поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.04.2011 Шоу-бизнес

«Кадерле генә булып яшисе килгән иде»

Җырлау, сәнгатьтә кайнау, шунда янып-көеп яшәү аның эчке халәте. Әйләнгеч юллар аша булса да, язмыш аны барыбер Ходай насыйп иткән сукмакка алып чыккан. Бүген безнең сәхифәбез кунагы – Татарстанның атказанган артисты Резедә КАДЫЙРОВА. Бу көннәрдә ул 50 яшьлек гомер бәйрәмен каршылый.

– Үземне белә белгәннән бирле җырласам да, әти-әни безне һәрвакыт җитди һөнәр сайларга өндәде, – дип башлады сүзен Резедә ханым. – Артист кешенең йорты да, ире дә, тормышы да булмый, диделәр. Ул вакытларда авылларга концертлар куярга килгән мәшһүр җырчыларыбыз үзләреннән соң бер дә яхшы хатирә калдырмыйлар иде. Безгә артистлар арасыннан матур үрнәк күрсәтүче булмады. Әти-әниләр безнең дә әнә шундый булуыбызны теләмәде. 14 яшьтә Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына бухгалтерлыкка укырга китеп бардым. Ул вакытларда районның мин концерт белән йөрмәгән бер генә авылы да калмады. Техникумны тәмамлагач, бер рус авылына эшкә юллама бирделәр. Әмма мин бухгалтер булырга кызыкмадым да, теләмәдем дә, аңламадым да. Көтмәгәндә генә әнине фаҗигале төстә югалттык. Әти өйләнеп куйды, ә мин Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керергә киттем. Ул вакытта ук җырчылыкка китсәң дә була иде ул, хәтта кирәк иде. Әмма әнинең васыяте бер минутка да колактан чыкмады. Ә язмыш мине рус-татар филологиясенә алып килде.

 

– Аннан соң Сезнең эш тәҗрибәгез мәктәптә башланган.

 

– Әйе, мине 98 нче рус мәктәбенә билгеләделәр. Авыр була, диделәр. Әмма минем күңелдә һәрвакыт, син тырыш, булдырасың, бирешмә, дигән эчке тоемлау булды. Эшли-эшли, завуч итеп күтәрделәр, методист булдым. Директорлыкка да тәкъдим иткәннәр иде, анысыннан баш тарттым. Мәктәптә эшләгән елларны бик саваплы булгандыр дип уйлыйм. Аннан соң үзгәртеп кору еллары җитте, укытучыларга 3-4әр ай хезмәт хакы түләнми башлады. Ярдәм итәрдәй, таяныр кешем юк. Малайны үзем генә үстерәм. Дәресләрдән соң берничә укытучы белән авылларга чыгып китеп концертлар куя идек. Шулай итеп мин зур сәхнәгә акыл утырткан, дөнья күргән килеш чыктым. Мине инде берни белән дә алып булмый иде. Шуңа күрә сәнгатькә соңрак килүем әйбәт тә булгандыр дим.

 

– Сәхнәгә юлыгыз урау булган. Кечкенәдән үк зур сәхнәдә чирканчык алган артистлар арасында үз йөзегезне табу бик авыр булмадымы?

 

– Мин халык арасына бик тыныч, сабыр гына кереп киттем. Кешегә карап җырламыйм, кешене кабатламыйм. Минем өчен үрнәк җырчы бөтенләй юк. Ничек булдыра алам, шулай җырлыйм. Шуңа күрә, бәлки, минем җырлавым да үзенчәлеклерәктер.

 

– Сез күбесенчә лирик җырлар башкарасыз. Ә җырларда халык һәрвакыт диярлек үз язмышы чагылышын күрергә тели. Җырлар белән шәхси уй-кичерешләрегез чыннан да туры киләме?

 

– Миңа киләләр дә: «Син бу җырыңны минем турыда җырлыйсың», – диләр. Ә минем барлык җырлар да тормыштан алынган. Әлбәттә, үземнең тормышка туры килгәннәре дә бар. Гомумән, җырларым татар хатынының язмышын һәр яктан чагылдыра. Кызганыч, менә дигән җырларым радио архивларында тузан җыеп ята.

 

– «Өзгәләнмә, үзәгем» дип тә җырлыйсыз. Бала белән ялгызыгыз гына калгач, үзәк өзелгән чаклар да шактый булгандыр.

 

– «Өзгәләнмә, үзәгем» дип җырласам да, мин тормышта төшенкелеккә бирелмәдем, Зөһрә. Үзем ир-ат та, хатын-кыз да булдым. Мин холкым буенча лидер, шуңа күрә миңа бик сирәкләр генә түзә. Ирем китте, нишләрмен инде, дип, балавыз сыгып утыра торганнардан түгел мин. Иң мөһиме, Аллаһы Тәгалә ташламасын.

 

– Резедә апа, гаиләгез, улларыгыз турында да сөйләп китегез әле.

 

– Олы улым Искәндәр быел Динә исемле кыз белән гаилә корды. Бүген онык көтәм. Элек, и-и, оныклар булгач, картаям бит инде, дип уйлый идем. Хәзер, бу – тормышның тагын бер матур этабы икән бит, дип куанам. Искәндәр минем киңәшчем дә, сердәшем дә. Кече улым Идрис 5 нче класста укый. Ул концертларда да җырлый. Ә ир-атларга килгәндә, хатын-кыз буларак, мин алардан бик зур ярдәм күрдем дип әйтә алмыйм. Тормышта кадерле генә булып яшисе килгән иде, әмма төрле вакытлар булды. Тормыш нык сынады, сынауларда сынмаска Аллаһы Тәгалә көч бирде.

 

– Тормыш җилләре белән көрәшеп яшәү шулай ук җиңел түгел, әллә Сезнең бәхетегез шуннанмы?

 

– Чыннан да шулай. Көнләшүчеләр, аяк чалучылар, кара көчләр бик күп булды. Бүген дә батырырлар иде. Хәтта соңгы концертымны өзәргә теләүчеләр дә булды, әмма мин бер башка өстен калдым. Мин янмадым, алар янды. Адәм баласы бу дөньяга вакытлыча гына килгәнен уйламый шул.

 

– Шулай да гомер юлыгызда яхшы кешеләр күбрәк очрагандыр.

 

– Дөресен әйткәндә, гомер буе көрәшеп яшәдем. Хыянәт итүчеләр бик күп булды. Килеп ашны ашаучылар соңыннан башны да ашадылар. Ә минем, киресенчә, аның саен кешеләргә яхшылык кына эшлисем килә.

 

– Резедә апа, татар эстрадасы артистларга матди яктан җитеш тормышта яшәргә мөмкинлек бирәме?

 

– Юк. Хөкүмәт җитәкчеләренә үпкәм бар. Нинди генә бәйрәмнәр үткәрелми, «Кол Шәриф» мәчете төбендә нинди генә җен туйлары ясалмый, сакал-мыек баскан русларны, әллә каян чакырып китерелгән кара халык вәкилләрен күтәрәләр, зурлыйлар, ә нишләп үзебезнең Татарстан җырчыларына матди яктан ярдәм итмәскә? Башымны иеп барырга хурланам. Шуңа күрә минем соранып йөргәнем дә юк. Бар булганы үземнең хәләл көч белән табылган. Дөрес, җырчылар бик күп хәзер. Бер җыр белән шоу куеп йөрүчеләре дә байтак. Халык яраткан җырчыларны гына калдырып, «бер көнлекләрен», комачау итеп йөрмәсеннәр өчен, сызып-сызып атарга кирәк.


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»