поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.04.2011 Язмыш

«Күземнән яшь кипкәне юк»

Районыбыздан шактый ерак чакрымнарда урнашкан картлар йортында тәрбияләнүче авылдаш апаның хәлен белергә баргач, күп кенә кешеләр белән танышып, моң-зарларын ишетеп кайтырга туры килде. Алар бүгенге көннәреннән бик канәгать. Бүлмәләре җылы, якты, җиһазландырылган. Яхшы ашаталар, киендерәләр, медицина ярдәме күрсәтәләр. Ләкин һәрберсенең үзләре генә белгән сере, шатлык-хәсрәте бар. Гади киемен дә зәвыклы итеп кигән, өлкән яшенә җитеп тә чибәрлеген җуймаган бер апа читтән карап-карап торды да яныма килеп утырды. Күзләре үтә сагышлы иде аның.

– Сез ерактан килгәнсез, күрәсең? – дип сүзен башлады ул.

 

– Әйе шул, – дидем мин аңа каршы. Сүзләр җайлы гына бер-берсенә бәйләнеп китте. Бер белмәгән, күрмәгән чит кешегә, миңа, үзенең үткән тормышын сөйләп китте Рабига апа:

 

– Минем әти-әни укымышлы, зур урында эшләүчеләр иде. Мин аларның бердәнбер кызлары. Авыр еллар булса да, мохтаҗлыкны күрмичә үстем. Буем-сыным, төс-кыяфәтем килгән. Бер генә кыз булсам да, иркә үсмәдем, йортта булган бар эшне эшләдем, тырышып укыдым. Гаиләбез нык, тату булды. Әти-әни бер-берсен хөрмәт итеп яшәде, миңа дөрес тәрбия бирергә тырыштылар. Мин аларның йөзләренә кызыллык китермәдем. Унынчы классны бик яхшы билгеләренә тәмамладым, Казан педагогия институтына укырга кердем. Өченче курста укыганда, Ташкент шәһәреннән килеп, безнең институтның дүртенче курсында укучы чибәр егет белән таныштым. Әти эше буенча Казанга килгән саен минем янга кереп чыга иде. Егетем әтигә дә ошады. Авылдан килгән күчтәнәчләр уртак булды, кая барсак та, гел бергә булдык... Ялгыштым мин, сеңлем, ялгыштым, – дип, күз яшьләрен сөртте Рабига апа. Бераз дәшми торганнан соң сүзен дәвам итте:

 

– Дүртенче курста укыганда, 29 декабрь төнендә мин бала тудыру йортының ишеген шакыдым, шушы ук төндә кызым туды. Әти-әни бу хәлләрнең берсен дә белмәде. Эх, белдерткән булсам, алар бердәнбер кызларының баласын бала тудыру йортында калдырттырмаган булырлар иде. Егетем яныма килеп, баланы калдырып чыгарга үгетләде. «Укып бетергәч, баланы килеп алырбыз», – диде ул. Күз яшьләре аша мин аның сүзенә күндем. Бу икенче зур ялгышым булды.

 

Соңрак кызымны балалар йортына урнаштырганнарын белдем. Әти-әни янына сирәк кайта башладым. Буш вакытларымда, тәрбиячеләргә ярдәм итү сылтавы белән, балалар йортына йөрдем. Анда кызымны күрә идем. Бишенче курсны тәмамлагач, егетем Үзбәкстанга кайтып китте. «Эшкә урнашкач, икегезне дә кайтып алам», – дип ышандырды ул. Ләкин башка кайтып күренмәде. Мин эчтән яндым-көйдем. Әти-әни минем өчен хәсрәтләнде. Егетем ташлап киткән өчен шулай кайгыра дип уйладылар алар мине.

 

Институтны тәмамлап диплом алгач, Ташкентка чыгып киттем. Барып, аны эзләп таптым. Ул минем белән коры гына исәнләшеп, үзен борчып йөрмәскә кушты. Гаиләсе барлыгын, хатыны бала көтүен хәбәр итте. Мин ни үле, ни тере Казанга кайтып киттем. Балалар йортына барып, кызымны алырга уйладым. Ләкин эш урыны булмаган ялгыз хатынга баланы бирмәделәр. «Ирең яки әти-әниең белән кил», – дип борып чыгардылар. Әти-әнигә белдертсәм, баланы кире какмаган булырлар иде. Олы җанлы иде алар. Казанның бер мәктәбенә эшкә урнаштым. Ләкин эшем – эш, ашым аш булмады. Ничек тә кызымны алып булмасмы, дип йөрдем. Мин шулай йөргәндә кызымны балалар йортыннан балалыкка алып киткәннәр иде. Шул көннән башлап күземнән яшь кипкәне юк.

 

Бер иптәш кызыма ияреп, Томск шәһәренә чыгып киттем. Мәктәптә математика укыттым. Тормышның яме калмады. Эшем белән генә бераз онытылып яшәдем. Бер хезмәттәшем таныштырып, акыллы гына егеткә кияүгә чыктым. Аның белән биш ел яшәп, балабыз булмады. Табибларга күренгәч, бала таба алмаячагымны әйттеләр. Сәбәбен бер Аллаһым һәм үзем генә беләм. Иптәшем балалар йортыннан бала алып үстерергә дә риза иде. Мин ризалашмадым. Чит баланы алып үстерсәм, үз кызым рәнҗер кебек тоелды. Тагын ялгыштым, күрәсең? Минем кызымны да кемнәрдер үз балалары кебек үстерәләр иде бит. Иремне бәхетсез итәсем килмәде, аның әле яңадан өйләнеп балалар үстерерлеге бар иде. Тату гына аерылыштык. Татарстанга кайтып киттем. Шунысына сөенәм, әле дә ярый кайттым, дим. Әти-әни картайган көннәрендә минем тәрбиядә вафат булдылар. Бу вакытта әти-әнинең йорты район үзәгендә иде. Мин шул йортта берүзем утырып калдым. Мәктәптә укыттым, йорт бакчасында җиләк-җимеш, яшелчә үстердем. Җыйган уңышны балалар йортына илтә идем. Шулай яшәп ятканда, күршеләрдә янгын чыгып, өч йорт каралты-курасы белән янып бетте. Шул исәптән безнең йорт та. Миңа инфаркт булды. Хастаханәдә күп яттым. Сәламәтлегем какшау сәбәпле, үзем генә яши алмый идем. Мине картлар йортына урнаштыруларын сорадым, кеше арасында булырмын, дидем. Ә кызым исән минем. Мин аны гел төшләремдә күреп яшим, шуның белән юанам. Менә язмыш! Кызым гомерен балалар йортында яшәүдән башлады, ә мин гомеремне картлар йортында тәмамлармын, күрәсең, – дип сүзен төгәлләде Рабига апа.

 

Без җылы гына саубуллаштык. Аның сөйләгәннәре берәм-берәм күз алдымнан үтте. Әллә ялгышы, әллә аңа язылган ачы язмышы иде бу Рабига апаның.


Гөлсем ДИМИЕВА, Кама Тамагы, Олы Кариле
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»