|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2011 Җәмгыять
Күчмә театрның фронтовик артистларыБөек Ватан сугышыннан 1945 елда исән калган фронтовик артистлар кайтып төшә. Тилмереп көтеп алынган җиңү! Кайгыдан да шул ук вакытта, шатлыктан да бу көннәрдә күз яшьләре түгелә. Күчмә театрга сугыш кырыннан шактый гына иҗатчылар – З.Хәлиуллина, З.Туишева, Т.Кичүбаев, М.Хәмзин, Ф. Юнысов, А.Әбдрәшитов, Г.Нигъмәтуллина, С.Шәкүровлар әйләнеп кайта. Үзләренең гаризаларын алар “эшкә алыгыз” диеп кенә түгел, “фронттан кайттым, артистлык эшенә керешәм”, дип язалар. Әйтерсең лә эштән китеп тә тормаганнар. Күчмә театрга җан керә. Күпмедер вакыттан соң, фронтовикларның бер өлеше Әлмәт дәүләт театрына күчеп китсә, С.Шәкүров, Ф.Юнусов, М.Хәмзиннар биредә җиң сызганып эшкә керешәләр. Мөхәммәт Хәмзин 1952 елдан алып 1975 елга кадәр театрның директоры булып эшли. Шулай ук 1963 елда сугышчан офицер Равил ага Тумашев баш режиссер итеп билгеләнә. Ул – күренекле режиссер Кәшифә апа Тумашеваның улы. 1923 елда туган ирләрнең сугыш кырыннан бер проценты гына әйләнеп кайтса, шуларның берсе орден – медальләр таккан капитан Р.Тумашев була. Нәкъ менә шушы шәхесләргә Күчмә театрны күтәрергә, аны СССРның бөтен төбәкләрендә танытырга насыйп була. Сугышның бөтен фаҗигасен күргән фронтовиклар, тыныч тормышның кадерен белеп яшиләр, иҗат итәләр. Сәет ага Шәкүров директорлык дилбегәсен 1975 елда үз кулына ала һәм 1979 елга хәтле эшли. Шул ук вакытта күбрәк сугыш темасына кагылган хикәяләр, истәлекләр, пьесалар иҗат итә. Шуларның өчесе К.Тинчурин театрында 1986 елда “Саф күңелгә тап төшми” драмасы, 1992 елда “Сөяркә” әсәре, 1999 елда “Карт гашыйк” әсәрләре дөнья күрә. Бүгенге көндә без алар күтәргән авырлыклар, алар күрсәткән батырлыклар алдында баш иябез! Алар “туган илем, халкым!” дип яшәде. Ни кызганыч, бүген аларның күпчелеге безнең арада юк инде. Бөек Ватан сугышының быел беткәненә 66 ел тулганда Күчмә театрга бәйләнеше булган ике генә ветераныбыз исән. Аның берсе бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яшәп ятучы Зәкия апа Тумашева булса, икенчесе танылган режиссерыбыз Равил ага Тумашев. Шунысы куанычлы, 88 яшен тутырып килүче Равил абый, күз тимәсен театрыбызга килеп – китеп йөри. Без – театр коллективы аларга нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Алар эшләгән изге эшләре, иҗат эшләре алдында баш иябез! Рәхмәт сезгә! “Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел”, дигән, безнең әби – бабайлар. Бөек Җиңү көне белән сезне, хөрмәтле ветераннар!
Драматург Рәдиф СӘГЪДИ |
Иң күп укылган
|