|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2008 Аш-су
ИРКӘ: “ЯПОН КУХНЯСЫН ҮЗ ИТӘМ”Җырчы Иркәгә карата нинди генә тәнкыйть сүзләре сөйләнмәде. Сәхнәгә ярым шәрә чыгучы кыз турында күп тамашачы тискәре фикердә булды. Тик озакламый Иркәне без җитди хатын-кыз образында күрә алачакбыз. Ә тормышта ул бөтенләй башка, татар кызларына хас матурлык, тыйнаклык, итагатьлелек бар анда. Ул йөри торган “Мазда” машинасында шактый вакыт сөйләшеп утырдык. Ничек туклануы, киенүе, әти-әнисе, туганнары хакында сүз барды.
– Иркә, гәүдәңә карагач, гел диетада утырасыңдыр кебек тоела.
– Ике ел ярым элек диета тоттым. Шуннан фигурам, йөземнең формасы үзгәрде. Соңыннан спорт белән шөгыльләнергә булдым. Һәр көн иртәнге сәгать алтыда торып йөгерә идем. Атнага ике тапкыр биюгә, бассейнга йөрдем. Эш белән мавыгып, соңгы дүрт айда аңа вакыт калмады. Һәм мин 3 кг 500 граммга тазардым. Костюмнарым кечерәйде, бик борчылам.
– Сиңа болай килешә.
– Тазарсам, битем тулылана, күзләрем кысыла, билем юаная, үз-үземә ошамый башлыйм. Ни дисәң дә, ябык кеше матур инде. Киләсе айдан кабат элеккеге яшәү рәвешемә кайтырга уйлыйм.
– Ашау ничек?
– Тәмле ризыклар белән тукланам. Япон кухнясын үз итәм. Җәй көне ит ашамыйм, бәрәңгедән дә баш тарттым, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, сөт ризыкларына өстенлек бирәм. Ит организмга зыянлы, аны күп ашаган кеше тиз картая.
– Сине вегетариан дияргә дә була икән.
– Итле ризыктан тавыкның ак итен, мантый һәм әни пешергән пилмәнне ашыйм.
– Өйдә нәрсәләр пешерәсең?
– Шәхсән миңа ашка караганда камыр ризыкларын пешерү җиңелрәк. Мантый, бәлеш, өчпочмакны бик тиз әзерлим.
– Мондый озын тырнаклар белән камырны ничек бөгәсең?
– Әле мин токмач та кисәм. Кибеттән сатып алганы белән беркайчан аш пешергәнем юк. Бармакларны бөгеп, токмач кисәргә өйрәндем. Бик җайлы икән (елмая).
– Үзең генә торгач, аз пешерәсеңдер?
– Киресенчә, авылда мулдан тотынып өйрәнгәнгәме, әзерләгән ризыгым артып кала. Иртән сөткә салып йә карабодай, йә дөге яисә солы боткасы пешерәм. Шуңа бераз май, шикәр комы кушам. 1-2 помидорның йомшагын алып, сыр, сарымсак, йомырка агын угычтан уып, майонез белән болгатып салам. Шәһәр буйлап йөргәндә берәр ресторанга керәм.
– Салатларга мөнәсәбәтең?
– Әллә ни исем китми. Еш кына помидор, кыяр, салат яфрагы турап, яшел суган, укроп кушам һәм зәйтүн мае салам. Ул бик файдалы.
– Каян беләсең?
– Китаптан укыдым. Телевизордан аш-суга багышланган тапшырулар карыйм. Мәсәлән, итнең зыянлы икәнен авылда чакта биология укытучысы Исламия апа әйтте. Ул шундый зифа буйлы ханым, бик затлы киенә иде. Безне дә күп нәрсәгә өйрәтте. Сәхнә нәфислекне ярата. Аеруча хатын-кыз җырчылар ашауда үзләрен чикләргә тиеш дип саныйм. Аннан соң ашамлыкны дөрес сайлаганда кеше үзен яхшы хис итә. Чипсы, “Кока-кола”, кыздырган ризыклар, һичшиксез, сәламәтлекне бетерә.
– Ипи ашыйсыңмы?
– Кечкенәдән ак ипи ашап үстем. Әни пешергән күмәчне күрсәм, хәзер дә тыелып кала алмыйм.
– Иң яратканың?
– Виктория җиләге. Кичә базар яныннан узып барганда ике әбинең шуны сатканын күргәч, шатлыгымнан кычкырып җибәрәсем килде. Берничә стакан алдым һәм бер утыруда ашап бетердем. Бүген тагын алам сатып әле.
– Иң яратмаганың нәрсә?
– Шоколад.
– Эчемлекләрдән нәрсә ошый?
– Сөтле чәй яратам. Аңа сары җимеш тә салам. Француз шәрабы күңелемә хуш килә.
– Кайчан ашарга пешерергә өйрәндең?
– Әнием гомер буе фермада эшләде. Иртә-кич 58-60 сыер сава иде. Шуңа күрә кечкенәдән кухняда булдым. Урындыкка басып, савыт-саба юганымны әле дә хәтерлим. Ипи дә салырга өйрәндем.
– Гаиләң турында сүз башлагач, әти-әниең, туганнарың белән дә таныштыр әле.
– Әтием Миндарга 56 яшь. Озак еллар колхозда механизатор булып эшләде. Әнием Бәдәр 54 яшьтә. Өч абыем бар. Олысы Илдар гаиләсе белән Казанда, Таһир – Тольяттида, Айдар абый Чаллыда яши. Гади гаиләдә туып-үсүемә чиксез шатмын. Бай кызы булсам, үз көчем белән бу дәрәҗәгә ирешә алмас идем.
– Кайчан машина сатып алдың?
– Узган елның октябрендә. Ярты ел гына вакыт узса да, 30 мең чакрым юл үтәргә өлгердем. Гастрольгә автобус белән барабыз, дисәләр дә, үз машинамда китәм. Ул миңа бик якын. Һава торышы үзгәрсә дип, алмашка киемнәр йөртәм. Үзен сынатмый, тьфү-тьфү, күз генә тимәсен.
– Руль артына утыруыңа әти-әниең ничек карады?
– Йөртә алуыма әни башта шикләнде. Беренче тапкыр машинама утырып Казанга килгәндә юл буе сөйләшмәде, бик курыкты. Хәзер күнде. Холкым буенча мин әтигә охшаган, кыю, көчлемен. Өч малай арасында сугышып үстем. Бу кызлар кебек нәфис була алмас, ди иде әти. 13-14 яшьтә холкым үзгәрде.
– Иркә, хәзер җәй җитте, кайда ял итәргә җыенасың?
– Диңгез буена барып кайтмый булмас. Ләкин аңа кадәр алда зур планнар. Казаннан читтә йорт сатып алырмын дип акча җыйган идем, бәлки, хыялым тормышка ашар.
– Үткәндәге образыңа әйләнеп кайтыйк әле.
– Ул образны миңа чит илдә укып кайткан модельерлар тәкъдим итте. Башта аларның фикере белән килешмәдем. Сәхнәгә лифчиктан чыгасың, дигәч, еладым. Авыл кызы буларак, миндә комплекслар бар иде. Ап-ак тәнем беркайчан да каралмыйдыр дип уйладым. Ялтага барып кайткач, киресе исбатланды. Комплексны җиңәр өчен шактый китап укырга, төрле дисклар карарга туры килде. Ниһаять, хәзер алардан арындым. Уңайсызланмыйча, шәһәр урамында шортыдан йөри алам. Хатын-кыз тазамы-ябыкмы, дөньяда миннән дә матур, затлы кеше юк дип уйларга тиеш. Шул вакытта гына сиңа бөтен кеше тартылачак, күңелеңә рәхәт була, үзеңне бәхетле хис итәчәксең. Мин бүтән сәхнәгә лифчик белән чыкмаячакмын. Прическам да үзгәрәчәк. Киемем чит ил җырчыларыныкына якын. Ике костюмым инде әзер. Мине бер сорау борчый: тамашачы тагын нәрсәгә бәйләнер икән?
– Көндәлек ничек киенәсең?
– Кәефкә карап. Һәр очрашуга киемем бар анысы. Танымасыннар дип, бервакыт күзлек, капюшон кидем. Узып баручы мишәр хатыны кулымнан тотып алды да, нәрсә качасың, без сине барыбер таныйбыз, диде. Шундый оялдым. Артист кеше күз өстендәге каш шикелле шул (елмая).
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|