|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2011 Җәмгыять
Күз алдау90 нчы елларда дус кызым Мәскәүдән бер китап алып кайтты. Бик яхшы сыйфатлы, шома кәгазьгә басылган, ялтыравык тышлы, калын, затлы китап өчен бер айлык хезмәт хакын “эһ” тә итми чыгарып салган бу. Мәскәү күчтәнәчләре белән чәй эчәргә һәм әлеге хикмәтле китапны күрергә дип, дус-ишләрне үзенә дәште ахирәтем. Без китап актарабыз, бу хәйләкәр генә елмаеп утыра. Бите саен төрлесе төрле төстәге чуар сурәтләр. Келәм дисәң келәм түгел, чүпрәк-чапрак бизәкләре микән? “Интектермә, сөйлә, яңа эш башларга җыенасыңмы, ни бу?” – дибез. “Их, сез! Дөньядан артка калган туң башлар! Бу бит “Өченче күз” дип аталган тирән, күләмле рәсемнәр китабы”, – диде хуҗабикә. Баксаң, мондагы, минем малай әйтмешли, “кәлә-бәлә” рәсемнәрне дөрес итеп күрү өчен ике күз генә аз, “өченче күз”нең ачылуы да кирәк икән. Имеш, күңел күзең булмаса, маңгай күзе – ботак тишеге! Һәм дустыбыз, бик тәфсилләп, әлеге рәсемнәрне дөрес итеп карарга өйрәтә башлады. Бераздан барысы да аһ-ух килә-килә, тел шартлатып-шаккатып хикмәтле рәсемнәр карый иде инде. Мин генә чуар сызыклардан гайре берни күрмим. Ничек кенә өйрәтмиләр ахирәтләрем: “Рәсем уртасындагы бер ноктага озак итеп текәлеп утыр”, “Күз карашыңны томанландыр...”, “Менә бит, күр, рәсем эчендә рәсем ачыла”, – диләр. Юк икән, юк инде! Күрмим! Ярар, ичмасам, боларны маймылланып көлдерим дип күзләремне кылыйлатып каравым булды... рәсем “җанланды”! Чорына күрә бу рәсемнәр могҗизага тиң иде.
...Борынгы индус риваятьләрендә күзгә күренмәс тылсымлы әгъза – “өченче күз” иксез-чиксез галәмнең үткәнен һәм киләчәген, дөньяның теләсә-кайсы почмагын күрергә сәләтле итеп тасвирлана. Будда гыйбадәтханәләрендәге изгеләр сыннарындагы “өченче күз” аларның бөеклеге, сихри көче турында сөйли. Борынгы цивилизацияләрне, аларның мәдәниятен өйрәнүче кайбер галимнәр арасында “өченче күз” җирнең беренче хуҗалары – башка планета вәкилләреннән кешелеккә калган мирас дип тә исбатлаучылар бар. Имеш, гипноз һәм күрәзәчелек сәләтенә ия кешеләр күзгә күренмәс, әмма барын да күрергә сәләтле “өченче күз” ияләре икән!
Әмма мин алда әйтеп үткән стереорәсемнәрнең сихри “өченче күз” белән бернинди уртаклыгы юк. Нигезендә гап-гади оптик ялган, ягъни күз алдау ята. Сул күз рәсемнең – уң ягын, уң күз сул ягын күрә, күзләрдән килгән мәгълүмат баш миендә бер күренеш хасил итеп, рәсемне тирән, күләмле итеп күрүгә китерә. Менә ни өчен мин күзләремне кылыйлатмыйча күрә алмаганмын икән рәсемнәрдәге “тирәнлек”не! Стереорәсемне икенче төрле 3Д рәсем дип тә йөртәләр.
Бүген исә стереорәсем белән беркемне дә шаккатыра алмыйсың. Хәзер халык кино сәнгатен яулап килгән 3Д форматлы фильмнарга мөкиббән. Заманадан калышып булмый, кешеләр дә бик мактап сөйләгәч, минем дә әлеге могҗизаны үз күзләрем белән күрәсем килде. 3Д дип аталса да, мондый киноны карарга “өченче күз” генә җитми, дүрт күз белән, ягъни, махсус күзлек киеп карарга кирәк икәнлеген белә идем. Танышлар кисәтеп куйды: бик күп тамашачылар фильмны карауның беренче минутларында баш әйләнү тоялар икән, тора-бара күнегәсең диделәр. Без барганы Америка киноиндустриясенең өр-яңа “җимеше” иде. Билгеле, аларның төп герое утта янмый, суда батмый торган пәһлеван бит инде. Эчтәлеге белән бик балкымаса да, “спецэффект” дигәннәре искиткеч иде беренче карашка. Үзеңне экрандагы вакыйгалар эчендә итеп тоясың. Әйтик, героебызның машинасын бандитлар шартлатты, ә тимер-томырлары бөтен зал аша өстеңә очкан кебек. Ирексездән, башны куллар белән каплаганыңны сизми дә каласың.
Беркөн әлеге кинодан алган тәэсирләрем белән авылда яшәүче апам белән уртаклашам: “Кино залы элеккеге кебек шыгрым тулы түгел, дистәләп тамашачы гына утыра. Һавада көйгән кукуруз исе эленеп тора һәм бөтен кеше шатыр-шотыр шул поп-корн дигәннәрен кимерә. Билет кыйммәт тора, кәшилүгең чандыр икән, кукуруз чәкәнен үзең белән алып килү җаен кара. Аның каравы киносы шәп! Әйтик, сез сыерыгызны саварга онытып карый торган татарча тәрҗемәле Латин Америкасы сериалын 3Дда карасаңмы?!. Яныңда тишек трикосын киеп җизни утырганын бөтенләй онытасың, чөнки син үзеңне кинодагы зиннәтле йортта кебек тоясың, ә яныңда теге чибәр, кап-кара мыеклы, шомырт күзле Бразилия егете Леонардо бөтен зал аша кулын сузып мәхәббәт аңлата... И-и, малай, Леонардоның сиңа мәхәббәт аңлатканын хатыны сизеп савыт-саба шалтырый башласа, бел, тәлинкәләре дә битеңә оча”.
Апам мин сөйләгәннәрне сабыр гына тыңлап торды да: “Мин андый киноны 88 нче елда, Сверлауга кунакка баргач ук караган идем”, – дип куймасынмы! “Әйе ди, карагансыңдыр! Беләсең килсә, 2008 елда гына күрсәтелә башлаган әле андый фильмнар! Ул вакытта җүнле телевизор да юк иде бит әле. Цифрлы кино төшерү казанышы бит ул”, – дип бәхәсләшә башладым. Шулай да, туганымның буш сүз сөйли торган гадәте булмавын белгәнгә, ишеткәннәремнең раслыгын тикшерим дип, интернетны ачып карасам!.. Оятыңнан егылып үләрсең! 3Д форматлы беренче фильмнар 1986 елда ук күрсәтелә башлаган лабаса! Ванкувер шәһәрендә хәтта шундый фильмнар күрсәтелүче кинотеатр да эшләгән. Сыйфаты да бик мактанырлык түгел, кино төшерү-күрсәтү аппаратлары да бик зур һәм авыр булганлыктан, күп чыгымнар таләп итеп, үз-үзен акламаган фильмны эшләргә артык атлыгып тормаганнар киночылар, күрәсең. Шуңа да, цифрлы аппаратлар барлыкка килгәнче сүрелеп торган өч үлчәмле кино төшерү бизнесы. Һәм ул кабат бүген генә кино сәнгатен яуларга маташа. Тик...
“Тик”ләр шактый җыела икән монда. Беренчесе – күзне алдый торган күзлек. Табиблар бу рәвешле кино карау күзгә зыянлы дип кисәтәләр. Чыннан да, сеанс ахырына күзләр бик нык арый. Икенчедән, баш әйләнү дә хәерлегә түгел инде ул. Димәк, вестибуляр аппарат дигән әгъзабыз үзен алдаганнарына разый түгел. Өченчеән, ерактан күрми торган күзлекле адәм кинога барса, ул ике кат күзлек киеп карый микәнни? Сораулар күп, барысына да җавап табып бетерү мөмкин түгел. Күз алдау виртуаль тормышта гына бетсен иде дә бит. Тик...
Раушания ШӘЯХМӘТОВА |
Иң күп укылган
|