поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.04.2011 Җәмгыять

Хуҗа Насретдин ишәге хәлендә

Эштә күрше бүлмәгә кердем. Телефоннан чылтыратырга. Трубканы алсам – сөйләшәләр. Телефоннар параллель анда, ике бүлмәгә бер линия. Безнең телефонны исә бөтенләй өзеп куйдылар. Түләүләрне киметү йөзеннән. Бигрәк күп шул хәзер түләүләр. Ә бит совет чорында һәм акчасызлык үзәккә үткән үзгәртеп кору елларында да телефоннар һәр эш бүлмәсендә бар иде. Нихәл итмәк кирәк, хәзер ил күләмендә барлык чыгымнарны кыскарту, минимальләштерү сәясәте үткәрелә. Һәр тиен исәптә булырга тиеш диләр. Шунысы сәер, гади халык тиеннәрен санап азапланган арада илдә миллиардерлар күбәя бара.

Һәр яңа ел бәяләр арту белән генә түгел, эштән кыскартулар белән дә куркыта. Ярый әле безнең җитәкчебез төп коллективны саклап кала алды, хезмәткәрләр саны эшләүче пенсионерларны чын-чынлап лаеклы ялга җибәрү хисабына киметелде. «Өстәгеләр»нең кушуы буенча, әйтик, бер бүлектә дүрт белгеч урынына икәү генә калды. Ягъни, дүрт кеше вазыйфасын ике кеше «тартырга» тиеш. Югыйсә, адәм баласы җансыз робот түгел: арый да ул, көн азагына эш сәләте дә кими, чирләп тә китәргә мөмкин. Берсе чираттагы ялга чыкса, барлык эш бер кеше җилкәсенә кала дигән сүз. Бу очракта белгечләрнең бер-берсен алыштыра алуы, ягъни башка бүлек хезмәткәрләренең ярдәме кирәк булачак. Минемчә, совет чорында штат расписаниеләре барлык яктан уйланып, кешенең мөмкинлекләрен өйрәнеп, фәнни нигездә төзелгән иде. Хәзер кеше факторы белән исәпләшү юк. Дәүләт Думасы депутаты 12 сәгатьлек эш көне кертүне тәкъдим итте хәтта. Ә бит үткән гасыр башында бабаларыбыз 8 сәгатьлек эш көне таләп итеп кан койганнар. Шөкер, әлеге депутатның тәкъдиме кире кагылды.

 

Танышым Фәрзәнә зарлана: «Ике-өч кеше эшен берүзем башкарам хәзер. Җитешер хәлем юк, соңгы чиккә җитеп арыйм. Өйгә кайтканда инде беркемне күрәсем, сөйләшәсем килми», – ди. Ул бер оешма ашханәсендә хезмәт күрсәтә, шундагы идәннәрне, бәдрәфне дә үзе юа. Гигиена таләпләреннән караганда, бу вазыйфаларны бер кешегә йөкләү ярамый, югыйсә.

 

Әйе, хезмәткәрләрне эштән кыскарту белән эш күләме кимеми. Берәүне яшәү чыганагыннан мәхрүм итеп, урамга чыгарып җибәрү һәм шуның исәбенә икенче белгечнең хезмәт хакын күтәрү – кешелек-сезлек, минемчә. Әмма вазыйфалары күбәйгән танышларымның: «Акчаны арттырдылар», – дигәннәрен ишеткәнем юк әле.

 

Шулай да түзә адәм баласы, кечкенә хезмәт хакына да риза булып, эш урынына «ябышып» ята. Аннан да кыскартып куйсалар, кая барасың? Мәгълүм халык мәкален үзгәртеп әйтсәк, эше юкның ашы юк бит. Шуңа да: «Эш урының булу – зур бәхет», – дигән сүзләр бик еш яңгырый соңгы вакытта.

 

«Илле алты яшем тулды, хәзер мине кем эшкә алсын? Кайсы гына оешмага мөрәҗәгать итеп карамадым. «Безгә 30-35 яшьлекләр кирәк, бабай», – дип кире бордылар үземне. Белгәнемчә, минем кебекләр аз түгел. Ярый әле, хатын пенсиягә чыкты, акчасы килеп тора», – ди күрше подъездда яшәүче Гарифҗан. Ә биржага барырга читенсенә икән.

 

Аз комплектлы мәктәпләрне бетереп, укытучыларны кыскарту бара. Моны мөмкин кадәр «авырлык китермичә» үткәрү турында сөйлиләр. Әйтик, бер районда кайбер мөгаллимнәргә, үз хуҗалыкларында маллар асрап, эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә тәкъдим иткәннәр. Ничәмә-ничә ел гомерен мәктәпкә багышлаган укытучының белеме, тәҗрибәсе кирәк түгел микәнни хәзер? Дәүләт күпме чыгымнар тотып аны ник укыткан соң? Бер төркем укытучыга бухгалтерлык курсларында яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге бирелгән. Кыска вакытлы курслар тәмамлап кына чын бухгалтер булырсың, бар! Хисап эше елдан-ел катлаулана, яңа алымнар, яңа документлар күбәя. Тәҗрибәле белгечкә дә җиңел түгел әле ул «дебет» белән «кредит»ны тигезләве. Сәламәтлек саклау системасындагы оптимальләштерү дә һәркемгә билгеле. Фельдшер-акушерлык пунктларының (кыскачасы ФАП) күпчелек авылларда бетерелүе – күңелсез хәл. Күршебезнең авылда яшәүче туганы Салисә эшли торган ФАП «исән» әле. Әмма өч фельдшер-акушер урынына Салисә үзе генә калган. Аралары шактый ерак булган өч авылга хезмәт күрсәтә икән. Җәяү йөрергә туры килә ди. Санитарка да кыскартылу сәбәпле, эш урынындагы идәннәрне юу да үз өстендә. Икенче бер күршеләребезнең кызлары Язилә сырхауханәдә шәфкать туташы. Ул эшли торган бүлектә быел гына өч кешене: ике шәфкать туташын һәм хуҗалык эшләрен башкаручы хезмәткәрне кыскартканнар. «Тәгәрмәчтәге тиен кебек чәбәләнәбез хәзер», – ди Язилә. Бүлектә эчке телефон гына калган, шәһәр белән тоташтыра торганын өзеп куйганнар.

 

«Экономика экономияле булырга тиеш» – совет чорындагы бу шигарьне 90 нчы елларда тәнкыйтьләгәннәрен хәтерлим. Нормада каралганны ничек экономияләргә, янга калдырырга була, янәсе. «Экономия» сүзе хәзер күпкә хәтәррәк «оптимальләштерү» сүзе белән алмаштырылды һәм ул халык хуҗалыгының барлык тармакларына диярлек кагыла.Бу кысу-кыскартулар кайчанга кадәр дәвам итәр – билгесез. Нәтиҗәдә, халык Хуҗа Насретдинның ач торырга өйрәнеп җитә дигәндә генә үлеп киткән ишәге хәленә калмасмы?


Галиябану ХУҖИЕВА
Татарстан яшьләре
№ 42 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»