|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2011 Дин
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе исеме билгеле булдыТатарстан мөселманнарының V чираттан тыш корылтаенда алдагы 4 елга республика мөселманнарының рухи лидеры итеп Илдус хәзрәт Фәизов сайланды Бүген Татарстан мөселманнарының V чираттан тыш корылтаенда алдагы 4 елга республика мөселманнарының рухи лидеры сайланды. Ул -моңарчы ТР мөфтие вазифаларын башкарган, мөфтинең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәизов. Сайлау ачык тавыш бирү юлы белән узды. Фәизов кандидатурасын яклап 504 кеше тавыш бирде.
Съезд Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уза.
Мөфтилеккә Илдус хәзрәттән тыш, тагын ике кандидат: Казандагы “Солтан” мәчете имам-хатыйбы Камил Бикчәнтәев һәм Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Хәмит Зиннәтуллин да дәгъва иткән иде. Әлеге 3 кандидатураның барысы да ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 13 мартта узган дүртенче пленумында ачык тавыш бирү юлы белән сайлап алынган иде.
Илдус хәзрәт Фәизов 1963 елда республиканың Тәтеш районы Олы Тархан авылында туа. Шушында ук мәктәпне тәмамлап, 1982-1984 елларда совет армиясе сафларында хезмәт итә. 1989 елда Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында артист булып эшли. Театрда эшләгән чорда “Ислам кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәдә белем ала. Театрдан киткәннән соң, 1999 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә дәгъват бүлеген җитәкли, ә 2002 елдан бу вазифаны саклаган килеш, Казанның “Болгар” мәчетендә имам-хатыйб та була. 2001-2002 елларда гарәп телен һәм хәдисләрне өйрәнү буенча Катар һәм Иорданиядә кыска вакытлы курсларда стажировка уза. Илдуз хәзрәт Фәизов 2010 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары итеп сайлана. Элеккеге мөфти Госман хәзрәт Исхакый постыннан киткәннән соң, 2011 елның гыйнвареннан ул ТР мөселманнары диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы иде.
Айгөл ФӘХРЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|