|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2011 Могҗиза
Дәү әтинең серле үлеме«Серле дөнья» сәхифәсендә чыккан «Адаштыручы урман» исемле язмамда әниемнең кешеләрне адаштыручы җенле урманда адашуы турында язган идем. Хәтерләсәгез, ул язмамда шушы ук урманда булган тагын бер фаҗига турында язырга сүз бирдем. Бу язмамны мәрхүм дәү әтием истәлегенә багышлыйсым килә, монда язылган сүзләр аның рухына дога булып ирешсен иде. Әнием сөйләве буенча, дәү әти бик җитди, әмма шул ук вакытта телгә оста, юмор хисле кеше булган. Кызганыч, мин аны белмим, ул 1986 елда үлгән, ә мин 1987 елда тудым. Дәү әти балаларны бик яраткан, һәрвакыт өйгә үзе белән нәни сабыйларны ияртеп кайта торган булган. «Без көн саен кичен сеңлем белән клубка чыга идек. Әтинең беркайчан да без кайтмыйча йоклаганы булмады. Һәрвакыт борчылып көтеп торды. Үзенең чынлап та йокламаганын белдерү өчен ул, без өйгә кергәч, тамак кыра иде», - дип сөйли әни.
Ләкин шундый көннәрнең берсендә дәү әти әниләр клубтан кайткач тамагын да кырмый, уянмый да, ә бик каты гырлый-гырлый йоклый бирә. Бу әнигә бик сәер тоела, шулай да ул моңа артык игътибар бирми. «Әти барыбер йоклый дип, без мич каршында торган көнбагышны ашый башладык. Мич каршына килеп басуыбыз булды, арттан тәрәзәгә кемдер вак таш атты. Без борылып карыйбыз, беркем күренми. Яңадан мич алдындагы көнбагышка үреләбез, тагын таш аталар. Хәтта урамга да чыгып карадык, беркем дә юк иде. Өйгә кергәч, үзара көлешеп тә алдык, бәлки егетләр шулай шаяртадыр, дип уйладык. Ә ул җеннәр булган. Алар әтине дә саташтырып йоклатканнар. Ул безнең көлгән тавышка да уянмады бит хәтта! Икенче көнне урамга чыгып карадык, анда тәрәзәгә атылган бер таш та юк иде», - ди әни.
Икенче көнне әни сеңлесе белән Казанга китә. Ә кичкә дәү әтинең үлүе турында телеграмма килеп төшә. «Башта ышанмадык, кемдер шаярта дип уйладык. Әле генә саубуллашып киттек, матур гына безне озатып калган иде бит», - дип искә ала әни ул көнне.
Дәү әтинең үлеме, чыннан да, бик сәер була. Гырлап йоклаганның икенче көнендә үк ул бөтенләй башка кеше булып уяна. Кеше белән юньләп сөйләшми, сорауларга кирле-мырлы җавап бирә, гел каядыр ашыга. Һәм кинәт каядыр китеп югала, юкка чыга. Эзли торгач, бер абзый аның урманга таба баруын күреп калганын әйтә. Барып карасалар, дәү әти шунда. Ул агачка асылынган була. Менә шулай итеп, дәү әти биш кызын һәм яраткан тормыш иптәше — дәү әнине калдырып бакый дөньяга күчә.
«Безнең гаиләдә барысы да җитеш булды дип әйтмәс идем. Ашарга ризык булмаган чаклар да булды. Әти кырдан кайтып кермәде, гаиләне туендырырга тырышты. Хәерчелектә ул ниөчендер үзен гаепләде. Безгә бәхетле, туклы балачак бүләк итә алмавына сыкранды. Еш кына: «Асылынасы килә», дигән сүзләре дә ишетелде. Ә җеннәр асылынам дип йөргән кешене сагалап кына тора, ди. Теге төнне дә алар әтине саташтырып, үзләренә чакырды. Әтине җеннәр асты», - ди әни. Менә шундый серле һәм үкенечле үлем.
Еллар уза торды. Авыл халкы әлеге вакыйганы онытса да, дәү әни һәм аның кызлары күңелендә ул мәңгелек яра булып калды. Хәзер дәү әни янында гаиләсе белән аның төпчек кызы яши. Тормышлары, шөкер, җитеш. Өйләрен дә зураттыйлар. «Эх, әти кайтсын иде дә, шушы матур тормышыбызны күрсен иде», - ди әни.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|