|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2011 Шоу-бизнес
Ләйлә Дәүләтова – чын ньюсмейкерАның турында ни генә язсаң да, мең дә бер комментарий килә. Кем мактый, кем яманлый, әмма, иң мөһиме, битараф калучылар юк. Шулай итеп, дусларны шатландырып, дошманнарны котыртып, 6 апрель – Ләйлә Дәүләтова көне дип игълан ителә. Ни өчен? Чөнки бу көнне 13.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында журналистлар белән очрашу булачак. Күңелегезне тырнаган сорауларыгызны Ләйләнең үзенә бирә аласыз. Үзен яраткан һәм яратмаган һәр журналистны Ләйлә көтеп кала. Ә тамашачылар матбугат конференциясен он-лайн режимда, ягъни турыдан-туры “Татар-информ” сайтыннан карый алыр. Шул ук көнне 18.00 сәгатьтә “Шәрык” клубы яшьләре белән очрашу булачак. Адресы: К.Маркс урамы, 41 йорт. Ләйлә белән чәй эчәргә һәм дусларча аралашырга теләүчеләр шунда килә ала. Кырык ишеткәнче – кил дә күр!
--- |
Иң күп укылган
|