татарчадан төрекчәгә тәрҗемә ителеп төрекчә көйгә салынган беренче җыр булып тарихка кергән икән. Минем чыгышым Төркия халкының Татарстан халкына җибәрелгән үзенә күрә бер сәлам булып кабул ителде. - Белүемчә, репертуарыгызда татар җырлары да бар? - Әйе, мин шулай ук Алсу Хисамиева җырлаган "Миләшләрем" җырын да башкарам. Татар халык җырларыннан "Һай, былбылым!" җырын да сәхнәгә алып менәргә дигән исәбем бар. Кәмал Кутлу җырларны үзе иҗат итә. Үзенең стилен ул заманча төрек музыкасы белән бәйли. Аның сүзләренчә, ул халык телендә - гап-гади төрекләр сөйләшә торган телдә җырлый. - Мин үзем аңламаган, үзем кичермәгән әйберләр турында җырламыйм. Минемчә, тыңлаучылар иҗатымны шуңа җиңел кабул итә дә: мин - самими. - Ә ни өчен сез гел Татарстанга тартыласыз? - Беренчедән, биредә бертуган абыем гомер итә. Ул татарга өйләнгән. Икенчедән, Татарстанга гел кайтасы килеп тора: халкыгыз шундый самими һәм шундый кунакчыл. Татар театрына гашыйк булдым. Кызганыч, бер генә спектакль карарга насыйп булды, ләкин "Әлдермештән Әлмәндәр"не тагын рәхәтләнеп карар идем. Актерларыгыз шундый оста итеп уйный! Һәм шулай килеп чыкты: "Canım benim" ("Җаным минем") җырына төшерелгән беренче клибымны тамашачылар иң элек "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесеннән күрделәр. Биредә дусларым да күп. Аларның күбесе Казанда яшәүче төрекләрнең "Анадолу" милли-мәдәни мөхтәриятендә актив катнаша. Яңа альбомымны да алар чыгарырга ярдәм итеште. Сүз уңаеннан, Кәмал Кутлуның "Yalvardım Rabbime" ("Ялвардым Раббыма") дигән өр-яңа клибын "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе шушы көннәрдә күрсәтә башлады. Клип Балтыйк буенда - Ригада төшерелде. - Төшерү төркеме тулысы белән Ауропа кешеләреннән генә оешкан иде. Режиссеры Али Хәйдәр Яшелйорт кына - төрек кешесе. Әлеге әсәрдә күңел халәте турында сүз бара. Әйтерсең лә, ул апрель елгасы сыман: менә-менә боздан арыныр да ярлардан ташып агар. - Беренче клипны Истанбулда төшердегез. Икенчесен - Ригада. Казан турында уйлаганыгыз юкмы соң? - Бик теләп! Татар башкаласында концерт та куям - чакырсыннар гына! "Derinden bir ses…" альбомын "Аксу" студиясе чыгарды. Студиянең җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров белдергәнчә, әлеге проект, чыннан да, игътибарга лаек. "Искиткеч альбом! Җанлы музыка уен кораллары, шәп вокал - колаклар өчен чып-чын ләззәт, - ди Рөстәм әфәнде. - Безнең татар җырчылары да әлеге альбомны алып тыңласыннар иде. Кызганыч, ләкин безнең татар эстрадасы һаман да үз казанында кайный. Миңа яшь җырчылар белән күп аралашырга туры килә. "Кемнәрне тыңлыйсыз?" дип сорыйм. Егетләр - "Салават", кызлар "Хәния Фәрхи" дип җавап бирә. Аннан ары китеш юк. Ичмасам, Кәмал Кутлу җырларын тыңлап үзләрен чагыштырсыннар иде".
Айрат МИНАКОВ |
Иң күп укылган
|