|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2011 Җәмгыять
Төзүчене солдатка алмыйлар?!Армия югары белем алырга комачау итәргә тиеш түгел. Шул рәвешле фикер йөртүче Россия Дәүләт Думасы депутатлары хәрби хезмәт турындагы законга биш төзәтмә тәкъдим иткән. Яңалык тормышка ашкан очракта, хәрби хезмәткә чакыру тамырдан үзгәрергә мөмкин. Беренче төзәтмә. Белемнәрен арттырырга теләүче яшьләргә “отсрочка”ны күпме теләсәләр, шул кадәр бирергә кирәк. Хәзер исә егетләр мондый мөмкинлектән бер генә тапкыр файдалана ала. Мәсәлән, техникумда укыганда хәрби хезмәткә бару вакытын чигереп торучылар, вузга армиядән соң гына керә.
Икенче төзәтмә. Хәрби хезмәткә озатканда егетләрне студент һәм студент булмаганнарга аерырга ярамый. Төп игътибарны уку йортының көндезге бүлегендә белем алу турындагы белешмәгә һәм студент үзләштерә торган һөнәргә бирергә кирәк, дигән депутатлар. Алар илгә аеруча кирәк булган һөнәрләр исемлеген төзергә киңәш иткән. Мәсәлән, бүген дипломлы төзүчеләргә кытлык бар икән, әлеге һөнәр үзләштерүче егетләрне уку йортын тәмамлаганчы, хәрби хезмәткә алмаячаклар. Болай була калса, юрист, икътисадчыларга авырга туры киләчәк.
Өченче төзәтмә. Көллият, техникум, училище тәмамлаучыларга вузга керү мөмкинлеге бирү өчен, аларны язгы чакырылыш вакытында тынычлыкта калдырырга кушканнар.
Дүртенче төзәтмә. Депутатлар аспирантларга “отсрочка” бирүне хуплаган. Әмма ир-ат аспирантураны тәмамлаганнан соң, бер ел эчендә диссертация яклап, гыйльми дәрәҗә алмаган икән, армиядән качып котылып булмаячак.
Бишенче төзәтмә. Бүген хәрби хезмәткә бару вакытын кичектереп тору уку йортының дәүләт аккредитациясе үтү-үтмәвенә бәйле. Депутатлар әлеге чылбырны өзәргә тәкъдим итә.
Дәүләт Думасында яңалыкка каршы чыгучылар да бар. Кайберәүләр әйтүенчә, төзәтмәләр белем бирү системасын астын өскә китерәчәк. Мәсәлән, илгә кирәкле һөнәрләрне кем билгеләячәк? Шунысы да бар: бүген кытлык кичергән тармакта иртәгә хәлләр җайланырга мөмкин. Ә вузда укучы студентларга, мәсәлән, белгечлекне биш ел буе үзләштерәсе. Әллә кимчелекле яклары ачыклангангамы, яңалык уйлап табучылар закон проектын Дәүләт Думасына тапшырганчы, тагын бер тапкыр тикшерергә сүз биргән.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|