поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.04.2011 Мәдәният

Бәхеткә чытырдап ябышасы килә

Чаллы Татар дәүләт драма театрында март аенда «Сигезле биюе» моңсу комедиясе (авторы – Равил Сабыр, режиссеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фаил Ибраһимов) дөнья күрде.

Сәхнә әсәре тамашачылар хозурына барып ирешсен өчен бик күпләрнең җан җылысы, маңгай тире түгелә. Әйтик, драматург, режиссер, артистлардан тыш бу спектакльгә рәссам Булат Ибраһимов һәм композитор Юрий Чаплинның да өлеше кергән. Шушы гомуми хезмәт фикерләр каршылыгы уята икән, ул инде фәлсәфәсез генә була алмый. «Сигезле биюе»ндә сюжет сызыгы да, кульминацион нокта да юк кебек. Бары тик язмышлар, язмышлар... Алар турында автор безгә «саранланып» кына сөйли, тамашачы кызыксынган сорауларга җавапларны кысып кына бирә, күп нәрсәләр икенче пәрдә барышында, финалга якынрак кына ачыклана башлый. Тамашачының каршылыклы уйлар чолганышында калуына да шул сәбәп түгел микән?

 

Шунысын да искәртик – «Сигезле биюе» Америка язучысы Теннесси Уильямс әсәренә тәкълид рәвешендә язылган. Теләсә ничек каршы төшсеннәр, ләкин мин үзем бу алымны хуплаучылар тарафдары түгелмен. Драматургиядә тәрҗемә икән – тәрҗемә, яки үзебезчә, чеп-чи татарча булсын… Равил Сабырның моңсу комедиясе Уильямс әсәреннән нәрсә белән аерыла, нинди уртаклыклар бар? Теләгән кеше «Прекрасное воскресенье для пикника» дигән пьесаның урысчага тәрҗемәсен эзләп укый ала. «Сигезле биюе» татар тамашачысына кай ягы белән якын? Спектакль булып сәхнәгә менгән икән, татар тамашачысына ни әйтергә тели? Гомумән, татар тамашачысы мондый әсәрне кабул итәргә әзерме?

 

* * *

 

Татар халкының кичке уеннарын, аулак өйләрен, яшьләрнең танышу-табышуларын гармунсыз һәм сигезле биюеннән башка күз алдына китереп булмый. Сигезле биюе – парлылыкның шартлы тамгасы, кыз белән егетнең чәчен чәчкә бәйләүче күзгә күренмәс җеп, табигатьтәге гармониянең бер чагылышы. Шушы гармония бозыла калса, кешенең бәхеткә ирешүе бик шикле.

 

25 яшьләрдәге Ләйләнең (бу рольне Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шиһапова башкара) кайчандыр өзелеп сөйгән кешесе булган. Ләкин йөрәк авыруы өрлектәй яшь егетне бакыйлыкка алып киткән. Шушы гомерлек аерылышу кызны авыруга сабыштырган, ул хәзер дарулар ярдәмендә генә көн күрә. Ләйләнең юлында «гаять чибәр, күз карашы күкрәкләрне яндыра торган» Роберт очрау да, кызның аңа баштан-аяк гашыйк булдым дип уйлавы да батып баручының саламга ябышуы кебек. Әгәр бу чын мәхәббәт икән, ул иңнәр күтәрә алмаслык кайгыны да, теләсә нинди авыруны да җиңәрлек илаһи көч булыр иде...

 

Ләйлә белән бергә фатирда торучы Сәйдә (Нурия Сәләхова) – күңеленә игелек һәм яктылык туплаган самими җан. Ул да сыңар канат, «ә ул мине күрмәде, игътибар да итмәде» дип, үзен читләтеп узган мәхәббәтне сабыр гына озатып калган карт кыз.

 

Мәрьям (Алсу Хәбетдинова) – Ләйлә кайчандыр яраткан егетнең әнисе. Тормыш сынауларыннан сыгылып төшмәслек көчне ислам диненнән тапкан, Ләйләне үз кызыдай якын күргән изге күңелле ана, япа-ялгыз калган хатын-кыз.

 

Фатирын арендага биреп торучы Зөһрәгә дә (Татарстанның атказанган артисты Гөлнәзирә Лотфуллина), Ләйләсе белән уртак тел таба алмаудан гаҗиз булган Люциягә дә (Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинова) ялгызлык юлдаш. Эля (Миләүшә Имамова) белән Гуля (Чулпан Казанлы) исә замана кызлары. Алар өчен бәхет төшенчәсе затлы фатир, кыйбатлы машина, акча белән тәңгәл. Алар каланчасыннан караганда, мәхәббәт дөнья малына гына булырга мөмкин.

 

Күпне кичергән Нурлыбәян карчыкның (Татарстанның атказанган артисты Гөлфия Фәйзерахманова) ялгызлыгында кем гаепле? Аның яшьлеген урлаган сугышмы? Абыйсын, ирен, балаларын вакытсыз алып киткән әҗәлме? Акылдан язган карчыктан читкә тайпылырга ашыккан тирәлекме?

 

* * *

 

«Сигезле биюе»ндә шәхсән минем игътибарымны Равил Сабырның нәкъ менә хатын-кыз ялгызлыгына фәлсәфи күзлектән карарга тырышуы җәлеп итте. Сигез хатын-кызны, мизгел эчендә кырыкмаса кырык төргә керә торган сигез холыкны, аларның кичерешләрен, рухи дөньясын тулысынча аңлау һәм аңлату өчен ир-ат драматургка психолог һәм, хәтта, күрәзәче булу да җитмәс төсле. Чөнки хатын-кызның үзе дә төшенеп бетә алмаган серле эчке дөньясы бар...

 

Спектакльне караганнан соң шактый каршылыклы уйлар өермәсендә калдым мин. Драматург һәм режиссер белән ризалашкан, бәхәсләшкән, кире каккан, ошаткан, кабул итә алмаган нәрсәләр шактый иде. Әйтик, яшьлеге кул изәп ераклаша барган Ләйләнең, педколледжда укыткан акыллы ханымның әле дә булса «романтика кирәк!» дип аһ итүе үзен аклый микән? Генералга кияүгә чыгарга хыялланып, ахыр чиктә солдат хатыны булырга да әзер яшькә җиткәндә... Хәер, алай дисәң, күңел дигәнең яшьне беләме? Чәчләренә көмеш бәс кунганда да хыялый мәхәббәт килер дип көтүчеләр юк дисезме?

 

Ләйлә кебек акыллы ханымның Эля, Гуля кебек дуслары булу да минем үземә гаҗәбрәк тоелды. Ләйләгә, Сәйдәне калдырып, Эля белән башка фатирга күчәр өчен икесе бер колледжда эшләү генә сәбәп була аламы? Ә бит Эля – тырышып-тырмашып замана белән бер адымда атларга маташучы, яшәү мәгънәсен кыйбатлы бутиклардан, төнге клублардан эзләүче, авызын ачса, авыллыгы күренеп торучы, әмма шуны яшеререгә маташучы бер кыз.

 

Гуля исә, «шөгылен эш дип исәпләсәң, профессиясен әдәпле кешеләр алдында атау да мөмкин булмаган» бер кызкай. «Тормыш бит ул шома кәгазьле журналлар гына түгел, дөресрәге, бөтенләй андый түгел ул тормыш» дип фикер йөрткән Ләйләнең кыйбласы бөтенләй башка. Уртак омтылышлар, уртак кыйбла булмаганда, дуслыкка урын табыламы? Хәер, финалда бу өч кызның дуслыгы шул чама гына булуы, аның беренче ныклап әйткәләшкәнгә кадәр генә дәвам итүе ачыклана.

 

Сүз уңаеннан шунысын да әйтик, Гуля ролендәге Чулпан Казанлы тагын бер мәртәбә кечкенә рольләр булмаганын исбатлады – әтисе тапкан акчаны уңга-сулга туздырып яшәгән, татарчасын абынганда гына искә төшерә торган замана кызын, андагы мәрхәмәтсезлекне, көчсезләргә кешелексез мөнәсәбәтне ышандырырлык итеп, тормыштагыча уйнап күрсәтте. Тик һәрдаим урысча яңгыраган репликалар үзебезчә, авыз тутырып әйтелсә дә, тамашачы аңламый калмас иде.

 

* * *

 

«Һәркемнең дә үз хәсрәте була торгандыр инде» дип җырларда гына җырланмый шул. Ләйлә белән Сәйдә янына кереп йөри торган акылы җуелган күрше карчык Нурлыбәян кыяфәте белән дә, кыланмышы, сөйләгән сүзе белән дә тамашачыны рәхәтләнеп көлдерде.

 

Ә бит аның тормышы тоташ югалтулардан тора. Аларны йөрәге күтәрсә дә, акылы күтәрә алмаган шул. Болар барысы да икенче пәрдәдә ачыклана. Шунысы гына кызганыч: сәхнә мөмкинлекләренең чикләнгәнлегеме (Чаллы театры сәхнәсенең коточкыч кечкенә һәм уңайсыз булуы күпләрне борчыган, ничә тапкыр кузгатып та, әле дә булса чишелмәгән проблемаларның берсе), әллә башка нәрсә комачауладымы, Нурлыбәян әбинең фаҗигасе тамашачыга тулысынча җиткерелә алмады кебек. Әби яткан бүлмәнең арткы планда булуы, геройларның сәхнә уртасына чыкмыйча шунда гына сөйләшүе әби монологының әһәмиятен шактый киметте.

 

Фаил Ибраһимов – гаять нечкә тоемлы режиссер, символлар белән эш итүенә сокланмый мөмкин түгел. Кызлар яшәгән бүлмәне ни өчен ертык-портык кара обойлар белән бизәвен дә акыл белән аңлап була – биредә беркем дә тулы бәхеткә ия түгел; гомумән, безнең бүгенге тормышыбызда әнә шундый ертык-портыклар, юып-юып та тиз генә чистартып бетерә алмаслык таплар өстенлек итә. Шулай да күңел сәхнәдән яктылык, аклык күрергә тели; тавыш-гаугадан да җитәрлек туйдык инде – кибеттә кычкыралар, автобуста кычкыралар, телевизорда, урамда… Ә бит сүзеңне ишетсеннәр дисәң, пышылдап әйтү хәерлерәк, диләр… 

 

* * *

 

Спектакльдә кызлар гына катнаша дисәк тә, исемнәре сәхнәдән төшмәгән Роберт белән Сәетне дә онытмыйк. Роберт – Ләйлә эшли торган колледжның директоры, затлы нәсел-нәсәбе булган, алдында карьера баскычлары күренеп торган ир-егет. Аның игътибарыннан, назлы  сүзләреннән кыз җиденче кат күкләрдә очып йөри, егет «мөһим сүзем бар» дигәч, көнозын телефон шылтыравын көтеп тилмерә. Телефон гына дәшми... Сәйдә исә, кулыннан килсә, дус кызын бүген үк үзенең игезәк туганы Сәет белән кавыштырыр иде!

 

Икенче якта – Эля, Гуля, Роберт кебекләр. Фани дөньяның ялтыравык бизәкләре, матди байлыгы алар өчен барсыннан да өстен, алар даирәсендә мәхәббәткә дә, дуслыкка да урын юк. Әнә бит, Ләйләнең саф хисләренә төкереп биргән Роберт банк хуҗасы кызы белән никахлаша...

 

Сигез хатын-кызның берсе дә ирләр турында уңай сүз әйтми. Ләйләнең хыялларын җимерүче Роберт – хыянәтче, кызны үз максаты өчен генә файдаланган; Зөһрә дә киявен «сволочь» ди, аның кызын ташлап, «халадисны тәмле пешерүче» башка берәүгә киткән. Мәрьямнең ире «ярар, хатын, бәйләнмәле» диюдән башканы белмәгән. Люция, «ир-ат хәсрәттән башка берни китерми», дигән катгый фикердә тора. Боларны ишеткәч, куркыныч ук булып китә!

 

* * *

 

Кыз баланың бәхете – ирдән, ди торганнар иде элегрәк. Хәтерегездәме, әбекәйләр «әйбәт кияү насыйп итсен үзеңә» дип теләк тели, ә без чырык-чырык көлешә идек? Ә бит алар иң изге теләкләрен дога итеп кабатлаган булган. Хатын-кыз бәхетле икән, димәк, дөньясы түгәрәк, үстергән балалары игелекле, пар канаты янәшәсендә дигән сүз.

 

Равил Сабыр пьесасында аерым бер кешенең бәхеткә омтылуыннан башланган сүз менә шундый фәлсәфи нәтиҗә ясарга «мәҗбүр итә». Татар халкының сигезле биюендәге парлылыкка әсәрдәге сигез ялгызлык капма-каршы куелгач, уебыз да, көебез дә үзгәреп китте түгелме? Сөекле Тукаебыз сүзләре белән әйтсәк:

 

Очырмакчы булсам былбыл күкрәгемнән,

Әллә ничек! – мыр-мыр итеп мәче чыга...

 

Чөнки дөньяның үз көе бозылган, Нурлыбәян әби әйтмешли, «Мәхәббәт тә юк хәзер, бәхет тә, моң да. Сигезле биемиләр – шуңа шулай».  

 

* * *

     

«Сигезле биюе»н карагач, бәхетнең зәңгәр офыклар артында түгел, янәшәдә икәнен аңлап, шул бәхеткә чытырдап ябышасы килеп китте...


Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА
Сәхнә
№ 4 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»