поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.04.2011 Мәдәният

Милли балалар әдәбияты һәм милли матбугат бүген ни рәвешле туган телне өйрәнүдә ярдәмче була ала?

Милли балалар әдәбияты һәм милли матбугат бүген ни рәвешле туган телне өйрәнүдә ярдәмче була ала? “Татмедиа” агентлыгында ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, ТР Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, Татарстан китап нәшрияты вәкилләре, балалар һәм үсмерләр өчен татар телле басмалар мөхәррирләре, укытучылар, тәрбиячеләр катнашында узган “түгәрәк өстәл”дә әнә шул хакта фикерләштеләр.

Тормышыбызда көннән-көн заман технологияләре казанышларына, Интернетка күбрәк урын бирелгән бер вакытта замана балаларын кәгазьдә басылган китаплар, газет-журналларга җәлеп итеп буламы, булса ничек итеп? Бүгенге “түгәрәк өстәл”дә катнашкан һәм бу проблема белән турыдан-туры очрашкан нәширләр, мөгаллим-тәрбиячеләр, каләм ияләре, вакытлы матбугат вәкилләре моның мөмкин эш икәнен исбатлап, аны тормышка ашыру буенча үз күзаллауларын җиткерде.

 

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина бүген республикада татар телендәге газета-журналлар санының артуын (112 газета һәм 28 журнал), әмма аларда милли кадрларга кытлык булуын ассызыклап, аларның әзерләүне балалар бакчалары, мәктәпләрдән башларга кирәклеген тагын бер кат искәртте. Ә бакча-мәктәпләрдә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә балалар өчен милли басмаларның үз роле булырга тиеш.

 

Татар телендәге балалар журналлары арасында чагыштырмача иң яше һәм зур тиражлысы (10 мең нөсхә) булган “Салават күпере” журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснетдинов басма продукциянең урыны һәрвакыт Интернет белән яшәшә булачак, дип инандыра. Дөрес, ди ул, басма традицион форматта гына чыкканда ул укучылар арасында кызыксыну кимүенә яки бөтенләй укучыны югалтуга китерәчәк. Шуңа күрә балалар өчен журнал яки газетаны нәшер иткәндә, интерактив алымнар зур роль уйнарга тиеш. Рус телле басмалар арасында балалар өчен уен формасындагы төрледән-төрле китаплар, журналлар тулып ята. Ә менә татар теллеләре генә юк. “Күбрәк мәктәпкәчә яшьтәге балаларга йөз тоткан “Салават күпере”е журналы чыга башлауга 20 елдан артык вакыт үтте. Шул чор эчендә аның формасы да, эчтәлеге дә шактый үзгәрде. Басма бүгенге көндә балалар бакчаларында, башлангыч сыйныфларда татар теле дәресләре уздырганда, яки сыйныфтан тыш уку програмасында файдаланыла. Хәзер редакциягә татар, инглиз, рус телен камил белгән һәм бу өч телдә дә иҗат итәргә сәләтле яшьләр килде. Алар журналга яңа сулыш өрде. Журналның төрле темаларны яктырткан кушымталары нәшер ителә. Шулай да кече яшьтәге бала булсам, туры почмак калыбындагы бу журнал мине кызыксындырмас иде. Ул уенчыклар рәвешендә, яки уенчык кушылмалар белән баетылган басма булырга тиеш. Без моны аңлыйбыз, журналның форматын үзгәртү буенча идеяләр дә бар. Тик әлегә моңа финанс мөмкинлекләре һәм бу теләкне тормышка ашыра алырлык технологияләр юк”, - ди Зиннур Хөснетдинов. Ул шулай ук елга бер тапкыр гына булса да, журналны кушымта рәвешендә уенчыклар, танып-белү юнәлешендәге аудиоязмалар белән баетып чыгару теләген җиткерде. Шулай ук “Салават күпере”нең баш мөхәррире төрле яшь категориясенә караган материалларны бер басмада бирү дә үзләштерү өчен катлаулы дип саный. Журналның малайлар һәм кызлар өчен аерым кушымталарын булдыру да кызыклы булачак, ди ул.

 

Зиннур Хөснетдинов тагын бер инновацион проектны тормышка ашыру идеясе белән януларын җиткерде. Ул балаларга татар телен өйрәтү буенча “Салават күпере. Кыйбла” кушымтасы булачак. Аны версткалауда балаларның үзләрен дә катнаштырырга уйлыйлар.

 

“Сабантуй” газетасының баш мөхәррире Айдар Гыймадиев та балалар-үсмерләр өчен басмалар мәктәпләрдә туган телне өйрәтү буенча ярдәмче, кызыксындыру чарасы булырга тиеш, дигән фикердә. Ул да кызыксыну уяту өчен, гади язма рәвешеннән генә китеп,уен формаларына өстенлек бирү ягында.

 

Балалар басмалары арасында чал тарихлысы – “Ялкын” журналы. Аның аудиториясе 12-17 яшьлек мәктәп укучылары. Ягъни бу категориянең төп игътибары Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүгә китә. “Шуны күздә тотып, март саныннан башлап журналда “Репетитор” дигән сәхифә булдырдык”, - ди баш мөхәррир Йолдыз Миңнуллина. Ул моңа кадәр журналның төп укучылары вузларның татар филологиясе факультетларына яки журфакның татар бүлегенә керергә әзерләнүчеләр булуын искәртте. “Рус телле балаларны да татар теленә өйрәтү буенча ихтыяҗ бар. “Ялкын” рус телле балаларны татар теленә өйрәтүдә ярдәмче була алыр иде. Бүген татар телен традицион ысул белән генә өйрәтеп булмый. Грамматика гына өйрәнү аралашканда киртә тудыра. Журналда аралашу дәресләре, күнекмәләр формасында тел өйрәтүгә урын биреп булыр иде”, - диде ул.

 

Йолдыз Миңнулллина тагын бер проблемага тукталды. Журнал БДИ га әзерләнүче 9-11 сыйныфларга күбрәк игътибар биреп, 7-8 сыйныф укучыларын икенче планда калдыра кебек. Аның сүзләренә караганда, басманы барлык яшь категориясе мәнфәгатьләрен чагылдырган ике яклы итеп чыгару идеясе бар. Моның өчен финанс проблемасын хәл итәргә, журналның битләр санын арттыру мәсьәләсен чишәргә кирәк булачак.

 

Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров проблеманы тагын да тирәнрәк куйды. Аның белдерүенчә, бүген татар телле балалар матбугатын, китабын яшәтү һәм үстерүдә проблемалар комплекслы чишелеш сорый. Беренчедән, тираж азлыгы аның укучылар даирәсен азайта, икенчедән бюджет кытлыгы комачаулый. “Авторлар белән бәйле проблема да бар. Бүген балалар психологиясен аңлап язучы авторлар бик аз”, - дип искәртте ул. Аның ассызыклавынча, балалар аңына күп мәгълүмат рәсемнәр, уенчыклар аша керә. “Татар телендә сөйләшүче уенчыклар булдыру да бик мәслихәт булыр иде. Ләкин бүгенгә идеяләрне тормышка ашырырга технологияләр юк, аның өчен Сингапур яки Кытайга барсак кына инде”, - ди ул. Ул шулай ук китап тарату системасының бүген эшләмәвенә тагын бер кат игътибар юнәлтте. Шулай ук бүген, беренче эш итеп, интерактив характердагы балалар китаплары, басмалары аша телгә мәхәббәтне күп кенә ата-ананың үзендә тәрбияләргә кирәк әле. Шул вакытта гына алар балаларында татар басмасы аша туган телгә мәхәббәт уята алачак.

 

“Түгәрәк өстәл”дә балалар басмаларының тиражларын арттыру юллары, аларга “Татмедиа” аша грантлар оту мөмкинлеген тудыру, ТР 2015 елга кадәр Мәгарифне үстерү буенча программасында балалар басмаларына урын бирү һ.б. мәcьәләләр каралды.


Айгөл ФӘХРЕТДИНОВА
Татар-информ
№ | 31.03.2011
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»