поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.04.2011 Мәдәният

Юбилейга тәһарәтләнү

Кабалана-кабалана Тукайның туган көненә әзерләнәбез. Ел саен шундый хәл. Санаулы көннәр генә калгач, музейдагы экспозицияләрне рәткә кертә башлыйбыз, әдипнең һәйкәле тирәсендәге чүпләрне җыябыз, кемнәрдер ниндидер билге өчен генә ялкынлы чыгышлар әзерләгән була.

Тагын өлгермибез. Гадәттә, юбилей алдыннан әйтелә торган дежур сүзләр. Биш ел элек Г. Тукай исемендәге музей директоры Рәмис Әймәткә бер җитәкче, шагыйрьнең 120 еллыгы 125 еллыкка әзерлек ул, дип җавап биргән әнә. Биш ел үткән саен мөнбәрдән сөйләгән сүзләр стенага борчак сибүдән узмый. Ә бит юбилейга Тукай музее әллә нинди конкурслар оештырып, шагыйрьгә экспозиция, интерактив бүл­мәләр, ишегалдында Тукай бакчасы төзергә хыялланган иде. Аларның да канатын сындырдылар. Гадәттәгечә, акча юк. Инде дистә еллар нафталин исен үзенә сеңдергән бүлмә­ләрне җилләндереп аласы килә. Һаман бер балык башы. Бер үк сүз, бер үк экспозиция. Соңгы елларда коммуналь хезмәт­ләргә каян акча табарга дип аптыраган музейларның әкрен­ләп ябыла баруына да кү­негеп беттек бугай инде. Әмма татарның мәшһүр улына җир тишегеннән булса да акча табарга, аны күз карасы кебек сакларга кирәк безгә.

 

Тукайга мөнәсәбәт турында сөйләшкәндә галим-голәмәләрнең фикере бигрәк тә гаҗәпләндерә. Кайвакыт алар чит планетадан килгән кешеләрне хәтерләтә. Бервакыт Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты җитәкчесенең: "Тукай томлыкларын эшләргә кеше юк", – дигән чыгышы хәтергә уелып калды. Бу безнең җитәкчеләрнең сүзе инде. Бар эшеңне, гыйльми хезмәтләреңне читкә куеп, Тукай томлыкларын эшлисе урынга, алардан әнә шундый тузга язмаган фикер­ләр ишетергә туры килә. Дис­тәләгән-дистәләгән штатларда утырган галимнәрнең Тукай иҗатын өйрә­нергә вакытлары юк икән шул. Алар баштанаяк фәнни эшкә чумган.

 

Татарстан китап нәш­риятында урак өсте икән. Ашыга-ашыга Тукай томлыкларын чыгару белән мәшгульләр. Юбилейга санаулы көннәр генә калды. Әле китап басылып чыкмаган. Өлгерергә ки­рәк, диләр. Тагын кабалану. Алты том булып чыгасы җыентыкның юбилейга ике томлыгын бастырырга исәпләп торалар. Быелгы юбилейны 130 еллыкка әзерлек дип уйласак, калган томлыкларны чыгару киләсе бишьеллыкка кала булып чыга.

 

Ике җыентыкка да Тукайның шигырьләре тупланган. Яңа шигырьләре дә кергән. Күрәсең, институт хезмәткәрләренә шагыйрьнең юбилеен искә төшереп киткәннәрдер. Менә хик­мәт, җәһәт кенә Тукайны эшләүче галимнәр дә табылып куйган.

 

Хуш, ел саен әдәбият әһелләре арасында ыгы-зыгы куптарган Тукай премиясенә дә килеп җиттек. Монда инде Тукайга мөнәсәбәт бөтенләй югала. Соңгы елларда бу биг­рәк тә үзен сиздерә. Шагыйрьнең бөеклеге онытылып, дан-шөһрәт, матди мөмкинлекләр кызыксындырган каләм әһелләре өчен оят була башлый. Бервакыт редакциягә танылган язучы шалтырата: "Сезнең газета бу язучыны Тукай бүләгенә тәкъдим иткән, ә ул бит минем көн­дәшем. Әгәр аны лауреат дип танысалар, мине исем­лектән төшереп калдырачаклар. Алыгыз инде аны кандидатлар исемлегеннән", – димәсенме. Бер мәлгә телефон трубкасын тоткан килеш сүз эндәшә алмыйча катып калдым. Менә сиңа мә! "Хәзер бит Тукай премиясенә теләсә кем үзен тәкъдим итә. Бернинди чикләүләр юк, һәркемгә ирек", – дип кенә җавап кайтара алдым.

 

Шулкадәр тар күңелле булып беттекмени соң без? Әллә язучылар үзлә­ре­нең зыялылыкларын жуя башладымы? Аңламассың. Тукай премиясенә кандидатлар тәкъдим итү­гә, күп­ләрнең чын йөз­ләре ачыла башлый. Хәтта үзара дус булып йөрүче язучылар да бер-берсен таптап, изеп китәргә әзер. "Ул да булдымы Тукай премиясе лауреаты, аның җүнле әсәр язганы да юк бит", – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.

 

Бакыйлыкка күчкән Мөдәррис Әгъләм, Зөл­фәт, Роберт Әхмәтҗанов кебек әдипләребезгә берәү дә тел-теш тидерә алмый. Алар чын мәгънәсендә халыкныкы иде. Роберт абый белән соңгы очрашу бүгенгедәй истә әле. "Үз хәлемне үзем генә беләм, соңгы шигырьләрем булыр, мөгаен, – дип кулъязма китергән иде бит. – Укучыларыма әйтер сүзләрем бар. Соңламасак иде..." Чыннан да Роберт абыйның соңгы шигъри тәл­гәшләре иде бу. "Зинһар, эшеңне бүлдерәм инде, тыңлап карале", – дип итагатьле генә рөхсәт сорап, бүлмә буйлап йөри-йөри шигырьләрен укырга кереште. Минем күзләрем яшьләнде хәтта. Соңламасак иде, дигән сүзләре соңгы васыять кебек колагымда әле дә чыңлап тора. Шөкер, соңламадык. Ул үзенең шигырьләрен кү­рергә өлгерде. Әйе, Роберт абый кебекләр артык гади дә һәм шул ук вакытта иҗатлары белән бөек шәхесләр иде.

 

Соңгы елларда Тукай премиясе ваклана башлады шул. Ниндидер вазыйфалар биләгәннәр премия дәгъвалый. Иҗатыңның сайлыгын тоеп, үзеңне бөек шагыйрь дәрә­җәсендә күрү оят түгелме икән? Газетага әнә шундый фикерләр белән мөрә­җәгать итүчеләр бар. Алар­га ничек җавап бирергә? Әдәбият әһелләренең бөтен хыялы – берсен-берсе уздырып, шул премияне алып калу, дип әйтергәме?

 

Әгәр Тукай премиясенә лаеклы әдипләребез юк икән, нигә ел саен көчәнеп, аларны эзләргә тырышабыз? Бәлки өч елга бер тапкыр гына андый лаеклы шәхесне билгеләргәдер? Кемдер Тукай премиясенә үзен тәкъдим итү өчен том-том китаплар, җыентыклар чыгара. Ә иҗат томнар саны белән түгел, Тукай бөеклеге белән үлчәнә ләбаса. Кандидатларда бүген юбилей кайгысы түгел әле, алар түземсезлек белән комиссия утырышын көтә. Тукайның 125 еллыгы уңаен­нан премия лауреатлары, гадәттәгедән аермалы буларак, күп булуы ихтимал.

 

Гадәттә, юбилей алдыннан чистарынасың, төзәнәсең, тәти күлмәк киясең. Бөек шәхеснең туган көнендә бәйрәм төсмере чагылмый әле. Кызганыч, юбилей алдыннан тәһарәтләнүебез Тукай рухына туры килми. Әллә тәртибен, йоласын белеп бетермибез инде?!


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 62-63 | 08.04.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»