поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.04.2011 Җәмгыять

Уникаль акциядә – буыннар бәйләнеше

Юрий Гагаринның космоска беренче тапкыр очуына 50 ел тулу уңаеннан 10 апрельдә, иртәнге сәгать унда Самараның Куйбышев мәйданында өлкә хөкүмәте тарафыннан оештырылган «Космос–50» акциясе узачак. Чарада Самара өлкәсе шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән 3 меңгә якын яшьләр катнашуы көтелә.

Аларның барысына да бәйрәм символикасы төшерелгән шарфлар һәм башлыклар кидерергә җыеналар. Яшьләр мәйданда «Самара космос 50» сүзләрен төзегән фигура булып басачаклар. Бу гыйбарә 300 метр югарылыктан да яхшы күренеп торырга тиеш. «Самара космос 50» сүзләрен җирне ерактан тикшерү спутнигы фотосурәткә төшереп, аны Самараның дәүләт аэрокосмос университеты каршында оештырылган спутник информациясе үзәге аша Җиргә тапшырачак. Моңардан тыш, мәйдандагы вакыйгалар вертолет бортыннан видеога төшерелеп, зур экраннардан күрсәтелеп торачак. Бу чараны «Россия 24» телеканалыннан туры эфирда да карарга була.

 

Акция «Космик рок-зарядка» дип аталган бәйрәм концерты белән тәмамланырга тиеш. Тамаша ахырында бәйрәмдә катнашучылар барысы бергә Самара авторлары иҗат иткән космосны үзләштерү тарихы турындагы җыр башкарачаклар.

 

Россия Федерациясе президенты указы буенча 2011 ел «Кешенең беренче тапкыр космоска очуына 50 ел һәм Россия космонавтикасы елы» дип игълан ителде.

 

«Космос-50» акциясе - Россиянең бер генә регионында да болай зур итеп үткәрелми. Әлеге акцияне уздыру идеясының нәкъ биредә барлыкка килүе һәм тормышка ашырылуы очраклы хәл түгел, чөнки космосны үзләштерү тарихында безнең регионның әһәмияте бик зур.

Халыкара куркынычсызлыкны контрольдә тоту, Җирнең табигать ресурсларын һәм экология шартларын тикшерү кебек мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен дөньяда булмаган космик аппаратлар да Самара җирендә ясалган, медицина һәм биология өлкәсендә тикшеренүләр алып бару өчен спутниклар да, дөньяда иң ышанычлы булып саналган «Союз» ракетасы да Самарада җитештерелә. Юрий Гагарин очкан «Восток» ракетасының беренче ике баскычы да Куйбышев шәһәрендә төзелә. 50 ел элек беренче тапкыр космоска очкан Юрий Гагаринны да нәкъ Самара җирендә каршы алганнар.

 

Әлеге акция «Восток» ракетасын төзегән, космоска беренче булып очкан Юрий Гагаринны каршы алган ата-бабаларыбызның һәм аларның эшен дәвам итүче яшь буынның бәйләнешен тасвирлый.

 

Байконурны сагыну

 

1961 елның 12 апрелендә, Красный Яр районының Ялтай авылына космоска кеше очу турындагы хәбәр килеп ирешкәндә, кечкенә Хәтирәгә 8 яшь кенә була әле. Ул елларда телевизор турында хыяллана гына башлаган халык бөтен яңалыкларны радиоалгычтан ишетеп белә иде бит әле. Менә шушы кара тәлинкәгә бер колагы белән иңгән кыз галәм киңлекләрендә очып йөрүче Гагаринны әүлия, сихри дөнья кешесе итеп күз алдына китергәндер, мөгаен. Ә шул космик корабларны ясауда үзенең дә катнашу хыялы аның башына кереп тә чыкмый әле ул вакытта.

 

Менә бит, язмыш! Кыз Куйбышевка килеп, "Прогресс" заводына эшкә урнашырга гына өлгерә һәм кияүгә чыга, озак та үтми бу яшь парны Байконур космодромына космоска оча торган ракеталарны җыярга җибәрәләр. Хәтирәнең ике ир туганы да алар белән бара: Нәдим югары квалификацияле токарь, Шамил – слесарь. Ә андыйлар биредә кирәк. Шулай итеп, дус гаиләнең яшь, матур чаклары илебезнең иң алдынгы яшьләре җыелып зур эш башкара торган шәһәрдә үтә.

 

- Байконур минем тормышта иң зур урын алып тора. - дип сөйли Хәтирә Рәшитова. - Безне барыбызны да бер максат берләштерде, туганлаштырды, яшәргә көч бирде. Дөрес, хөкүмәт безгә, казах далаларындагы Ленинск шәһәрендә яшәүче ракета төзүчеләргә, бөтен мөмкинлекләрне дә булдырырга тырыша иде. Күз алдыгызга китерегез әле: җәй башында ук кояш нурлары өтеп алган дала уртасында, мираж диярсең, ямь-яшел, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән шәһәр утыра. Сыр-Дарья елгасында берсеннән-берсе зуррак балыклар йөзеп йөри, далада җәйрәннәр чаба, ә иртән эшкә барганда агачларга урман күгәрченнәре (горлица) утырып сайрый иде. Сандугачларың бер читтә торсын! Бигрәк матур иде тавышлары... Ә самолеттан шәһәр өстенә кып-кызыл камкалар ява. Боларын инде тоташ су сибеп торган агачларны зарарлы бөҗәкләр ашамасын дип, кайдадыр махсус үрчетеп, өстебезгә яудыралар. Кайчак тәрәзә төпләребез камкалардан кып-кызыл була торган иде. Биредә минем беренче балам - кызым Римма да туды...

 

Тик тора-бара Хәтирәнең ире белән тормышы начарланып китә һәм озак та үтми алар аерым яши башлыйлар. Яшь хатын биш ел ракеталарны җыю цехында эшли, пединститутка укырга керә һәм, укытучы һөнәрен алгач, мәктәпкә күчә. Шул вакытларда ул үзенең зур мәхәббәтен – булачак ирен Рифкатьне очрата. Ул үзе Казан ягыннан булып, хәрби училище тәмамлаганнан соң ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Ә инде запаска чыккач, Байконурда ракеталар төзү инженеры булып эшли башлый.

 

- Яңа эшендә ул үзен бик бәхетле кеше итеп хис итә иде, - дип сөйли Хәтирә ханым. - Байконурда эшли башлаганының беренче көненнән ирем яшь, талантлы, иҗади коллективка кереп китте. Алар бергәләп “Буран” космик ракетасын эшләп чыгардылар һәм космоска очырдылар.

 

“Буран”ның тышы, артык җылынмасын өчен, керамик плиткалар белән төрелгән иде. Шул эшне минем иремнең кулы астында эшләгән эшчеләр башкардылар да инде. Мин гомеремдә башкача андый коллективны очратканым булмады: ниндидер бәламы, шатлыкмы - барысы бергә җыелып, бер-берсе белән аралашалар, ярдәм итешәләр иде алар.

 

Еш кына без бергә ял итәргә табигать кочагына чыга торган идек. Дөрес, казах даласына башта өйрәнергә кирәк. Җәен - кызу, кышын - салкын. Әле җиле дә бит нинди диген! Яз көне “баскунчак” - комлы буран исә башладымы, өйдән чыкма инде син. Дөрес, яхшы яклары да бар: Сыр-Дарья суы үзе салкын, үзе чиста. Яз көне дала кызыллы-сарылы тюльпаннар белән каплана. Ә көзен, җәйге кызулар сүрелгәч, дала яңадан аллы-гөлле чәчәкләргә төренә. Гаҗәеп матур була иде ул чакларда.

 

Ә казахларның кунакчыллыгын сөйләп-аңлатып бетереп булмый. Бишбармак пешерәбез дип кунакка дәшсәләр, бездәге кебек ашадың да качтың түгел инде ул. Башта, бишбармак пешерелә башлаганда, чәй эчеп сөйләшеп утыру гадәткә кергән. Пешкәч, ипләп кенә, тәмләп кенә озак итеп ашыйлар, аннан тагын бер-ике сәгать чәйләп, дөнья хәлләрен сөйләшеп утыралар. Ә инде далада машинаң ватылып басып торасың икән, туктап ярдәм иткән кеше, һичшиксез, казах булыр. Ник дисәгез, гасырлар буе далада яшәү кагыйдәсе шулай яшәргә өйрәткән.

 

1989 елда “Буран” космоска пилотсыз гына оча. Әйләнеп кайтканда төзүчеләр аны бер яктан көткән булсалар, ул икенче яктан салмак кына килеп куна. Инженерлар үзләре дә хәйран калалар: Буранның компьютер программасы җил алмашынуын исәпкә алып, икенче яктан килеп кунуны кулай тапкан икән!

 

Менә без шушы көннәрдә Гагаринның космоска очуына 50 ел тулу тантанасын бәйрәм итәбез. Ә Хәтирә ханым белән Рифкать әфәнде Байконурда аның утыз еллык тантанасында булганнар:

 

- Башта һавада СУ самолеты очып, югары пилотаж күрсәтте безгә. Бераздан офык ягыннан каты гүләү ишетелде һәм куркыныч тавыш белән безгә якынлаша башлады. Бераздан өстенә “Буран” космик корабын куеп, дөньядагы иң зур самолет “Мрия” килеп чыкты. Шушы ике катлы зур очкыч үкереп өстеңә килә башласын әле! Үзебез корган техникадан куркып эскәмия астына кереп китәрдәй булдым. Ә халык шатлыгын кая куярга белми иде.

 

Кызганыч, бу безнең соңгы зур шатлыгыбыз булгандыр. Тиздән илдә үзгәртеп кору җилләре исә башлады. Ә алар “баскунчактан” куркынычрак булып чыктылар. Шәһәрне ныклап карамый башлагач, агачлар кипте, урамнар бушап, комга күмелде. Без дә балалар белән Самарага кайтып урнаштык. Рифкать озак та тормады, вафат булды. Кече улым Ринат институтын тәмамлаганнан соң армиядә хезмәт итә, кызым Римма Туланың бер предприятиесендә инженер булып эшли. Ә мин, язлар башланганда, Байконурның аллы-гөлле далаларын сагынып яшим. Шунда калды бит безнең ялкынлы яшьлек елларыбыз...

 

12 апрель самаралылар өчен аеруча зур бәйрәм. Космос таңында Куйбышев шәһәрендә яшәгән һәм эшләгән кешеләрнең зур өлеше космик кораблар төзү белән шөгыльләнә иде бит. Гагарин очкан “Восток” та, тиңе булмаган “Буран” да самаралылыр кулы белән эшләп чыгарылды. Хәзерге яшьләргә дә космосны үзләштерү офыклары ачыла башлады. Алар инде Хәтирә һәм Рифкать Рәшитовлар кебек кулларына чүкеч һәм борау тотып түгел, ә яңа инновацион технологияләр белән коралланып, киләчәкккә атларлар һәм илебезнең абруен, көчен күрсәтеп, Марста да, Байконурдагы кебек, алмагачлар үстерерләр әле!

 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

 

 

Рифкать РӘШИТОВ (уртада). Арткы планда Мрия самолеты өстендә "Буран" космик корабы.

 

…Без Гагарин белән футбол да уйнадык әле

 

Безнең Сызран шәһәрендә танылган шәхесләрнең берсе - отставкадагы авиация полковнигы, “Туган тел” татар милли-мәдәни үзәге рәисе Галиулла Габдулла улы Габдрәшитов белән очрашуым кешенең беренче тапкыр космоска очу вакыйгасына 50 ел тулу уңаеннан булды. Уйлап карасаң, Сызранда Гагаринны күрүчеләр саны күп дип әйтеп булмый. Ә инде аның белән аралашып, сөйләшеп утыручылар бөтенләй юк диярлек.

 

Галиулла Гәбдрәшитович бик кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты һәм сүзебез космос кысаларыннан бераз читкә дә тайпылды бугай. Кыска гына вакыт эчендә минем күз алдымнан, кинохроника кадрлары кебек, кеше тормышының аерым баскычлары узып китте кебек.

 

Пермь өлкәсенең ерак бер авылындагы гади бер гаиләдә туа ул. Әтисе сугышта һәлак була, ә әнисе, Галиулладан башка тагын өч кызын кочаклап, тол кала. Әнисе улын бигрәк тә нык жәлли торган була: алты гына яшь бит әле үзенә, ә инде башка дуслары кебек урамда чабып йөрмичә, үз теләге буенча мәктәпкә укырга киткән. Бик укыйсы килә шул аның!

 

- Улым, нәрсә соң һаман китап тотып утырасың? Сакла үзеңне, күзеңне бетермә! - дип әйткән чаклары да аз булмый ананың. Үзе төннәр буе йокламыйча, һаман малае турында уйлана...

 

Әйе, тикмәгә генә аңа Галиулла дип исем кушмаганнар, күрәсең. Гарәпчәдән “Алланың бөек углы” дип тәрҗемә ителгән бу исем күпне таләп итә шул. "Мин башкалардан яхшы якларым белән аерылып торырга тиеш", дип фикер йөрткән Галиулла тагын да тырышыбрак укый башлый. Аллаһы Тәгалә дә аны үз ярдәменнән калдырмаган: сиздермичә генә тормышының юнәлешен күрсәтеп, җитәкләп барган диярсең.

 

Менә Галиулла җиде классны Мактау грамотасы белән тәмамлап, Пермьга, укуын дәвам итәргә, китеп бара. Хәзер кайберәүләр аңардан: “Сез балачактан очучы булырга хыяллангансыздыр инде?”- дип сорыйлар. Моңа каршы ул елмая гына. Ерак 1947нче елда аның һавада очу турында түгел, ә ничек тә ачлыктан үлмәс өчен тырмашуын хәзерге балалар аңлый аламы соң? Шуңа күрә укырга да ул стипендияне күбрәк түләгән урынга - хәрби-механик техникумга барып керә. Дөрес, авыл малае урысча бер генә сүз дә белми. Әле ярый укытучылар, аның тырышлыгын күреп, түземле булалар, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Берничә айдан соң Пермьда Тау (горный) техникумы ачылгач, Галиулла шунда күчеп укый башлый, ә тәмамлагач, Карагандага эшкә китеп бара.

 

Менә инде Галиуллага 17 яшь тә тулган. Ул бигрәк тә җитди кеше инде. Моны күргән шахта җитәкчелеге дә аны эшкә гади шахтер итеп түгел, ә мастер итеп алалар. Егетнең карамагында иллеләп кеше - барысы да диярлек элеккеге бандеровчылар да, власовчылар... Бу чая, усал кешеләр үзләрен җир тишегеннән ары беркая да җибәрмәячәкләрен яхшы аңлап, нәрсә теләсәләр - шуны кыланалар. Ә Гәбдрәшитов яшь кенә булса да, таләпчән җитәкче. Ул элеккеге сатлык җаннарны план үтәргә дә, куркынычсызлык техникасына буйсынырга да мәҗбүр итә. Ә берсе, теләмичә, “Мин сине суям”, - дип тә куркыта. Могҗиза аркасында гына Гәбдрәшитовның аркасына пычак кадалмый кала.

 

Шулай ике ел гомер үтеп китә. Егетне военкоматка чакырып алалар һәм кулына Чкалов шәһәрендәге (хәзерге Оренбург) штурманнар училищесына укырга керергә юллама тоттыралар. Галиулла моңа шатланып риза була һәм, һәрвакыттагыча, башлаган эшен җиренә җиткереп үти башлый - гел бишле билгеләренә генә укый, класс бүлегенең старшинасы итеп билгеләнә. Ә укуын тәмамлагач аны шушында ук инструктор итеп калдыралар.

 

- Шул вакыттан бирле мин “мәңгелек укытучы” булып киттем дә инде, - дип елмая хәзер Галиулла Габдуллович.

 

Сөйгән ярын да яшь лейтенант Оренбургтан табып ала. Әле дә менә дигән иттереп яшиләр алар: хатыны Нурия апа турында Галиулла абый тик назлы сүзләр белән генә сөйли.

 

Галиулла абыйның истәлек-хатирәләрен тыңлап утырганда аның кычкырып сөйләшкән, гайрәтләнеп ачуланган вакытын һич тә күз алдыма китерә алмадым. Тик йомшак, түземле, сабыр кеше итеп кенә күрәм мин аны. Ә мондый сабырлык аңа яшь чакларында бик тә кирәк булгандыр, дип уйлыйм.

 

Галиуллага Мәскәүгә барып, академиядә укуын дәвам итәргә тәкъдим итәләр. Габдрәшитов моңа да шатланып риза була. Мәскәүгә имтихан бирергә килгәч ул салкын тидереп, бик каты авырый башлый һәм Авиациянең үзәк фәнни-тикшеренү госпиталенә (ЦНИАГ) эләгә. Табиблар аңардан яшереп-батырып тормыйлар: "Бөерләрең бик тә начарланган, үлеп китүең дә ихтимал. Ә очу турында инде хыялланма да!" - диләр.

 

Айлар буе дәвам иткән дәвалау вакытында Галиулла үзен ныгытып куя: табиблар кушканның барысын да үтәргә, ачы хәсрәткә, төшенкелеккә бирелмәскә! Тик терелү генә була аның максаты. Ә бераз хәл керә башлагач Галиулла тота да, табибларны алдалый. Күрше койкада яткан палатадашының анализларын илтеп тапшыра, һәм аны исәнләнгән дип белеп, үзе укыган полкка яңадан кайтаралар. Дөрес, Галиуллага госпитальга барып, тагын бер тапкыр анализларын тапшырырга туры килә. Кем әйтмешли, бәхетсезлек булмаса, бәхет тә тәтемәс иде. Шунда бармаган булса, Гәбдерәшитов Гагарин белән танышмаган булыр иде. Ә моңардан да зур бәхет булырга да мөмкин түгел бит!

 

Җир шарының беренче космонавтын госпитальгә 1961 елның 14 апрелендә китереп яткыралар. Космоска очканнан соң табиблар аны яхшылап тикшерергә тиеш булалар. Ә анализлар бирүдән бушаган арада Гагарин, гади очучы кебек, барысы белән дә аралаша, сөйләшә, аллеялар буйлап йөри, волейбол уйный. Галиулла Габдрәшитов белән Юрий Гагарин арасында аеруча җылы мөнәсәбәтләр урнаша. Алар бит икесе дә гади гаиләдән чыккан кешеләр. Берсе - корыч коючы, икенчесе - шахтер, икесе дә Оренбурда укыганнар, спорт белән шөгыльләнгәннәр, шул як кызларына өйләнгәннәр... Онытылмаслык шул ун көн хатирәсе буларак Галиуллада Гагарин кулы белән “Гене Габдрашитову. Гагарин. 20.04.61г.” Дигән истәлекле сүзләр язылган китап, госпитальдә дәваланучылар бергәләшеп төшкән фотосурәт һәм гомерлеккә күңелгә уелган Гагарин елмаюы калган.

 

Ә академияне Гәбдрәшитов, җиде елга кичектереп булса да, тәмамлый. Ул анда читтән торып, гел бишле билгеләренә генә укый. Факультет җитәкчесе генерал лейтенант Г.С. Концевой аны академиянең тагын илле иң яхшы укучысы белән бергә Кремльгә алып бара. Кабул итү вакытында анда ватаныбыз авиациясенең легендалары - маршал П.С. Кутахов, Советлар Союзы Герое исеменә өч тапкыр лаек булган очучы А.И. Покрышкин һәм тагын бик бик күп танылган шәхесләр була. Майор Гәбдрәшитов белән бергә Грановитый палатада корылган өстәлләр артында Сызран вертолет училищесының булачак җитәкчесе Алексей Архип улы Дидык та утыра.

 

...Академияне тәмамлап кайткан егетнең язмышы тагын бер кискен борылыш ясый һәм Гәбдрәшитовны, укыту тәҗрибәсе булмаса да, Сызран Вертолет һәм авиация училищесына укытучы итеп билгелиләр. Аңа тагын башкаларга һәм, беренче чиратта, үзенә бу ышанычны акларга туры килә. Ул әле тагын күп еллар курсантлары белән беррәттән үзенең дә белемен үстерү өстендә эшли.

 

Шулай итеп безнең якташыбыз полковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә һәм запаска чыга. Ял итәргә бит инде рәхәтләнеп! Юк. Тынгысыз бу җан Сызранда татар милли җәмгыятен булдырырга, үз милләтенең абруен күтәрергә алына. Галиулла Габдуллович мәдрәсәләрдә укымаса да, менә инде 20 ел Сызранның “Туган тел” татар оешмасын җитәкләп килә, ә атнасына ике тапкыр Балаларның иҗат йортында теләгән һәр кешене татар теленә һәм гарәп графикасына өйрәтә.

 

Галиулла аганың улы да, әтисе кебек үк, вертолетчы, оныгы - офицер, Чита шәһәрендә хезмәт итә. Димәк, Гәбдрәшитовларның хәрби династиясе дәвам итә. Юрий Гагаринның космоска очуына 50 ел тулган бу бәйрәм көннәрендә Галиулла Габдрәшитов шушы бөек шәхес белән бергә үткәргән мизгелләрне тагын бер кабат искә алып, гаҗәеп шатлык хисләре кичерә. Әйе, тормыш аңа шундый гаҗәеп кеше белән очрашу бүләк иткән. Бу үзе бер бәхет түгелмени?

 

Елена ЛЕНКОВА.

 

 

Юрий ГАГАРИН (беренче рәттә - бишенче) госпитальдә дәваланучылар арасында. Икенче рәттә сулдан бишенче – Галиулла ГӘБДРӘШИТОВ;

 

 

Юрий ГАГАРИН автографы белән китап.

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»