|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2011 Авыл
"Юлга аркылы ятарга әзер". Дөбьяз халкы полигон төзелешенә каршы чыкты
"Исәнмесез, Рөстәм Нургалиевич! Пайсызлар күренеп йөрмәсен
Авылдан 2,5 чакрым ераклыкта урнашкан тугайда бүген-иртәгә полигон төзелеше башланыр дип дер калтырап торган Дөбьяз халкының соңгы өметен чагылдырган хат бу. "Район чиновниклары да, полигон төзелешенә рөхсәт биргән дәүләт органнары да безне ишетергә теләми, бөтен өмет Президентыбызда. Кирәк булса, без пикетка да чыгарга әзер, юлга аркылы сузылып ятачакбыз, әмма бер генә транспортны да әлеге территориягә якын да китертмәячәкбез", – ди авыл халкы.
Авылга, пай җирләрен арендага алып эш башлау өчен инвестор килә икән, дигән хәбәр чыккач, Дөбьяз халкы өчен җыелышып сөйләшергә бер сәбәп була. Алар полигон төзелешенә каршы бер мең ярымга якын имза җыйган иде инде. Җирле үзидарәнең, җыенга бары тик пайлылар гына килсен, пайсызлар күренеп йөрмәсен, дигән фәрманына да карамыйча, яше-карты, олысы-кечесе мәдәният йортына җыела. Әле бит вакыты да нәкъ кеше эштә вакытта, кичке 4ләр тирәсендә билгеләнгән. Авылдан Казанга йөреп эшләүчеләр дә, килгән җитәкчеләргә авылның төп проблемаларын төртеп күрсәтердәй фикерле кешеләр дә бу вакытка, билгеле, кайтып җитә алмый. Дөрес, таныш-белешләреннән әлеге чара хакында ишеткәннәр, шундук бөтен эшен ташлап, авыл клубына юл тота.
– Мин җыелышка пай мәсьәләсе белән түгел, ә нәкъ менә полигон төзелешенә борчылып килдем, – ди шушы авылда 15 ел мәктәп директоры булып эшләгән Илберт Мөбарәкшин. – Авылга полигон кирәклеге хакындагы сүзләр моннан 20-30 ел элек үк йөри башлады. Шуны Дөбьяз җирлегендә булдырмас өчен күпме көрәштек. Ә хәзер әлеге борчу янә пәйда булды. Әгәр дә биредә чүп урыны ясыйлар икән, моннан күчеп китүдән гайре юл калмаячак. Аның исеннән, тычканнарыннан җирләребез дә, йортларыбыз да тиен бәясенә калачак.
Гомере буе авыл балаларына география һәм биология фәннәреннән белем биргән Марсель ага Усманов сүзләренә караганда, Дөбьяз җирлеге өчен карст күренешләре хас. Ягъни җир астында куышлыклар күп.
– Дөбьяз белән Битаман авыллары арасында грунт сулары күп. Алар бик тирән түгел. Күбесе Казансуга коя. Шулай ук Мамонино авылында ургылып чыккан чишмә дә әлеге чыганаклардан башлангыч ала. Аның хәтта тикшеренүләр барышында дәвалау үзлегенә ия булуын да ачыклаганнар, – ди мөгаллим.
Узган гасырның 50-60 нчы елларында нефть эзләүчеләр килеп, әлеге грунт сулары җирләрен 100 метр тирәнлектә казып тикшереп караган. Ул чакта Казансуга таба җир астыннан елга агуы ачыкланган. Шул ук вакытта әлеге елга суының минеральләшкән булуы да мәгълүм. Марсель ага сүзләренә караганда, полигон җирләрендә хәзер дә чишмәләр бар.
– Бүген Дөбьязга, иң беренче чиратта, каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру урыны түгел, ә үзәк канализация кирәк, – ди авылның элеккеге колхоз рәисе Әсхәт Низамов. – Авылда өч су башнясы бар, аларның өчесе дә – черек. Полигонга дигән акчаны әнә шул проблемаларны чишүгә тотасы иде. Ә калдыклар өчен полигон төзеп мәшәкатьләнергә кирәкми, аның өчен бер-ике "КамАЗ" машинасы сатып алу да җитә. Биектауда полигон бар. Төйибез дә шунда илтәбез, и вәссәлам!
Ник яшерәләр?
Полигонга ихтыяҗ юктан гына килеп тумаган анысы. Авылда көнкүреш калдыкларын җыеп алу – чыннан да көнүзәк проблема. Хәзерге вакытта әлеге эш белән Ирек Сафин атлы эшмәкәр шөгыльләнә, моның өчен һәр кешедән 15әр сум акча да җыеп алына икән. Тик әлеге чүпнең еш кына авыл зираты янәшәсендәге чүплек чокырыннан ары китмәгәнлегенә дә авыл халкы берничә тапкыр үзе шаһит булган. Шуңа күрә: "Без ни өчен түләргә тиеш соң?"– дип аптыраулары да гаҗәп түгел. Аннан соң чүп җыелмаганга да инде менә өч ай үтеп киткән. Сафин иптәш үзе җыелышта күренмәде.
ТРдагы Экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитария-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссиянең 2009 елда узган утырышларының берсендә элекке экология министры Әгъләм Садретдинов тиешсез урыннарда барлыкка килгән чүплекләрне бетерү өчен Биектау башкарма комитетына Дөбьяз зонасында каты көнкүреш полигоны төзү күрсәтмәсе бирә. "Кешеләрне җыеп сөйләшүче дә, әлеге проект хакында аңлатучы да булмады, нигә мондый эшне халыкка аңлатмыйча, яшереп эшлиләр?" Ризасызлык белдереп килүчеләрнең нәкъ менә әлеге сорауга анык җавап ишетәсе килде бу көнне. Әлеге сорауның үзенә төбәлгәнен аңлап алган Илсөя ханым исә: "Мин монда эшкә килгәнче дә урын эзләгәннәр. Әмма әлегә нәкъ менә монда полигон булачак дигән сүз дә, төгәл урыны да юк", – дип тынычландырырга ашыкты.
Тик аның әлеге сүзләре учакка утынны өстәде генә. Халык бит инде төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иткән, кулларында җавап документлары да бар. Аларда Торнаяз авылыннан көньяк-көнбатышка таба – 2,5, Дөбьяздан төньяк-көнбатышка таба 2,2 – 2,5 чакрым ераклыкта урнашкан җир мәйданының, Роспотребнадзор идарәсенең Биектау буенча территориаль идарәсе белән берлектә килешенеп, каты көнкүреш калдыклары полигоны өчен сайлап алынуы хакында әйтелә. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Рәшит Хөсәенов җавабында исә болай диелә: "Сәнәгать һәм көнкүреш калдыклары турында"гы 89 нчы федераль закон нигезендә чүпне җыеп ташлау – авыл җирлеге үзидарәләренә, ә калдыкларны юк итү һәм эшкәртү муниципаль район үзидарәләренә карый. Полигон җире закон кысаларында сайлап алынган. Ул торак зонадан ике чакрымнан да артыграк урында урнашкан. Шуңа күрә СанПиН кагыйдәләренә каршы килми".
– Болай булгач, төгәл урыны да юк, әлеге хакта тулысынча мәгълүматым да булмады дип алдап утырасы түгел. Полигон кадәр полигонны кеше күзеннән, шушы җирлектә яшәгән халыктан яшереп төземәкче булалар икән, бу – җинаять. Монда җитәкчебез безгә каршы барган дигән сүз! – ди Әсхәт Низамов.
Җитәкчеләр ни ди?
Җыелышның беренче мизгелләрен төшереп киткән "Татарстан – Яңа гасыр" каналы хәбәрчеләренең сюжеты: "2013 елда узачак Универсиадага хәтле Самосыр чүплеген җир белән тигезләп бетерәчәкләр. Дөбьяз полигонының да шул вакытка ачылуы көтелә", – дип төгәлләнде. Биредә, әлбәттә, җирле халыкның: "Полигон безнең авылга гына булмаячак, чүп якын-тирәдәгеләрдән, бигрәк тә Казаннан китереләчәк", – дигән фикере чагылдырылган.
Әлеге мәсьәлә уңаеннан Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллинның аңлатмасын ишетергә теләгән идек. Әмма моның өчен безгә хат язып юлларга киңәш ителде. Шулай да әлеге материал әзерләнгән вакытта Дөбьяз авылында яшәүчеләр редакция белән элемтәгә кереп, тагын бер җыелыш уздырылуы хакында хәбәр итте. Барлыгы өч йөзләп кеше җыелган. Халык арасында сораштыру үткәрелгән. 1412 кеше, мин полигон төзелешенә каршы, дип имзасын куйган. Җыелышка килгән Раил Зәйнуллин исә аларны: "Полигон төземәячәкбез", – дип тынычландырган.
– Ышанасы килә инде, өч йөз кеше алдына чыгып, шулай әйтергә җөрьәт иткән икән, алдамас дип өметләнәбез, – ди Дөбьяз халкы.
Без дә район хакимиятенең рәсми җавабын көтеп калабыз.
P.S. Район җитәкчелеге Илсөя Мөхәммәтвәлиеваны да эшеннән азат итте.
Биектау – Казан.
Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|