поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.04.2011 Мәгариф

Укытучыларның хезмәт хакын арттырмакчылар

Россия Хөкүмәте төбәкләрдәге мәгарифне үстерү, шул исәптән укытучыларның хезмәт хакын күтәрү өчен, ике елга 120 миллиард сум акча бүлеп бирергә җыена. Шуның 20 миллиарды быелга исәпләнгән. Бер атна эчендә ил субъектлары кирәкле документларны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырырга тиеш.

– Дәүләтебез төбәкләр­нең мәгариф проблемаларын аңлап, аларга ярдәм итәргә булды. Гадәттә, буш­лай бирелә торган акчаларның кадере булмый. Шуңа күрә ул тик торганнан гына бирелми. Һәр тиен белем бирүнең сыйфатына юнәлдерелгән булырга тиеш, – диде кичә РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко Казанда узган илкүләм очрашуда.

 

Россиянең баш педагогы фикеренчә, акчаны нә­тиҗәсез куллану бернәрсә эшләмәүгә караганда да начаррак. Кыска гына әйткәндә, әлеге акчаларга лаек булырга һәм аның бәрабәренә тиешле белем бирү белән җавап та бирергә кирәк. Нигездә, аны укучылар саны, төбәкнең икътисадый хәленнән чыгып бирәчәкләр. Шул рә­вешле укытучыларның айлык эш хакын республиканың икътисад өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакына җиткерү күздә тотыла. Мәктәп укытучысының хезмәт хакы 30 процентка артырга мөм­кин. Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин да әйткән иде инде. Моннан тыш, төбәк бюджетларыннан педагогларның хезмәт хакларын күтәрү өчен 60 миллиард сумнан да ким булмаган акча бүлеп бирү шарт. Әмма финансларны болай бүлүдән бөтен төбәкләр дә канәгать калмаска мөмкин. "Тулаем алганда, бездә икътисад өл­кәсе үсештә. Әмма һәр тармак буенча уртача хезмәт хакын куып җитә алмаячакбыз. Моңа бернинди бюджет акчасы да җитмәячәк. Бергәләп финанслау мәсьәләсен бюджетларның мөмкинлекләреннән чыгып хәл итәргә кирәк. Алга куелган бурычларны төгәл билгеләп яңгыратсак иде", – дип үз фикерен белдерде Президент Рөстәм Миңнеханов. Димәк, бер калып бөтен төбәкләргә дә ярамый булып чыга. Президент фикеренчә, дотациядә утырганнарга акчаны күбрәк бирергә кирәк. Шулай ук мәктәпне җиһазландыру, акчаны нинди максатларга тоту исемлеге булдырмакчылар. Алайса, авыл мәктәпләре, бу акчага мини трактор яки башка нәрсә алырга ярамый, дияргә мөмкин. Шуңа күрә алдан белеп тору яхшырак.

 

Әлеге акча уку процессын түгел, ә нәтиҗәне финансларга тиеш. Мо­ның өчен укытучылардан зур эш таләп ителәчәк. Тырышып хезмәт итсәң, акчаң да арта дигән сүз бу. Бәлкем, укытучыларны фәлән кадәр акча аласың, дип кызыксындыру кирәктер. Яңа түләү системасы кертелгәннән соң канәгать калмаган укытучылар үзләре дә нәкъ шундый фикердә тора. "Акчасын түләсәләр, ярыша-ярыша эшләр идек", – ди алар. Фурсенко әйтүенчә, укыту сыйфатын билгеләүдә ата-аналарны да җәлеп итәргә кирәк. "Әгәр баласын начар укыталар икән, үз фикерен курыкмыйча әйтсен. Алайса, бездә ата-аналар укытучы, мәктәп хуҗасыннан куркып, бөтен гаепне чиновниклардан күрәләр",– ди Андрей Фурсенко.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 67-68 | 15.04.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»