поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.04.2011 Милләт

«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең тулы программасы

2011 елның 26 апрелендә алтынчы тапкыр узучы “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең гала-концерты булачак. Быел акция берничә чарадан тора: ТР мәктәп, урта һәм югары уку йортлары арасындагы бәйге, “Интернет татарча сөйләшә!”, автохәрәкәт, “Татар-дозор” маҗара уены һәм Бауман урамындагы концерт.

Интернет татарча сөйләшә!” акциясе 20-26 апрельдә узачак һәм ул дөнья челтәре белән актив кулланучылар тарафыннан оештырыла. Акциянең максаты – кулланучылар арасында Интернетта татарча аралашуны популярлаштыру. Киләчәкне Интернетсыз күзаллап булмый, без татарларны аралашуның яңа ысулларын үзләштерү белән беррәттән туган телне дә онытмаска өндибез. 20-26 апрельдә һәрбер кеше акциягә кушыла ала, Интернетта татарча язарга, аралашырга чакырабыз. 

“Мин татарча сөйләшәм!” автохәрәкәте 25 апрельдә узачак, акциянең рәсми логотиплары төшерелгән байраклар белән бизәлгән машиналар колоннасы Казан урамнары буйлап үтәчәк. Автохәрәкәт  – яшьләрнең татар телен саклау инициативасын хуплавының күрсәткече.

23 апрель (шимбә) “Татар-дозор” маҗара уенында 6-10 кешелек берничә команда катнашачак. Ике сәгать эчендә алар берничә биремне үтәргә тиеш булачак. Иң яхшы командаларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

“Татар-дозор”да җиңүчеләр акциянең төп өлешендә игълан ителәчәк. Ул, гадәттәгечә, 26 апрельдә, Габдулла Тукай туган көнендә узачак. Университетская һәм Бауман урамнары киселешкән урында 15.00 сәгатьтә яңа агым музыкасы вәкилләре, яшь шагыйрьләр чыгыш ясаячак, төрле бәйгеләр оештырылачак, “Синең беренче 150 татар сүзең” сүзлекләре, акция логотиплары төшерелгән футболкалар, түштамгалар тарату  һ.б. булачак.

Акциягә эре сәүдә челтәрләре, җитештерүчеләр, халыкка хезмәт күрсәтүчеләр дә җәлеп ителде. Акцияне оештыручылар тарафыннан Татарстан республикасының ике дәүләт телендә бертигез мәгълүмат бирүчеләр арасында рейтинг төзелә. 

Татар теле, мәдәнияте киләчәгенә битараф булмачыларның барсын да акция чараларында актив катнашырга чакырабыз. Бары тик үз көчебез белән генә туган телебезне саклап кала алабыз, милләтебезнең бүгенге торышы гына түгел, аның киләчәге дә безгә бәйле. Кыскасы: “Без татарча сөйләшәбез!”

Акция турында белешмә

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясен оештыручылар – "YZЕБЕZ" яңа буын хәрәкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләренең Форумы. Акциягә теләктәшлек белдерүчеләр – ТР Министрлар кабинеты, Казан мэриясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы.

Мәгълүмати партнерлар

·        “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы;

·        "Яңа Гасыр" (91,5 FM), "Курай", «Азатлык», «Радио на Баумана», Qazan-radiosi.ru;

·        “Матбугат.ру” татар матбугаты дайджесты, «eTatar.ru» татар эшлекле газетасы, «Islam-portal.ru» мәгълүмати сайты, Tatartime.com

·        «Молодежь Татарстана», «Ирек мәйданы», “Ватаным Татарстан”, “Безнең гәҗит” .

Быел акцияне оештыруда шулай ук "Генерирующая компания" ААҖе ярдәм күрсәтә.

"Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!" акциянең төп максатлары – шәһәр мохитендә татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү, шәһәрдә яңа татар мәдәниятын формалаштыру эшендә ярдәм итү.

Беренче тапкыр акция 2006 елда “YZЕБЕZ” яңа буын хәрәкәте инициативасы белән уздырылды. “YZЕБЕZ” хәрәкәте яшь татар галимнәре, иҗади яшьләр тарафыннан оешты.

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе татар телен популярлаштыруның иң үзенчәлекле һәм халыкта зур кызыксыну уяткан чараларның берсе. Әлегә ул бердәнбер гражданлык инициативасы күрсәткече булып тора.

 

Элемтә өчен:

Римма  / tatlikay@yandex.ru  / +79375209914

Алсу  / alsu.hayat@gmail.com / 2-491-431

Тәбриз / yantex@gmail.com / +79276752248

Раил / railumutbaev@gmail.com / +79083327108


---
Мин татарча сөйләшәм
№ --- | 19.04.2011
Мин татарча сөйләшәм печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»