поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.04.2011 Мәдәният

Рәмзия Габдулхакова:”Көчәнеп, газапланып тудырган әсәрдә ихласлык булмый”

Язучы Рәмзия Габдулхакова исеме әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Ул Лениногорск балалар йортында эшли. Рәмзия ханым яшьтән үк әдәбиятка тартылган. Шигырьләре, парчалары, хикәяләре Чирмешән районы газетында, республика матбугатында дөнья күреп торган. КДУның журналистика факультетында белем алганда ул Лениногорск язучыларының “Чишмә” әдәби берләшмәсен җитәкли.

Бүгенге көндә Рәмзия ханым берничә китап авторы: “Кар өстендә миләшләр” (1996), “Көзге яшен” (2005), “Көмеш тун” (2006). Шулай ук аның үзенчәлекле әсәрләре күмәк җыентыкларда: “Җырларымны сиңа багышлыйм” (1995), “Чишмә җыры” (1998), “Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь” (2000), “Балаларга бүләк“ (2007) урын алган. Рәмзия Габделхакова белән без интернет аша элемтәгә кердек. Ул Intertat.ru газетасы сорауларына җавап бирергә вакыт тапты.

 

- Рәмзия ханым, хатын-кыз язучы булу авыр түгелме?

 

- Җаны теләгән елан ите ашаган. Яраткан эшнең авырлыгы сизелми.

 

- Сез, журфакта укыгансыз, ләкин нишләптер Казанда калырга уйламагансыз?

 

- Соравыгызга җавапны ”Айның соңгы чиреге” дигән хикәямдә табарга була. Казан каласы таш кала шул... Дан, дәрәҗә, байлык... Ләкин барысы өчен дә түләргә кирәк. Ташның мәңге җылыга туясы юк... Үзенең туган бишеге - табигатьтән ерагайган саен адәм баласы көчсезләнә бугай...

 

- Сезнең геройларыгызның күбесе тормыш тарафыннан кыйналган. Сез сюжетларны ничек табасыз? Тормыштан аласызмы?

 

- Әлбәттә, тормыштан. Тагын кайдан алу мөмкин?!

 

- Сюжетта, композиция төзелешендәге борылышлар узенчәлекле, аларны озак уйлыйсызмы әллә ул узеннән-узе килеп чыгамы?

 

- Кайчакта әсәр бөтен килеш туа. Вакыйгалар агышы, чишелеш нәкъ тормышта булганча... Кайчакта күңел чынбарлык белән килешми, үзгәреш тели, башкача очлап куя. Мин җаным теләгәнне генә яза алам. Көчәнеп, газапланып тудырган әсәрдә ихласлык, күңел җылысы булмый.

 

- Казаннан читтә иҗат итунең, мина калса, читен яклары да бардыр...

 

- Бер читенлеген дә күрмим. Иҗат иткәндә син барыбер ялгыз бит. Хәзер дөнья тарайды, кеше чит илләрне генә түгел, айны да айкап йөргәндә, Казан каласы бакча артында гына кебек. XXI гасырда яшибез, чикләр, чакрымнар белән исәпләшү бетте. “Интернет” дигән могҗиза - иҗатны күрсәтү-тарату мәйданын киңәйтә, авторны укучыга якынайта.

 

- Язганнарны укучыга җиткерү авыр дибез. Шулай да, Сез китап бастыру җаен табасыз дип беләм. Бу эштә Сезгә кемнәр ярдәм итә?

 

- Китапларны түләп чыгарганым юк. Спонсор эзләп, акча соранып йөрү минем кулдан килми. “Көзге яшен” китабым өчен исә“Татнефть” АҖнең “Рухият” фондына рәхмәтлемен.

 

- Шәхсән үзегез кемнең иҗатын якын күрәсез?

 

- Якташларым иҗатын. Әлмәт төбәге әдипләрен якын итәм, иҗатларын күзәтеп барырга тырышам. Күрешеп-аралашып яшәгәнгәдер, алар миңа кеше буларак та бик кадерле.

 

- Рәмзия ханым, киләчәктә безне берсеннән-берсе кызыклы хикәяләрегез белән сөендереп торуыгызны телибез. Уңышлар Сезгә!


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 18.04.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»