поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.04.2011 Милләт

Саный китсәң... исең китәр

Мин бу мизгелне дә татар милләте, бигрәк тә шушы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары – зыялы мөгаллимәләре өчен чын мәгънәсендә тарихи мизгел дип бәяләр идем.

Бу көн, бу мизгелләрдә Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан 112 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре өчен семинар үткәрелде. Һава температурасы урамныкыннан күпкә аерылып тормаган салкын мәктәп бинасында һәм укучылар, һәм укытучылар, җан-фәрман тырышып, Татарстанның (никтер татар халкыныкы түгел) халык шагыйре Сибгат Хәкимгә багышлап семинар үткәрәләр. Халык шагыйренең шигырьләре, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый, шагыйрь хакында бар булган коммуникатив чаралар кулланып сөйлиләр, күрсәтәләр, әдипнең бөеклеген аңлаталар. Шигырьләрне татар милләтеннән булган укучылар да, рус милләтеннән булганнар да сөйли һәм акцентсыз диярлек. Мондый контингентны шушы дәрәҗәдә әзерләр өчен, ай-һай, күп көч сарыф итәргә кирәк. Моны фәкать үз эшенең чын осталары, фанатларча үз эшенә бирелгән, яшәү мәгънәсен милләтенә хезмәттә күргән һәм җанында мәңге сүнмәс ышаныч уты исән шәхесләр генә эшли ала. Шөкер, бу мәктәптә шундыйлар эшли икән дә. Боларның район укытучылары алдында: «Без – бар һәм булачакбыз, сез дә шуңа ышанычыгызны югалтмагыз!» – дип әйтер өчен куйган гамәлләрен мин бәйләнмәгән килеш үлем боҗрасында әйләнүче акробат гамәленә, хәтта кыядан егылганда шома ташка тотынып калган кеше халәтенә тиңләр идем. Ник бу кадәр диярләр, бәлки. Бүген бар милләтебез шушы халәттә түгелмени?! Бу мөгаллимәләр бар гомерләрен татар милләтенә хезмәткә багышлаган, шуның өчен югары уку йортларын тәмамлаган, гомер буе шушы юнәлештә белем эстәгәннәр һәм бүген алар милләт җаныннан ычкынмас һәм милләтне үз җаннарыннан ычкындырмас өчен, тотынып калган тарих ташын җаннары белән эретеп, тауга берегеп торалар. Мин моны рухи инквизиция дип атар идем.

 

Кем тыя, укытсыннар туган телләрен, диючеләрне әледән-әле ишетеп торабыз. Ә кем тыймый? Россиянең, «региональ компонент» кушаматы тагып, мәктәп программаларында туган телне күз буяу өчен генә калдырып торган 309 нчы маддәме? Туган телне мәктәптә төп фән буларак укытудан туктату, дәүләт имтиханы исемлегеннән үк чыгарып ташлаумы? Татар мәгариф системасын булдыртмау, милли университет ачтырмау өчен Мәскәүнең көрәшеме? – Кайсысы тыймау соң боларның?!

 

Күптән түгел миңа гаепләү акты белән кызым һәм оныгым килде. «Син, татар язучысы, шуны беләсеңме, әллә белеп тә дәшмисеңме? Интернетта нишләп ни татарча-русча, ни русча-татарча сүзлек юк? Ә калган җаның теләгән бар телләр дә бар. Биш гасырга якын бутаган йомгакны сүтәр өчен генә булса да, кирәк бит андый сүзлек», – диләр...

 

Әйе, әлегәчә без рус теле аша, шушы сукмактан йөрергә мәҗбүр ителдек һәм үзебез өчен табигый булган төрки сукмакны салу өчен дә вакыт кирәк. Тагы шушы рәвешле вакытны отарга тырышалар. Вакытны кире кайтарып булмый да булмый һәм югалтылган телне кайтарулары да, ай-һай, авыр. Булганны югалту гына тиз, әнә бит, дәүләтебезне кайтара алмый инде биш гасырга якын җаныбызны сыгабыз.

 

Әйе, безнең телдә сугышлар ачылмаган, кешеләр асылмаган, иман кыйратылмаган. Без, тынычлыкның сугыштан, мәхәббәтнең нәфрәттән, яшәүнең үлемнән көчле икәнен бик тә аңлаганга күрә, дуамал кыланмыйбыз. Без хәйләкәр түгел, ә зирәк милләт. Биш гасырга якын баскын кул астында яшәп, аларга тыныч юл белән хакыйкатьне төшендерергә һәм сугыш дип аталган гафу ителмәслек тарихи хатаны ясаган кавемгә дә хатасын тыныч юл белән төзәтергә мөмкинлек бирергә тырышкан тагы берәр милләт бармы икән җирдә? Ә бит рус мәкале, кем безгә кылыч белән килә, кылычтан һәлак булачак, ди. Татар милләте тарих фаҗигасен, дөрләп торган сугыш утын, йөрәгенә кысып, томалап сүндермәкче. Югалту-корбаннарны тарих хәтеренә язып куеп, сәяси ярлыкауга да бармакчы, әмма асылы исән булган бер генә милләт тә коллыкка күнмәячәк.

 

Бүген махсус болгатылган сәяси болгавырлыкны файдаланып, тарих мең дә биш йөз илле икедә салынган чылбырны тагы да ныграк кысалар. Безнең кулда корал юк дип уйламагыз! Ул бар: Тарихи Дөреслек, Туган Тел, Туган Җир! Без беркемнең дә җирен дә, телен дә, иманын да, имлясын да тартып алмадык һәм без ялган тарих та язмадык. Шушыларның барысын да тарихка язып калдыру өчен, бәйсез елъязмачыларны кайтару кирәк, һәр илдә, һәр шәһәр, һәр авыл, һәр мәхәлләнең елъязмачысы булсын. Хакыйкатьне казып чыгарганда сынган көрәк тә, янып ярылган йөрәк тә изге! Бүген исә күпчелек көрәкләр хакыйкатьне күмгәндә, күпчелек йөрәкләр хакыйкатьне халыктан яшергәндә ярыла. Менә нәкь шушы инде бар низаг вә бәхетсезлекләрнең килеп чыгу сәбәбе.

 

Кем сезне тыя, дигән булып кына, туган тел тамырына балта чабу, үзегез гаепле, гаиләдә өйрәтегез, дигән булып кына, туган телнең куллану даирәсен соң чиккәчә чикләү, дүрт сыйныф укыса, онытмый ул, дип кенә, мәктәп программаларыннан туган телне кысрыклап чыгару, балалар бакчаларында милли аң формалаштыру өчен төп шарт булган милли мохитне булдырмау.

 

Тагы әйтерләр: үзегездән тора. Рентабельность, самоокупаемость, популярность, сексуальность һ.б. Әйтми торсыннар әле. Ватан, Иман, Тел товар түгел һәм аларны саклаучы, үстерүче чаралар да! Һәм бу өлкәләрнең эш нәтиҗәләре дә «утром – стулья, вечером – деньги» принцибына нигезләнә алмый. Заманнар, чорлар, гасырлар аша күренә аларның нәтиҗәләре. Дәүләте халкын, милләтен тарих түренә күтәрәм дисә, мәгариф, мәдәният, тел-иман өчен чыгымнарны кызганмаска тиеш. Бу – аксиома! Ул чыгымнар шул ук гади халык, шул халык талантларының хезмәтеннән җыела бит. Әллә түрә иген игәме, тегермән тартамы да тау актарамы? Урман кисәме? Шушыларның барысы белән исәпләшмәгәнгә күрә, бездә ил-дәүләтне фаҗигагә китерә торган Ватанга ярату хисе булмаган буын барлыкка килде. Үзе басып торган җирне яндырырга, үзе утырган ботакны кисәргә берәүнең дә башына тай типмәгән лә. Чарасызлык әллә ниләр кыландыра. Үз-үзенә кул салучы, үзен мал хөкеменә ташлаучы, вөҗданын, үзен, тәнен сатып җан асраучылар саны артканнан-арта гына бара – бу яшәү дәрәҗәсенең төшә баруы хакында гына сөйли бит.

 

Миңа еш кына, син гел тәнкыйтьлисең, диючеләр бар. Яхшылыкка – яз мин, эрим, мин гел яхшылык эзләп йөрим. Зәррә нурдан кабына җаным...

 

Беркөн автобуста 13-14 яшьләр тирәсендәге егеткәй саф туган телендә матур итеп кесә телефоны аша сөйләшеп бара. «Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга...» – диярсең.

 

– Каян бу кадәр матур сөйлисең татар телендә? – дип сорадым. Күзләрендәге тере очкыннарын ялтыратып җавап бирде ул:

 

– Мин тумыштан шундый!

 

Бәхетемнән, заманым ярларыннан ук түгелә язганмын. Шушы вакыйганы сурәтләп әллә ничә хат яздым, әллә күпме казанлыларга сөйләдем. Сөенә беләм мин, тик икенче автобуска керүгә, өстемә пычрак су сипкәндәй булды. Игьлан итәләр: «Егылуны читләп үтәр өчен тоткычларга тотынып барыгыз!» – Ходай тәганәсе! Инде ничә еллар бит. Универсиадага да шушы игъланнар белән барып керербезме икән? Татарча бик гади һәм кыска гына әйтергә була бит: егылмас өчен, тотынып барыгыз!

 

Шатлык сүнде. Халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмнең үлем түшәгендә Рәсимә апасына әйткән сүзләре җанымны өтеп алды: нинди шатлык инде, милләтең үлеп барганда... Апасы: «Энем, халык шагыйре исемен алгач, шатландыңмы?» – дип сораган булган шул.

 

Мин кабат телефоннан шалтыратып сораганда, апа елый һәм менә ни дип такмаклый: «Инде китәсен беләм, ә менә шагыйрь өчен моннан да авыр хәсрәтнең булуы мөмкин түгелдер, шул хәсрәтле җанын милләтенә калдырып китәсе килми интегер бит...»

 

Минутлык бөртек шатлыклар гына милләт язмышына тәэсир итә алмаганга бәргәләнүем минем дә. Мондый хәсислек, мондый тизлек белән чигенсәк, безнең язганнарыбыз да киләчәккә кирәк булмаска мөмкин лә. Әллә нинди һушсыз хәлдә чигенү бу! Мондый чигенү милләтнең киләчәге алдында тарихи җинаятькә тиң!

 

Шовинист бүген милләтне үзәгеннән тотып кыса, чөнки үзәге исән булса, үзләнәчәген төшенде ул. Рухи буылу шул чиккә җитте ки, инде милләтнең буылудан хырлавы ишетелә түгелме? «Хыр»лаганда да «Хорошо» дип, кул чабып торыргамы? Шулай җан саклыйбыз түгелме соң инде бүген?

 

112 нче мәктәптә үткән семинар мизгелләре мең газап белән үстерелгән бер тере алтын бөртек шатлыкка тиң. Әлегә кадәр шушы халык шагыйре Сибгат Хәким музеен сыендырган мәктәпкә шагыйрь исеме бирелмәгән икән. Менә шулай алтын бөртеген алагаем кара кайгы бастыра да куя. Ул «шатлык» артында алдагы елларда нинди кайгылар торганын да беләбез инде: меңләгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эшсез калуы, дистәләгән-йөзләгән татар мәктәпләре ябылу. Саный китсәң... исең китәр. Чынлыкта, боларның барысы артында да фәкать вакытны оту, узган вакыт белән бергә милләтнең телдән язуы, милләтнең тарихи отылуы тора…

 

Үзе барган, катнашкан, чыгыш ясаган, шигырь укыгандыр әле, ә үзе ничек сөйләп тора, диючеләр дә булыр. Булыр, чөнки бу нәкъ шулай бит, тик мин сөйләгәнне, минем шигыремне, туган телемдә үксеп торган җанымны анда утырган ничә генә бала аңлагандыр дисез? Кулларын күтәртеп, андыйларны барладым. Андыйларның күзләрендә бүген белән киләчәкне тоташтырыр тере очкын уйный иде.

 

Тел – менә иң олы корал! Ул милләтле дә, илле дә, дәүләтле, киләчәкле дә, яшәүне мәгьнәле дә, кешене бәхетле дә итә. Татар беркемнән дә ким милләт түгел. Аның үз илендә, үз дәүләтендә яшәргә, үз телендә сөйләргә, иҗат итәргә хокукы бар! Ә менә, нишлисең инде, дигән булып, кесәләрен миллиардлар белән тутырып, милләтне тарих чүплегенә этәрергә бер генә түрәнең дә хакы юк!


Нәҗибә САФИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»