|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2011 Дин
Коръән укыгач күңелләр нечкәрә, җаннар киңәяСамараның үзәк өлешендә, хәзерге Алексей Толстой урамындагы (элеккеге Казанский урамы) 61 йортта урнашкан Тарихи мәчетебезнең озак еллар үткәннән соң кабат дин кардәшләребезгә кайтарылуы һәм биредә зур төзекләндерү эшләре алып барылуы турында күп милләттәшләребез ишетеп тә, күреп тә беләләрдер инде. Без дә “Бердәмлек”тә берничә тапкыр халкыбызга кайтарылган бу мәчет турында тәфсилләп язып чыккан идек. Быел шушы тарихи бинаның төзелүенә 120 ел тула икән. Ә бу вакыйганы дин кардәшләребез сентябрь аенда тантаналы төстә билгеләп үтәргә җыеналар.
Мәчетнең күп өлеше, шул исәптән, икенче катындагы зур намаз укый торган гыйбадәт залы инде төзекләндерелгән. Тиздән мәчет өстендә ярымайлы манара да күтәреләчәк.
Бу тарихи бина самаралыларга егерменче гасыр башында имам-хатыйб булып эшләгән һәм Россиядәге бердәнбер “Икътисад” (“Экономика”) журналының нәшере һәм мөхәррире булган, Самараның ул замандагы танылган шәхесләренең берсе - Мөхәммәтфатыйх хәзрәт Мортазин белән сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның очрашкан урыны буларак та якын. Ә 21 апрельдә бөек шагыйрьның тууына 125 ел тула һәм быелгы ел төрки дөньясында Тукай елы буларак билгеләнеп үтәчәк бит.
Шушы көннәрдә генә Самара төбәгенең танылган эшкуары, “Розалина” татар кафесы хуҗабикәсе Разия Азимҗан кызы Әюпова һәм аның туганнары бергәләшеп шушы Тарихи мәчеттә вафат булган әби-бабалары, ата-аналары һәм башка якыннары рухына багышланган Коръән мәҗлесе уздырдылар. Бу мәҗлескә Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин һәм Асия абыстай да килгәннәр иде. Вагыйз хәзрәт әрвахларга Коръән аятьләре укып, дога кылганда Мөхәммәтфатыйх Мортазин һәм Габдулла Тукай исемнәрен дә искә алды:
- Тукаебызның 1912 елның язында шушы мәчеттә булып, Мөхәммәтфатыйх хәзрәт белән очрашуы турында истәлекле такта куярга җыенабыз. Бу гамәлне сөекле шагыйребезнең 125 еллыгына башкарып өлгермәсәк тә, мәчетнең юбилеена, һичшиксез, эшләрбез, - диде ул.
Разия ханым мәҗлеснең ахырында бөек шагыйрьнең “Коръән укысам” дигән шигырен укыды. “Нечкәрә күңелем, Коръән алып укысам, Җаным киңәя, Сәҗдәләргә ятам, тәсбих әйтәм. Рухым ләззәтләнә, кинәнә”
Мәҗлестә Коръән аятьләрен тыңлагач, һәркемнең күңеле чыннан да нечкәреп, җаны киңәеп киткәндер. Бу догалар бөтен мәрхүмнәребезгә дә, шул исәптән Габдулла Тукай кебек милләтебез улларына да барып җитсәләр иде.
Тарихи мәчеттә үткәрелгән Коръән мәҗлесендә (сулдан уңга) Разия ӘЮПОВА, Асия абыстай, Наилә САЛКИНА, Вагыйз хәзрәт ЯРУЛЛИН, Җәүдәт ТИМЕРБУЛАТОВ, Фәрит ӘЮПОВ.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН |
Иң күп укылган
|