|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2011 Җәмгыять
"Шәрык" клубына 105 ел18 апрельдә «Шәрык» клубы яшьләре татар эстрадасының иң якты йолдызлары белән бер сәхнәдә Филармония концертлар залын шаулатачак. Әлеге чара «Шәрык» клубының башлангычында торган Габдулла Тукайның тууына – 125 ел, ә «Шәрык» клубының барлыкка килүенә 105 ел тулу уңаеннан оештырыла. Баксаң, октябрь инкыйлабыннан соң эшчәнлеге туктап торган «Шәрык» клубының яңадан торгызылуына да киләсе елга 15 ел тула икән. Түгәрәк дата уңаеннан, концерттан тыш, «Шәрык» төрле милли турлар да оештыра. Соңгы елларда әлеге клуб «Шәрык-яңарыш» кебек бушлай концерт чаралары, Ачык ишекләр көне, КВН, «Ифтар-марафон» һ.б. акцияләр уздырып, яңа буын татар яшьләрен үз тирәсендә туплаучы, даими рәвештә «Кәләпүш», «Иҗат», «Атнакич», «Остаханә» исемле проектлар булдырып, яшьләрне төрле тематик кичәләрдә үзара аралаштырып, төрле кызыклы шәхесләр белән таныштырып торучы энтузиаст яшьләр үзәге буларак танылды. Тиздән булачак тамашаны «Шәрык» әйдаманнары үз көчләре белән бушлай оештыра. Чараның төп инициаторларының берсе – «Атнакич» проектының даими алып баручысы, хәзерге татар эстрадасы вәкилләре белән ныклы элемтәләр урнаштырган кыз – Эльмира Бәйрәмова. Чараны «Шәрык» клубы тормышын җанландыруга һәрвакыт үз өлешен кертеп килүче яшь композитор Гөлгенә Кәлимуллина белән клубны үз итеп өлгергән «Яңа Гасыр» радиосы ди-джее Ришат Хаҗиев алып барачак. Юбилей кичәсенә керү билетлары берничә көн эчендә «Шәрык»ка йөрүче яшьләр һәм аларның дуслары тарафыннан алынып та беткән икән. Концертта катнашучы артистлар – барысы да диярлек «Шәрык» клубының кичәләренә килеп кунак булган һәм яшьләрнең дусларына әверелгән шәхесләр. Арада кайчандыр үзләре «Шәрык» клубы әйдаманы булып йөрүчеләр дә бар, мәсәлән, Зөлфәт Зиннуров шундыйлардан. Илназ Сафиуллин, Булат Җиһаншин, Илназ Гарипов һ.б. хәзер дә «Шәрык» яшьләре белән даими элемтәдә тора. «Шәрык» клубын элеккеге «Азатлык» татар яшьләре берлегенең дәвамчысы дип тә атарга мөмкин, чөнки бирегә Казанда һәм чит төбәкләрдә урнашкан рәсми яки формаль булмаган дистәләгән оешмада, хәрәкәтләрдә катнашучы яшьләр йөри. Бүгенге көндә эшләп килүче күпчелек милли оешмаларның лидерлары да кайчандыр «Шәрык» клубыннан үсеп чыккан яшьләр. «Шәрык» клубы 1997 елда милли битарафлык, сәясәткә аллергия таралган вакытта торгызыла. Сәбәбе – таркалган «Азатлык» хәрәкәте әгъзалары мәдәни форматтагы кичәләр оештыру юлы белән үз потенциалын саклап калырга омтыла. Клубны җанландырып җибәрүгә иң зур өлеш керткән кешеләрнең берсе – журналист һәм шоу остасы Гамил Нур була. Шул вакыттан алып хәзергәчә клуб милли җанлы татар яшьләренең җыелышып аралашу, мәдәни күңел ачу функцияләрен алга сөреп, милләткә хезмәт итә.
Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ |
Иң күп укылган
|