• 17.09 Спектакль"ВОЛШЕБНАЯ МЕЛЬНИЦА".Театр Кариева. Гастроли Национального молодёжного театра РБ имени Мустая Карима. 10.00
  • 17.09 Спектакль "БЫЛО БЫ ДЕНЕГ МЕШОК". Театр Кариева.Гастроли Национального молодёжного театра РБ имени Мустая Карима. 18:30
  • 18.09 "ТАПШЫРЫЛ...ГАН ХАТЛАР" спектакле. Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрында Кариев театры гастрольләре. 19:00
  • 18.09 Спектакль "У КОВЧЕГА В ВОСЕМЬ". Театр Кариева. Гастроли Национального молодёжного театра РБ имени Мустая Карима.10:00; 13:00
  • 18.09 Спектакль "РАДОСТЬ НАШЕГО ДОМА". Театр Кариева. Гастроли Национального молодёжного театра РБ имени Мустая Карима. 18:30
  • 19.09 "ЛӘЙЛӘ ВӘ МӘҖНҮН" спектакле. Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрында Кариев театры гастрольләре. 19:00
  • 19.09 Спектакль "Чипполино". Театр Кариева. Гастроли Национального молодёжного театра РБ имени Мустая Карима. 10:00; 13:00
  • 20.09 "СУПЕР-КИЯҮ" спектакле. Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрында Кариев театры гастрольләре. 19:00
  • 20.09 "Сөй гомерне, сөй халыкны...". С.Сүнчәләйнең тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә. 14.00. Г. Тукай әдәби музее
  • 21.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Нагорный". 17.00
  • 26.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Отары". 18.00
  • 28.09 «Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки БӘРӘҢГЕФЕСТ. Г. Тукай әдәби музее һәм Юнысовлар мәйданы. 13.00-15.00. Керү түләүсез
  • 29.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Мирный". 17.00
  • 05.10 Илнар Ялалов. "Табышмак" юбилей концерты. Казан. Филармония. 17.00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 10.10 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Осиново". 19.00
  • 11.10 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Юность". 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 16 Сентябрь Шәүкәт Гаделша
  • 16 Сентябрь Алмаз Гәрәев
  • 16 Сентябрь Рифә Рахман
  • 16 Сентябрь Атилла Расих (1916-1996)
  • 17 Сентябрь Дамир Сираҗиев (1954-1998)
  • 17 Сентябрь Динар Насыйров
  • 18 Сентябрь Гариф Ахунов (1925-2000)
  • 18 Сентябрь Ләйсәнә Садретдинова
  • 18 Сентябрь Алмаз Хәмзин
  • 19 Сентябрь Сергей Рыжиков
  • Бодай сатабыз. тел. 89093070738
  • Актанышта 2 булмэле фатир сатыла. Набережная янында. 89179077379
  • Казанда Адоратский ур. 60 йортта 1 бүлмэле квартир сатыла. Мәйданы 33 кв. м, зал 17, кухня 8 кв.м. Санузелга кафель ябыштырылган, балкон пыяла рамнар куелган. Тәрәзәләр агачлы, тыныч урамга карый, кояшлы як. Күршеләр сабыр, тыныч холыклы гаилә, ишегалдында видеокүзәтү куелган, матур балалар мәйданчыгы бар. Олылар һәм балалар поликлиникаларына җәяү генә барасы, якында гына ике мәктәп, татар гимназиясе(№13), "Золотая шайба" спорт комплексы, кибетләр, базар, яшелчә базары (оптовый). ЖКХ буенча бурычлар юк, өлкән яшьтәге бер собственник, чистая продажа. Бәясе - 3 190 000 сум. тел 8 917 223 97 39
  • 2 булмэле фатир озак вакытка тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ. собственник. 89655846630
  • Казаннын Киров районында Базарная 2 ур общ 18 м2 бетен унайлыклары булган булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Тел. 89274544590.
  • Казан, ЖК "Светлый"дагы (Көек - Куюки) бер бүлмәле фатирга кертергә кызлар эзлим. Бәясе айга 12 мең + квартплата. Тел. +79375779892
  • Павлюхин урамында тулай торак бүлмәсен арендага бирәбез, озак вакытка, тәртипле кызларга. 89033052264
  • Казан шәһәре, Бр.Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан бүлмәгә начар гадәтләре булмаган, иптәшкә 1 кыз кертәбез. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Тел: 89179064610
  • Казан шэхэре,горьковской шоссе урамы 10 адресы буенча урнашкан бер булмэле фатирга узем белэн торыр очен тэртипле,чиста, похтэ булган татар кызын эзлим.тел:+79673642061
  • Яшел тәмләткечкә петрушка уләне сатам. Чиста экологик шартларда устерелгэн.89370045793

 

 

 
Архив
 

30.03.2011 Җәмгыять

«Әфсен-төфсен бүген үлсен, иртәгә терелсен»

Мин тагын авылга кайтырга чыктым. Алда – биш сәгатьлек юл. Ярый әле гел яхшы юлдашлар очрап тора. Кешеләр белән сөйләшеп кайтканда юл озынлыгы сизелми. Бүген дә янәшәмдә бик дини, белемле, итагатьле әби туры килде.

Юлга чыкканда, сумкамнан кечкенә догалар китабын алып укый торган гадәтем бар. Ходайдан исән-сау кайтып җитүемне сорыйм. Бу юлы да шулай эшләдем. Юлдашым минем бу гамәлемне карап-карап торды да, букчасыннан кечкенә генә китапчык алып, миңа сузды: “Менә монда юлга чыкканда, юлда барганда укыла торган догалар бар. Ал, кызым, бүләгем булсын”, – диде. Рәхмәтемне әйтеп, китапны укый башладым. Бу кечкенә генә китапка бик күп догалар язылган иде. Бер сүрәнең исеме – “Сихер-бозымнардан, чит-ят күзләрдән саклаучы” дигән. Доганың исемен укыгач: “Сихерчеләр хәзер дә бар микәнни?”– дип, әбидән сораганымны сизми дә калдым. “Әй, бала, син әле бик яшь, дөнья күрмәгәнсең. Начарлык һәрчак булган, бар һәм булыр да, – диде әби. – Сихер, бозым белән шөгыльләнгән кеше мәңге оҗмахка кермәс”, – дип тә өстәп куйды.

 

“Багам!”, “Ирегезне кире кайтарам”, “Эчкечелектән коткарам” дигән игъланнар белән тулган газеталарны бүген еш очратырга мөмкин. Дөрес, боларның яртысыннан артыгы алдап акча эшләүче “шарлатаннар”. Араларында чып-чын сихерчеләр дә җитәрлек. Газетадагы игъланнарның берсендә күрсәтелгән телефон номерын җыйдым. Трубканы хатын-кыз алды. Нинди хезмәтләр күрсәтүе белән кызыксындым. “Киләчәгегезне әйтеп бирәм, багам, гаиләгезне саклап калырга булышам, сихер-бозымнарны кайтарам, 100 төрле им-том беләм, сөйдергеч бөтиләре ясыйм. Сурәткә карап дәвалый алам”, – диде.

 

Минем әни унбиш елдан артык сырхауханә юлларын таптый. Ике тапкыр пычак астына ятты. Шул хатынга алданрак чылтыраткан булсам, мөгаен, әнинең бөтен авыруларын “юып” алган булыр иде. “Хезмәтләрегез өчен күпме аласыз?”– дип сорыйм багучыдан. “Минем тарифларым юк, кеше күпме бирсә дә риза. Тик бу минем төп акча чыганагым булуын аңлыйсыздыр инде, шуңа намусыгызга карап түлисез”, – дип җавап кайтарды. Бу хатын авызыннан “намус” сүзен ишетү миңа нык тәэсир итте. Кешеләрне турыдан-туры алдау юлы белән акча эшләүче “могҗизачы” намус турында сөйләнеп торсын әле! “Сезгә кайчан килергә мөмкин соң?”– дим. Күрәзәче янына эләгер өчен 10-15 көн алдан язылып куярга кирәк икән. “Үзенең бәясен күтәрә инде бу”, – дип уйлап куйдым эчтән генә.

 

Газетадагы башка игъланнарны карыйм. Күбесендә телефон номерлары юк. Әмма болары сеанслар үткәрә торган урыннарын һәм кабул итү вакытларын күрсәткәннәр. Екатерина (исемнәре үзгәртелеп бирелде) исемле багучының бер сеансы 200 сум тора. Күрсәткән хезмәтләренә карап (эштәге һәм гаиләдәге проблемалар, балаларыгыз, туганнарыгыз белән булган проблемалар) Екатеринаның “ата” психолог икәнлеген чамалавы авыр түгел. Вика исемле багучы 40 төрле багу, магия, им-том һәм тагын әллә ничә төрле сихер эше белән шөгыльләнә икән. Аның хезмәтләре исә 500 сум тора. Игъланнары үтемлерәк булсын дипме, сихерчеләр үзләре “ярдәм иткән” клиентларының рәхмәт сүзләрен дә бастырырга онытмаганнар.

 

Мин үзем экстрасенсларга, күрәзәчеләргә ышанмыйм. Әгәр дә кешегә Алла тарафыннан алдан күрә белү сәләте бирелгән икән, ул сәләтне бары үзең өчен генә кулланырга кирәк дип саныйм. Ә кемнеңдер язмышы, сәламәтлеге белән “уйнау” – зур гөнаһтыр ул. Кышкы яллар вакытында “ТНТ” каналыннан “Экстрасенслар ярышы” (“Битва экстрасенсов”) тапшыруының барысын да берьюлы күрсәттеләр. Эш арасында, кызыксынып, мин дә шул тапшыруларны карадым. Югалган кешеләрне табып бирү, тартма эчендә нәрсә барлыгын ачыклау, бәйләнгән күз белән каршыңда кем утырганын ачыклау дисеңме, хәтта ун кешенең кайсысы тоткында булганына кадәр әйтеп бирә алучыларны да күрсәттеләр бу тапшыруда. Шоуда катнашучыларның мондый “сәләтләрен” күргәч, үзем дә тел шартлаттым. Шайтанның үзе белән килешү төзегәннәрдер болар, минәйтәм. Шулай булмаса, чит кешенең шкафында нәрсәләр булуын, кешенең ничек һәлак булуын бер мизгелдә сөйләп бирә алмаслар иде.

 

Безнең якта да шундый сәләткә ия бер әби яшәгән. (Аксубай районы, Үзи авылында яшәгәнгә, безнең авылда ул әбине “Үзи әби” дип йөртәләр иде). Бервакыт безнең авылдан ирле-хатынлы ике кеше шул әбигә барырга дип, ат җигеп юлга чыкканнар. Ире хатынын юл буе битәрләп барган. Янәсе, табиблар ярдәм итә алмаганны, ниндидер бер әби генә синең чиреңә нинди дәва тапсын инде? “Үзи әби”нең өенә килеп кергәч тә, теге карчык боларны: “Минем ярдәмемә ышанмагач, нигә килдегез соң?” – дип әрләп куып чыгарган. Күрәсең, әбинең, чыннан да, күрү сәләте булгандыр. Тик “Үзи әби” турында бер кемнең дә, беркайчан да “ул сихерче”, “ул багучы” дип сөйләгәнен ишеткәнем булмады. Аның турында гел җылы сүзләр генә сөйлиләр.

 

Исламда им-томнарга тискәре караш яшәп килә. Автобуста кайтканда, теге юлдаш әби белән дә сихерчеләр турында сүз куертып алган идек. Аның сүзләренә ышансаң, адәмнәрне юлдан яздыручы, параллель дөньяда яшәүче җеннәр бар икән. Җеннәр уттан яралган һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән мәхрүм ителгән затлар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туганнан соң, күкнең җиденче каты ябылган һәм шайтаннарга, җеннәргә Аллаһыдан мәгълүмат килми башлаган. Шуңа да җеннәрдән “алган” мәгълүмат йөз процент ук дөрес түгел икән. Шулай булгач, шайтаннар ала торган мәгълүмат аларга каян һәм ничек килә икән соң? Юлдаш әби бу сорауга җавап бирә алмады...

 

Әмма барлык күрәзәчеләрне дә шайтаннар белән элемтәдә тора дию дә ялгыш фикер, минемчә. Әлеге затларның күбесе бик шәп психологлар. Медицина китапларын карап чыкканнан соң, кешенең йөзенә карап, аңарда нинди авыру икәнен чамаларга була. Әйтик, йөзең сары булса, бавыр авыруы булырга мөмкин.

 

Төрле майлар, үләннәр белән дәвалаучы әби-бабайлар да шактый бүген. Безнең авыллар, мәсәлән, Биектау районындагы бер бабайның үләннәрдән ясаган “бабай мае” (бездә ул даруга шулай дип исем бирделәр) бик күп авыруларга дәва диделәр. Кул ярылса, яки киселсә, яраларны бик тиз төзәтә, эчке әгъзалар авыртканда берәр атна шул майны эчсәң, авыртуны баса, аяк-куллар сызлаганда да ярдәм итә. Барысы да табигатьтән алынган, табигать бүләге. Бернинди магия дә, сихер дә кирәкми. Ә сихер белән шөгыльләнү зур гөнаһ һәм аның өчен Аллаһы Тәгаләнең җәзасы зур диелгән Коръәндә.

Лилия ЛОКМАНОВА
Татарстан яшьләре
№ 38 | 24.03.2011
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

№10 (766267) / 09.04.2011 16:46:34

минем иптәш кызым күрәзәчегә барган иде. күрәзәче аңа кияүгә чыкмыйсың, дигән иде. 24 яшендә кияүгә чыкты, 1 яшьлек малае бар. ире белән бик матур яшиләр. нәтиҗә: күрәзәчегә барма, алар арасында шарлатаннар буа буарлык. ә чын багучыга реклама кирәкми, һәм ул аны ясамый дә. алар (чын имче-багучылар) халыкка ярдәм итү өчен яшиләр һәм эшлиләр. Балык Бистәсендәге әби кебек))))

№9 (765231) / 02.04.2011 18:43:46

Ә сез ышанмаган буласыз!
Биби!

№8 (765221) / 02.04.2011 17:36:11

Бик куп еллар элек бер апа белэн больницада ятырга туры килде.Ул апа бер авылга кунакка барган да яшь чагында,шул авыл егетенэ кияугэ чыгып та куйган.Курше кызы кызы гел кереп йорде,дус булдык,аннан бер серем дэ булмады ди.Бер конне теге апа бик нык авырый башладым,врачлар дэвалый алмый ди.Моны Елгабаш дигэн авылга бер эбигэ алып барганнар.Теге эби кайт та тупса астыннан энэне алып ташла дигэн. Энэне алып ташлагач савыктым ди.Бераздан тагын чирлэдем ди.Тагын бардым эби янына ди.Бу юлы карчыга йонын мендэреннэн алып ташла дигэн.Теге апа сойли ,мендэр йоны эченнэн ничек табармын инде теге карчыга йонын дип эйткэн идем,мендэрне ачсам кап-кара олы каурый ди.Каурыйны алып ташлагач тагын савыктым ди.Соныннан гына белдем,ирем курше кызы белэн мина ойлэнгэнче бик озак йоргэн булган,мин берни белмэдем,теге кыз мина бозым ясатып кына торган ди.Ул апа 50-55 яшьлэрдэ иде,узе70 яшьлэр тирэсендэ кебек куренэ иде.Курше кызы кияугэ дэ чыкмады ичмасам,гомер буе башым чирдэн чыкмады дип сойлэде теге апа.

№7 (764663) / 31.03.2011 00:29:44

http://ufa-tatar.livejournal.com/34784.html

ислам буенча без куллана торган күп нәрсә гөнах инде ул

№6 (764618) / 30.03.2011 22:08:48

Күрәзәчеләр дигәннән, кызык бит. Мин дә ышанмыйм. Но кызыксынам. Шулай берсе бер күрәзәче янына барган. Тегесе үзен бик мактый ди "менә минем янга Мәскәүдән хәтле кайталар" имеш. "Мин шундый танылган кеше". Үзе сорый ди: "Малаең бармы?". "Бар". "Ә -ә, бар икән шул, әнә күренә" дип әйтә ди.
- Ирең бармы?
- Юк.
-ӘӘӘ, юк икән шул. Күрдем. Тиздән шундый яхшы кешегә кияүгә чыгачаксын. Үзеңнең дә исең китәчәк - дип әйтә -ди.

№5 (764548) / 30.03.2011 17:53:51

Юлда йөрмичә генә дә язып була торган яхмалар күбәйде"Т.Я"да.Күптән түгел генә дальнобойщиклар турында тузга язмаганны язып чыктылар.Инде монысы тагын да тузга язмаганрак.Әйтегез әле,бу гәҗиттән ничек котылып була...

№4 (764513) / 30.03.2011 13:17:30

Яңа тема түгел. Моны гәҗитләрдән күп укыган, барырга яраманны беләсез, барыбер барасыз. Барыгыз, акчаларыгыз күптер. Алар хәзер сафсим абнаглели. Бер сеанска бер кешедән 500 сумга мин үзем дә әфсенләп җибәрергә магу. Миңа килегез!

№3 (764510) / 30.03.2011 12:54:40

шарлатаннары житэрлек. шул ук вакытта кыек атып туры тидеручелэре дэ юк тугел бит. моны ничек анлыйсыз

№2 (764506) / 30.03.2011 12:16:40

Доньяда без белмэгэн, акылыбыз житмэгэн эйберлэр бихисап. кара сихерчелэр дэ,курэзэчелэр дэ чыннан да бар.

№1 (764495) / 30.03.2011 10:31:57

Экстрасенслар турында нигэ берегез дэ язмыйсыз? Неужели бер кешенен дэ багучыларга да барганы юк. Фикер алышыр очен менэ дигэн язма. Тем боле донья тулы жыен шарлатан!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом