поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.04.2011 Җәмгыять

"Кыстыбый базары" серләре

Татарстанда Мамадышның "Кыстыбый базары"н бел­мәгән кеше юктыр. Аның рәсми атамасы – "Сайкичү". Чаллы–Казан юлында һәр автобус диярлек һәм күп кенә автомобильләр шунда туктап, сәфәр кылучылар тамак ялгап ала. Дөрес, кайбер юлчылар, чирканып, кыйммәтсенеп яки куркып, әйбер алудан баш тарта. Андагы нигъмәтләр чыннан да ашарлыкмы соң? Ризыкларны нәрсәдән, ничек пешерәләр? Сатучыларның табышлары нинди? Чәй тәкъдим итеп торучы бу апаларга карап, күпләрдә әнә шундый сораулар туадыр, мөгаен.

Аларга җавапларны журналистыбыз Гөлгенә ШИҺАПОВА белә, чөнки ул үзе – әлеге базарны 1990 елларда эшләтеп җибәргән Түбән Яке авылы кызы. "ВТ" укучыларына ул "Кыстыбый базары"ның юлчыларга күренмәгән якларын ачып бирә.

 

Даими клиентка – ташлама

 

Ял алып авылга кайттым. Әни мәш килеп базарга әзерләнеп йөри. Кичтән гөбәдия, балан, алма бәлеше, эремчек, өрек, кара җи­меш пирогы, йомырка белән суган бөккәне, "медовый" дип атал­ган торт пешердек. Иртән пешерәсе манты, кыстыбый, өчпочмак өчен бәрәңге әрчеп, ит турап куйдык. Суган чистарттык. Ятар алдыннан гына әни камыр куеп калдырды. Иртәнге дүрттә башта өчпочмаклар әзерләдем дә пешерергә куйдым. Ике табага унбиш өчпочмак сыйды. Аннан соң манты ясадым. Монысы да 15тән артмасын ди сеңлем. Ә мин күп иттем әле, үзебезгә калыр. Иң соңыннан куелган камырны җәеп эченә пешкән бәрәңге салып "якечә" кыстыбый пешердем. Вакытның узганын да сизмәдем, сеңлемне уятырга вакыт җиткән. Капка төбенә базарга йөртүче "таксист" килеп тә туктаган инде. Авылдан 1 чакрым ераклыктагы базарга 150 сумга йөртәләр. (Моңа алып менеп кую һәм килеп алу керә). Үз машинаң булмаганда, трассага чыгып менеп булмый шул. Һәр ризыкның үз урыны: пироглар, бәлешләр, тортлар тартмаларда, кайнар ризыклар җылы саклаучы термоста. Самовар кайнатыр өчен суны да авылдан алып ки­ләсе.

 

"Сайкичү"гә килгәндә караңгы иде әле. Үз урыныбызны тәр­­типкә китерә башладык. Самовар куеп җибәрдек. Әкренләп күрше апалар да килә башлады. Сатасы да килә бит, тик килүчесе генә юк. Алдан ук сдачага дип вак акча да әзерләп куйган идем. Әнә бер кеше күренә. Сеңлем: "Абый җаным, кил әле! Әйдә, чәй эчәсеңме, кофемы? Нәрсә ашыйсың? Кыстыбыймы, өчпочмакмы?"– дип мең сорау яудырды. Абый кофе белән кыстыбыйда тукталды. Яктыра башлагач сатучылар да, алучылар да күбәйде. Безгә дә әйбәт кенә акча керә башлады. Өчпочмак, мантының берсе 25-30 сум торса, кыстыбый 20-25 сумга китә. Мондагы апалар үз "клиент"ларына арзанрак бәядән саталар. Алар белән сатулашсаң, бәяне 10-15 сумга төшерү кыен түгел. Без бер сәгать дигәндә 5 өчпочмак, 7 манты, 6 кыстыбый саттык. Эчкә бераз гына "җылы" йөгерде. Әле бит чәй белән кофе да күп сатылды.

 

Гөбәдияне тулысы белән 200 сумга алып киттеләр. 650 сум акча эшләдек тә инде. Күрше апаның бүген "бизнесы" гөрләп бара. Кыстыбыен сатып та бетерде. Без дә мантыны бетердек. Аннан соң бер-беребезнекен сатыша башладык. Безнең иртәнге 6да башланган смена көндезге икенче яртыда беткәч (икенче смена кичке тугызларга хәтле була, базар хуҗалары шулай билгеләгән), 1350 сумлык саткан идек.

 

Әле урын өчен түләмәгән. Сату әйбәт үтә торган җирдә урын хакы бер төрле, авыр барган урында – икенче. Уртача 70 сумга төшә, ди сатучылар.

 

Түбән Якене базар яшәтә

 

1991 елда Чаллы – Казан юлындагы "кыстыбый базарына" нигез салучы Мамадыш районы Түбән Яке авылыннан Хәтирә апа Мулләхмәтова булган. "Элек биредә уймак уены уйнадылар. Ике уймак куялар да, кайсында акча икәнен белгән кеше ота торган иде. Марсель дигән малаем укырга кергәч, акча җиткезә алмый башладым. Ул елны бәрәңгебез күп булды, алты фляга кыяр да тозлап куйган идем. Юлчыларның ашыйсы килә торгандыр, дип бәрәңге пешердем дә янына тозлы кыяр куеп сатып карадым. Аннан соң авылдашларым Мәү­җидә белән Мөсәвәрә кыстыбый пешереп сата башладылар", – дип искә ала ул тарихи вакыйганы.

 

Хәер, ул вакытларны хәзергесе белән чагыштырып булмый инде. Өлкән яшьтәгеләр хәтерлидер әле: узып баручы машина туктауга, һәр ишегенә дүртәр кеше йөгереп килеп, үз ризыгын тәкъдим итә торган иде. Сумкага салып, чәй, кофе да сатып йөрүчеләр булды. Мәктәп укучысы булсак та, без дә йорт саласы булгач, әни пешергән өчпочмакларны күтәреп ,"Сайкичү"гә килә торган идек. Авылда яшәүчеләр өчен бу базар – төп акча эшләү урыны, тормыш чыганагы. Әгәр дә ул булмаса, Якедә бүген кемнәр генә калыр иде икән?

 

Әйе, базарда сату – бик авыр хезмәт. Әйе, төннәрен рәтләп йоклый алмыйлар. Әйе, көнозын, нинди һава торышы булуга карамастан, барыбер сатарга чыгалар. Әйе, өйгә кайткач, тагын күпме эше, мал-туары көтеп тора. Тик мондагы халык эш юклыкка, авыл бетүгә зарланып, хөкүмәтне сүгеп түгел, ә "Тырыш суда батмас" дигән кагыйдә буенча яшәүне өстенрәк күрә. "Шушы базарда кыстыбый сатып йорт җиткездек",– ди авылдашым Хәтирә апа. Аның кебекләр күп. Кемдер яңа машина ала, кемдер йорт-җирен карый, кемдер баласын түләп укыта.

 

Сатучылар, урамда очрашкач та, һаман гел базар турында гына сөйләшә. Авылдагы кешенең пенсионеры булмаса, акчага тилмергәне беркемгә дә сер түгел. Андыйлар йә мал асрап сата, йә инде тәвәккәлләп базарга юл ала. Бирегә Мамадыш районының төрле авылларыннан килеп саталар. Хәтта Балык Бистәсе авылларыннан, Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән килүчеләр дә бар. Биредәге халык кышларын камыр ризыклары сатса, җәен табигать биргән нигъ­мәтләр хисабына сәүдә гөрли башлый: каен, җир, кура җиләкләре, мәтрүшкә, каен себеркесе, чикләвек, гөмбә – җаның ни тели, сайлап кына аласы. Ә пешкән ризыкларга килгәндә, биредә туй табыны нигъмәтләре.

 

Көндәшләр күбәйде

 

Бирегә йөрүчеләр үз кирәк-ярагын күпләп сату базарларыннан ала икән. Онның капчыгын – 900 сумга, шикәр комын – 1500 сумга, көнбагыш маен тартма белән арзанрак бәядән алалар. Кайбер кеше үзе үстергән мал итен кулланса, күбесе әзер фарш­лар алып пешерә. Болай эшлә­гәндә арзанракка төшә икән. Быел бәрәңгене дә сатып алганнар. Ярминкәдән 30 сумга хәс­тәрләгән булсалар да, бик кирәктә 35-40 сумга да алырга туры килгәли. Суган да күп кирәк бит әле. Аны капчыгы белән очсыз бәядән алып куялар. Хәер, хәзер биредәге сатучыларга эшмәкәрләр дә арзаннан әйбер ташый башлаган. Бар кирәк-яракны сатып алгач, базарда сатуның файдасы бармы? Файдасы булмаса, монда эшләмәсләр иде. Әмма кемнән генә сорасаң да, көнлек табышның суммасын әйтми. Көненә уртача 1000 сумнан да ким чыкмый, дигән фикерне ишетергә туры килде. Аннан соң биредәгеләр ризыкны берсеннән-берсе уздырып тәмле итеп пешерергә тырыша. Тәмле ризыкка чират торалар. Камырлы ризыкны ашарга куркып торырга кирәкми. (Балык сыйфаты турында бер сүз дә әйтә алмыйм). "Базар сумкасы"ннан артканы сатучыларның өйлә­ренә кайтып ашала. Санэпид­күзәтү үткә­рүчеләр дә тикшереп йөри.

 

"Казан – Чаллы трассасында ике яклы юл төзи башлагач, базар бетә икән",– дип сатучылар аптырашта калган. "Сайкичү" базары җитәкчесе Равил Гафиятуллин сүзләренә караганда, борчылырга урын юк. "Юл төзегәндә, бераз гына кыенлыклар булыр инде ул. Әмма ябылмаячак. 2000 елдан әлеге җирне арендага алдык. Биредә тирә-як авыллардан, күрше шәһәр­ләрдән килеп, 100дән артык кеше эшли. Безнең базар 1991 елларда бердәнбер булса, хәзер юл буенда төрле чәй­ханәләр күбәйде, көндәшләребез артты. Ул еллар белән чагыштырганда халыкка акча эшләү авырлашты. Әмма күпме гаиләгә көн саен диярлек азмы-күпме акча кереп тора. Кайбер авыллар бары тик шушы базар хисабына гына көн күрә. Базар житәкчелеге районда узган бәйрәмнәрдә иганәчелек күр­сәтә. Ятим балаларга да ярдәм итәргә тырышабыз. Биредә эшләүчеләр медицина күзәтүе үтеп торалар. Күбесе районда шәхси эшмәкәр булып теркәл­гән", – ди ул.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 62-63 | 08.04.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»