поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.04.2011 Җәмгыять

Алтын күргәч, фәрештә дә аза

Соңгы вакытта Казанның йөзе үзгәрә, тарихи биналарыбыз бер-бер артлы җимерелә. Киң җәмәгатьчелек мондый хәлгә ризасызлык белдерсә дә, милли мирасыбыз күзгә күренеп, эреп юкка чыга. Алар урынына зур акча китерә торган рестораннар, сәүдә үзәкләре яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек калкып кына тора. Безнең тарихи архитектура ядкарьләре закон нигезендә ничек яклана? Бу хакта Татарстан Республикасы Прокуроры Кафил ӘМИРОВ белән сөйләшергә уйладык.

Тукай белән мактанма! Эш күрсәт!

 

 – Соңгы елларда башкалабыз үзенең тарихи йөзен югалта дип чаң сугабыз. Бигрәк тә татарларга кадерле булган Иске Татар бистәсе күзгә күренеп юкка чыга. Заманында 90 гектарга якын территорияне үз эченә алган әлеге бистә үзенең мәчетләре, кәрнизле агач йортлары белән дан тоткан. Апанаевлар, Борнаевлар, Юнысовлар, Галикиевлар кебек татар эшкуарлары һәм башка зыялы шәхесләребез яшәгән йортлар юкка чыкты. Иске Татар бистәсендәге биналарның кайсысын сүттеләр, кайсысын яндырдылар. Ә бит Иске Татар бистәсе 2013 елда музей-тыюлык булырга тиеш иде. Бу уңайдан җинаять эшләре кузгатылдымы? Тарихи биналарны юкка чыгарган өчен җавап тоткан, хөкемгә тартылган кеше бармы соң?

 

– 2004 елдан бүгенгә тиклем Казанда тарихи биналарны җимерүгә бәйле 34 җинаять эше кузгатылган. Ә 2010-2011 елларда исә – җиде җинаять эше. Быел гына "Банарцев номерлары" һәм "Потехин алпавыт йорты"н җимерә башладылар. Шул уңайдан җинаять эше кузгатылды. Моннан ике ел элек кенә Казанның баш архитекторы милли мирасыбызга салкын каравы өчен хөкемгә тартылды. Мөштәри урамында Гадел Кутуй яшәгән йортны җимергәндә, аның да катнашы барлыгы ачыкланды һәм җинаять эше ачылды. "Казан" кунакханәсен төзекләндерергә алынган "Буиг Бутиман" фирмасы белән инде дистә ел буе судлашабыз. Әлеге оешма Казанның капиталь төзелеш идарәсе белән килешү төзегән. 52 320 000 долларга реконструкция ясыйм дип контрактка кул куйган. Аннан соң башка фирма белән шартнамә эшләнгән. Асылда бинаның стеналары исән, ә тәрәзәләр, ишекләр юкка чыккан, бинага шактый үзгәрешләр кертелгән. Бүген бу җинаять эше Казанның Эчке эшләр идарәсе карамагына тапшырылды. Моннан 15 ел элек үк инде Иске Татар бистәсе мемориаль комплекс була дип префектура кордылар. Сүз таулар күчерә ала, дисәләр дә, карасаң, берәү дә бернәрсә эшләми. 2005 елдан алып бүгенгә кадәр Иске Татар бистәсендә тарихи биналарны җимерүгә җиде җинаять эше ачылган. Алкин, Бикмөхәммәтов, Карл Фукс йортлары, Муллин биләмәсе, "Печән базарының сату урыны", XVIII гасыр өйләрен җимерүдә катнашучыларның эше кат-кат тикшерелде. Алкин йорты һәм Муллин биләмәсе ут төртеп яндырылганы да ачыкланды.

 

 – Ни өчен "Болгар номерлары"н сатып алган "Ершовский" оешмасы төзеләчәк бинаның проекты белән таныштырмады? Әгәр яңа төзеләчәк бинада Тукайның мемориаль бүлмәсе булмаса, хуҗасына дәгъва белдерергә мөмкин булачакмы?

 

 – "Болгар номерлары"н җимергәч тә, татар зыялылары шаулап алды. Бинаның проектын шул вакытта ук күрсәтергә кирәк иде. Фикер алышу, уртага салып сөйләшү җитмәде. Тукайның бүлмәсе нинди булуы турында зыялылар белән киңәшү кирәк булгандыр. Бәлки, сатып алган хуҗасы, бераз шаулап алырлар да, аннары тынырлар, дип уйлагандыр. Әмма хәзер бу бинаның кызыгы калмады, чөнки Тукай рухы юкка чыкты. Әлеге мемориаль бүлмәне бинаның эчендә сакласаң ни дә, ишегалдындагы бер киоскта ясасаң ни?! Бөек шагыйрьгә бүлмә булмаса, дәгъва белдерә алабызмы, дигән сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйм. Ике арадагы килешүдә нәрсә дип язылгандыр – билгесез. Әгәр шартнамәдә, Тукайга бүлмәгә ясалачак, дип язылган булса, әлбәттә, таләп итәргә мөмкин. Хәзерге заман технологиясе белән әллә нинди ишелеп барган биналарны да торгызырга була лабаса. Шунысы кызык, йортны җимерүдә катнашкан кешеләр үзләре үк Тукай белән һәрвакыт мактанды, горурланды. Ә син буш сүз сөйләмә, эшләп күрсәт!

 

– Биналар сафтан чыкты, нигезе яраксыз, дип җәһәт кенә җимереп ташлау модага кереп китте. Аларны хәтта контрольдә тоту мөмкин түгел...

 

– Андый биналарны ничек "ычкындыралар"? Кешеләрне чыгарып бетерәләр дә, әлеге йорт ике-өч ел игътибарсыз тора. Бомжлар кереп йөри башлый, үткән-сүткән кеше туктала. Менә шуннан соң нигезе какшады, стеналары җимерелде, дигән сылтау белән бинаны сүтәргә керешәләр. Әгәр: "Юк, сүттермибез", – дисәң, бер атнадан теге йорт яна. Шәһәр хуҗалары белән бу хакта күп тапкырлар сөйләшкән булды. Сигез ел элек Маяковский урамында өч агач йорт бар иде. Шуның берсендә Ленин яшәгән булган. Шәхес һәм тарих белән бәйле йорт ялгызы гына утырып калмасын дип, бер архитектор янәшәдәгеләрен дә сүтмәскә кушкан. Шуның берсендә китапханә дә эшләде. Бермәлне карыйм: аны башка җиргә күчергәннәр. Китапханә дә калмагач, яндыралар моны, дигән уй күңелне сызып үтте. Шунда ук милиция башлыгына шалтыраттым: "Пост куегыз, бу йортларны ягар өчен махсус эш бара". Чыннан да икенче көнне яндырмакчы булганнар. Ярый әле күрше-тирә тиз арада күреп, сүндерергә өлгергән. Әйтә торгач, кизү куйдылар. Ул ике-өч көн торды да, хәзер яндырмыйлар инде дип, сакчылар китеп кенә барган иде, шул ук көнне янгын чыкты. Бу очракта бер сәясәтченең: "Кеше юк икән, аның проблемасы да юк", – дигән фикерен: "Бина юк, димәк, проблема да юк", – дип үзгәртеп әйтәсе генә кала.

 

Мөнәсәбәт үзгәрмәсә...

 

– Карл Фукс йортыннан инвестор баш тарткан. Әгәр ул аны сатып алган икән, дәүләткә нинди шартларда кайтара ала?

 

– 2004 елның 10 декабрендә Мәскәү урамында (элекке Киров урамы) урнашкан "Профессор Фукс йорты"н яндырган Илгиз Ибраһимовка җинаять эше ачылды. Ул 2 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителде. Әлеге йортны һәрвакыт күз уңында тотабыз. Аны инвестор сатып алган иде. Күптән түгел генә баш тартты. Элеккеге бинаны җимерә алмагач, аның өчен бу урынның кызыгы калмады, ахры. Шәһәр үзәгендә үзе теләгәнчә кибет ясый алмый бит. Ә элеккеге кыяфәтендә яңа бина төзергә хәленнән килми. Шуңа күрә кыйммәткә төшә дип баш тартты. Безнең халык: "Алтын күргәч, фәрештә дә аза", – диме әле? Бүген бу бинаны кире кайтарган очракта да кыйммәт бәядән алырга ярамый. Ничә сумнан сатып алынган булса, ул шул ук калырга тиеш.

 

– Шәхси оешмалар тарихи биналарны нинди шартларда сатып алырга тиеш? Әгәр яңа хуҗа йортның элеккеге йөзен сакламыйча, заманча гына төзеп куйса, аңа нинди җаваплылык каралган?

 

 – Җинаять эше иң соңыннан гына кузгатыла. Ә закон буенча ул тарихи бинаны сакларга тиеш. Сатып алганда ук үзара килешү төзелә. Әгәр ул аны үтәми икән, бу оешма җитәкчесен судка бирергә була. Бу җәһәттән минем Алабуганы искә төшерәсем килә. Бу шәһәр дә бит Казан кебек үк үзенең меңьеллыгына әзерләнде. Бер утырышта Алабуга җитәкчесе: "Ул элеккеге йортларны беркем алмый, сүтсәк яхшырак булыр", – дип чыгыш ясады. Әмма Минтимер Шәймиев аңа шундый җавап бирде: "Сүтмәгез, сез аны шәхси эшмәкәрләргә бушлай бирегез, алар элеккеге халәтенә кайтарып яңартсын". Сатмыйча бирү законны боза булып чыкты. Минтимер Шәймиев: "Алайса 1 сумга сатыгыз, "законный" булсын", – диде. Чыннан да, йортны тиен-миенгә генә сатып җибәрделәр. Ә эшмәкәр, инвестор үзенең булган акчасын тарихи биналарны төзекләндерүгә тотты. Алабуганың үзәгендә искиткеч тарихи биналар калкып чыкты. Аны бит хөкүмәт акчасына эшләмәделәр. Казанда исә шушы алымны куллана алмадык.

 

Җаваплылык тоймасак...

 

 – Тарихи мирас шәхси оешмаларга тапшырылса да, контрольдә тоту барыбер дәүләт җилкәсенә төшә. Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе сезнең алда исәп-хисап тотамы? Халык бит шәхси оешма вәкилен түгел, ә җитәкчелекне сүгә.

 

 – Алар безнең алда исәп-хисап тотарга тиеш түгел. Ә законны бозган очракларны күргәч, аңлатуларын сорыйбыз, әлбәттә. Шәхси оешмалар бит сатып алганда ук сүз бирә. Мәдәният министрлыгы исә аларны контрольдә тотарга тиеш. Карл Маркс урамында Аксенов торган йорт бар иде. Аны сүттеләр. Казан мэры, матур итеп төзибез, дип вәгъдәләр бирде. Чыннан да, аякка басты ул йорт. Аксенов музее юк, аның каравы ресторан эшли. Имеш, анда язучылар, журналистлар җыелып, үзләренең проблемаларын кофе өстәле артында хәл итеп, гәп куертып утырачаклар, диделәр. Кая андый сөйләшүләр?

 

Дзержинский урамында "Кызыл Татарстан" газетасы редакциясе бар иде. Заманында Маяковский, бирегә кереп, үзенең шигырьләрен укыган булган, журналистлар белән аралашкан. Бу бинаны саклап калырга кирәк иде. Кемдер кунак булган өчен генә түгел, ә анда безнең газетабыз чыккан, биредә татар интеллигенциясе кайнаган. Бу бина шуның белән кадерле. Йортны шулай да җимереп аттылар. Җинаять эше кузгатылды. Эше бар, бинасы юк. Җинаять эше ачылса да, тарихи, истәлекле йортыбыз җимерелеп бетте. Әгәр хуҗаларыбызның фикерләве үзгәрми икән, бу биналарны саклап булмый. Безнең Казан меңьеллык тарихы белән мактана. Иң борынгы таш йорт Бауман урамында иде. 400 еллык бер бай йорты ул. Дөрес, ул бизәкле, архитектурасы белән җәлеп итәрлек йорт түгел. Ләкин тарихилыгы кыйммәт. Әмма Кремльнең матур манзарасын каплый дип аны да җимерделәр.

 

 – 2013 елгы Универсиадага кадәр өлгерик дип тарихи мирасларны төзекләндерү ашык-пошык кына булмасмы, аларга нинди таләпләр куела? Төзелеп беткән бинаның эше прокуратура тарафыннан тикшерелеп барачакмы?

 

 – Прокуратура тикшерү үткәрми, ә күзәтү алып бара. Бина төзелгәндә үк янгын, төзү проектының нормалары булырга тиеш. Без бит төзелеш барышындагы һәрбер процесска дәгъва белдереп утыра алмыйбыз. Ә тикшерү органнары тарафыннан шикаять язылган гариза килеп керсә, ул вакытта инде чаралар күрелә.

 

 – Әтнә районы Олы Мәнгәр авылында Вәли бай йорты бар. Аның бүгенге халәте бик аяныч. Прокуратура бу уңайдан нинди чаралар күрә ала?

 

– Прокурор һәрбер район, авыллардагы йортларны тикшереп өлгерә алмый. Район прокурорына әлеге мәсьәләне ачыклау өчен хат юллыйбыз. Тикшерү эшләре тәмамлангач, һичшиксез, газета укучыларына җиткерәчәкбез.

 

– Бүген Татарстанда 7 меңгә якын тарихи бина исәпләнә. Шуларның 300дән артыгы муниципаль берәмлекләргә карый. Әмма бүген район җирлегендә дә тарихи биналарга әллә ни мөкиббән китмиләр. Әлеге битарафлыкны ничек аңларга?

 

 – Прокурор түгел, ә бу эшкә, иң беренче чиратта, дәүләт һәм киң җәмәгатьчелек җаваплы. Россия, республика, муниципаль берәмлекләр карамагында саналган объектлар бар. Беренче чиратта үз өлешләренә кергән тарихи биналар өчен алар җаваплы лабаса. Әгәр инде эш прокуратурага кадәр барып ирешкән икән, димәк, мирасыбыз тиешенчә сакланмый һәм якланмый. Ә тарихи мирасны хөкүмәт тә, район җитәкчесе дә, хәтта гади кеше дә күз карасы кебек кадерләп сакларга тиеш. Һәрберебез җаваплылык хисе тойганда гына ядкарьләребезнең кадерен белергә өйрәнәчәкбез.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 57-58 | 01.04.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»