|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2011 Җәмгыять
Кышкы озын кичләрдә...Хәтердә, без бәләкәй чакларда кар быелгыдай күп була торган иде. Капканы ачып чыксаң, кар көртләренең биеклегеннән урамның каршы ягындагы йортларны күреп булмый. Әнә шул кар өемнәренә су сибә идек тә, бөтен киемнәребез, итекләребез боз булып катканчы, пәлтә итәкләренә утырып кына рәхәтләнеп тау шуа идек. Тулы бәхет өчен синең ирекле булуың да кирәк бит әле. «Тегеләй итмә, болай итмә, өс-башыңны юешләмә», – дип, һәр хәрәкәтеңне күзәтеп торучы юк, машина таптар яисә ниндидер педофиллар (әстәгъфирулла!) урлап китәр дигән куркыныч мөмкин булмастай нәрсә иде.
Чатнама суыкларда безне мәктәпкә җибәрмиләр иде, ә без чана тотып яисә итекләребезгә тимераякларны агач ботаклары белән боргычлап беркетеп куябыз да урамга чыгып китәбез. Шул суыклардагы кояшлы күкнең аеруча матур зәңгәр төсе әле дә күз алдымда тора. Никтер ул миңа башкачарак, хәзергедән үзгәрәк булып истә калган. Аяк астындагы карның шыгырдавын музыкага тиңләргә булыр иде, чөнки тирә-яктагы тынлыкта ул күңелгә рәхәтлек биреп торучы бер тавышка әйләнә.
Телевизорлар булмагач, күрше-күлән урамга саф һава суларга дип чыга: олыраклар капка төпләрендә җыелышып сөйләшеп тора, ә без, балалар, бәхетле хисләргә чумып, һаман шул хәрәкәттә инде. Кар яуган саен, бигрәк тә кичләрен, бураннар туздырып, рельсларны чистартучы махсус трамвайларның гөлдер-гөлдер килеп узып китүләре күңелгә тынычлык бирә, чөнки тормыш тотрыклы, шәһәр иртәгесе көнгә әзерләнә. Бистәдәге кеше йөри торган һәм машина юлларына зур игътибар бирелә иде ул вакытларда. Кешеләр эшкә барырга чыкканчы, юлларны чистартып кую, тайгак булса, ком сибү гадәти күренеш иде.
Балачагым исемә татлы төш кебек төшә. Өйләребездә хәзерге кебек җылыткыч батареялар юк бит, мичкә ягышлы. Кышкы кичләрнең иң ямьле мизгелләре булып, аркаларыбызны җылы мичкә терәп, татарча радио тыңлау, тегү-чигү, китап уку, дәрес әзерләү, әгәр авылдан кунаклар килгән булса, төрле гыйбрәтле хәлләр турында сөйләшеп утыру, лото, домино кебек уеннар уйнау, рәсем ясаулар истә калган.
Кар көрәүнең ләззәтен әйтмим дә инде. Әле хәзергәчә, кар көрәүчене күрсәм, мөмкин булганда, аның көрәген алып, үткәннәрне искә төшереп, рәхәтләнеп бер селкенеп алам. Кечкенәдән үк әти белән бергә кар көрәргә чыга идек.
Куйган максатыңа ирешү, һәр хәрәкәтеңнән ләззәт алу ул – бәхет. Яңа бистәдән Ленин (хәзерге Кремль) һәм Бауман урамнарына эшкә еллар дәвамында җәяү йөрүем дә шуның белән бәйләнгән булгандыр.
Хәзер мондый мөмкинчелекләр юк инде, чөнки подъездыңнан чыгып, йортыңның бер башыннан икенче башына кадәр үз адымың белән тыныч кына барып булмый. Син йөрергә тиешле тротуар машиналар белән шыплап тулган, ә машина юлына чыксаң, арттан да, алдан да машина килә, баскан җиреңдә алга-артка каранып торырга мәҗбүрсең. Аяк астының тайгаклыгы һәм башка хәтәрләр дә бихисап. Шунысы да бар әле – балалар кызганыч. Күл тирәсенә әби-бабай, апа-абый, ата-аналары күзәтүе астында балалар чана шуарга чыга. Ул балаларның киемнәре бик калын, хәрәкәтләнү өчен җайсыз, күзәтүчеләр: «Сак бул, сак бул, егылма», – дип, туктаусыз тәкрарлап торалар. Анда ничек итеп балаларга онытылып уйнау булсын ди.
Урамдагы тормыш дигәннән, кайвакыт кичләрен шәһәр үзәгеннән концерт, театр ише төрле чаралардан кайтырга туры килә. Автобустан күзәтеп барасың, кайвакыт үзәк урамнарда да, Бауманны исәпләмәгәндә, бер генә дә адәми зат күренми. Руль артында утыручылар түгел, җәяүлеләр турында сүз бара. Әйтерсең лә үле шәһәр, тормыш туктаган. Күңелләр шомланып китә. Ә бу вакытта яшьләрнең үзенчәлекле, безгә һич аңлашылмаган төнге тормышлары – кафе, ресторан, бар һәм клубларда күңел ачулар башлана гына. Компьютер, телевидение тәрбиясе аларны табигый яшәештән адаштырып, әнә шуларга җыеп тутыра. Бу акрынлап аларның яшәү дәртен сүндерә, көрәш дигән төшенчәдән бөтенләй аера. Япониядә яшәүчеләрнең 30 проценты депрессиягә бирелүе, тормыштан ямь тапмавы, башка җенескә карата кызыксынуны югалтуы күп нәрсә турында сөйли.
Телевизордан күптән түгел генә Приморье өлкәсе таможня хезмәткәрләренең корпоратив кичәләрендәге кыланмышларын күрсәткәннәр иде. Таможня ул илнең капкасы була инде һәм анда җитдилек һәм җаваплылыкның ни дәрәҗәдә булырга тиешлеге турында сөйләп тә торасы юк.
Күңел ачуга килгәндә, аны дөньяда безнекеләрдән дә шәбрәк итеп беркем дә башкара алмый. Россиялеләр акула һөҗүменнән дә, котырынган халык төркемнәреннән дә, полиция күсәкләреннән дә курыкмый. Әгәр аңа курортлар тәтеми икән, ул аны теләсә кайда, хәтта армия шартларында да оештыра ала. Приморье краеның бер читендә солдатларның яшьрәк хезмәттәшләрен, аяк-кулларыннан тотып, бәдрәф унитазына башы белән тыгып күңел ачуын хәбәр иттеләр бит.
Ә тормышны башкачарак кабул итүчеләр, хезмәт, уку, белем алуны якынрак күрүчеләр бу илдән чыгып качу ягын карыйлар. Минем дә читкә китүчеләргә карата бүгенге көндә фикерем үзгәрде. Социологик сораштыруларның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, халыкның 70 проценты (балалардан кала) шул теләктә икән.
Бу елда илебез көрәш кырына әйләнәчәк, чөнки алда сайлаулар тора. Туган илебезгә, аның табигатенә, хезмәткә, белемгә, үз ватандашларыңа хөрмәт һәм мәхәббәтне ничек кайтарырга?!.
Наҗия САДЫЙКОВА |
Иң күп укылган
|