поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.03.2011 Мәдәният

«Мин бит әле кичә генә тудым»

Сөю илтәм сиңа!

Шуңа

Мин – талант, көчле

талант.

Әй, горур гүзәл!

Шагыйрьне

Шул талант өчен

ярат!

 

Рәдиф абый Гаташны күпме белсәм, шуның кадәр гаҗәпләнәм дә. Әлбәттә, чын шагыйрьнең яше булмас, әмма кеше җаны да бер картая бит. Ул картаю дөньяга күз утыру, тормыш арбасында керләнү, биниһая күп янулардан соң пыскуга күчү белән бәйлеме шунда... Ә Рәдиф абый...

 

Мин аның сабыйларча самимилегенә, дөньяга пафослы күтәренке күңел белән карый алуына кызыгам да. Аның өчен тормыш – шигърият, шигърият исә – тормыш. Әлеге ябык боҗра эчендә ул ихласлыктан гына торган үрмә ятакта тирбәлә, кочагында – меңнән бер төрле гөл, ябалдашыннан йолдызлар коелып торучы чиксез күк, моң чиксезлегенә барып тоташучы сахра... Тик тормыш аннан гына тормый шул, анда хөсетлек тә, явызлык та, каһәрлек тә бар дип әйтеп кара! Шагыйрь сине шундук «урыныңа утыртып», тормышның яратудан, кешеләрнең матурлыгыннан, күңел киңлегеннән торуын әйтеп, авызыңны ябачак.

 

Хөсетлек дигәннән. Кемдә-кемдә, Рәдиф абыйда риялык та, хөсетлек тә юк. Бир син аңа тулып пешкән шигъри юл – ул шуны кулыннан ычкындырмый, җәннәт кошы тоткан сабый баладай сөенеп, редакциянең бер бүлмәсеннән икенчесенә кереп, янына килгән һәр кешегә укып күрсәтәчәк. Бу вакытта аның ике күзе сөенечтән җем-җем килер, тавышында ниндидер бер гаярь горурлык бүртеп чыгар. Шигърияткә энә күзе кадәр генә яңалык, яңа сүз алып кил – аның сине күккә чөясен көт тә тор.

 

Рәдиф Гаташка 70 яшь тула дигәнгә ышанса шул «метрика кәгазе» генә ышаныр. Аны якыннан белгәннәр, шигърияттәге укучысы аны өлкәннәр рәтенә куя алмый: ул мәхәббәттә – Мәҗнүн, яшьлеккә – яшьти, шигърияттә – көрәшче. Картлык боларның берсе белән дә янәшә тора алмый.

 

Әнкәй сөте

 

– Рәдиф абый, яшьләр түгел, кайбер өлкән буын шагыйрьләр дә Сезнең бүген дә мәхәббәт җырчысы була алуыгызга кызыгып карый...

 

– Үзеңә андый ук бәя бирү бик үк дөрес булмас иде. Аеруча яшьләрдә андый кызыгу юк, аларның күбесе инде мәгърур йөри торган кешеләр. Кайсыберләре китап чыгара, кереш сүзләрендә бернинди остаз да, иҗаты башланган чорда хәер-дога биргән шагыйрьләр турында да ләм-мим. Алар – компьютер, интернет чоры балалары, яңа дулкын шагыйрьләре. Әмма мин аларны барыбер башлангыч шигърияткә – ана сөтенә әйләнеп кайтыр дип уйлыйм. Ә без – гомерлек шәкертләр буыны. Үзебез укып үскән шагыйрьләр иҗаты алдында мин һаман ниндидер каушау тоям.

 

– Кемнәр иҗаты иде ул?

 

– Мәктәптә укыган вакытта Һ.Такташ, Ф.Кәрим, М.Җәлил, соңрак Ш.Бабич, Х.Туфан, С.Хәким һәм И.Юзеев иҗатлары. Бездә ул чорда, гомумән, Такташ культы – аның шигырьләрен яттан белә, кичәләрдә сөйләп йөри торган идек. Мәктәпне тәмамлап, Уфа Башкорт дәүләт университетының татар һәм рус филологиясе факультетына укырга кергәч, Әнгам Атнабаев белән таныштым. Ул анда әдәби түгәрәк җитәкчесе иде – гаҗәеп киңкырлы шәхес, искиткеч шагыйрь. Әнгам абый минем кумирыма әйләнде. Шулай ук Н.Нәҗми белән М.Кәрим тәэсире дә көчле булгандыр. Мин ул вакытта 18 яшьлек җилкенчәк – шигърияттә әле эзләнү юлында гына идем. Уфада укыган вакытта матбугатта күренә башладым – 20 яшьтән соң язылган шигырьләремне генә китаплык итеп тупладым. Аңа кадәргеләрен яндырдым.

 

– Нишләп яндырдыгыз?

 

– Такташ та егермегә кадәр язган шигырьләрен яндырган, чөнки әлеге иҗат әле ул үзең өчен ниндидер чирканчык алу чоры гына. Аны укучыга күрсәтү кирәк түгел. Ә менә шигъри кануннарны белә башлагач, камилләшкәч, аны китап итеп укучы хозурына тәкъдим итеп була.

 

Әй, гомер бормалары...

 

– Сез – хыял, шигъри гавам кешесе. Авылыгыз да «җирнеке» түгел...

 

– Туган авылым – кечкенә генә Марс урман куенында урнашкан. Бөтен ягында да урман, аланында – безнең 50-60 йортлык кына авылыбыз. Минем аңа аталган «Мин Марстан, тик марсиян түгел» дигән шигырем дә бар.

 

– Шагыйрьдән шагыйрь ясаучы мәхәббәт булса да, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләүче ана бугай?

 

– Әнием Сәвия искиткеч нечкә күңелле кеше иде. Ул мине һәм ике игезәк абыем – Рәшит белән Рәфитне әдәбият тәэсирендә тәрбияләде. Өч бала белән ялгыз калып, бөтен йөкне үзе тартса да, ул безне кеше итәргә омтылды. Эшләтмәсә эшләтмәс иде, әмма китап укытырга тырышты. Район үзәгенә кайта торган һәр китапны алып, ярыша-ярыша укый идек. Ашарга ризык, кияргә кием булмаса да, без ул вакытта рухи байлыкка кинәндек. Абыем Рәшит тә шагыйрь иде... Әнкәй арабыздан 1984 елда китте. Мин әле дә ятимлек ачысын тоям...

 

– Уфа университетын ташлап, Казанга күченеп килүегез нәрсә белән бәйле?

 

– Мин Уфага укырга кергәнче, үземне көтүче булырга да яраксыз бер кеше итеп тоя идем. Язмыш эше булгандыр, мин анда көтмәгәндә-уйламаганда барып кердем. Шул ук язмыш Казанга килүемә дә сәбәпче булды. Әлеге ерактагы хыялымны өченче курста Казан университетына килү белән тормышка ашырдым. Шунда бер парта артында утырган гомерлек дустым Х.Миңнегуловны очраттым. Без аның белән гомер буе аралашып, бер-беребезне баетып, үстереп яшәдек. Өч ел элек алган Г.Тукай исемендәге зур Дәүләт бүләгенә дә мине дустым тәкъдим итте.

 

– Ул вакытта шигърияткә килеп кергән көчле дулкында Сез дә – яшь Рәдиф Гатауллин да булган. Көндәшлек көчле идеме?

 

– Искиткеч. Университетта оешкан «Әллүки» түгәрәгенә дә 40-50ләп кеше йөргәнбездер. Язучылар берлегенә кырык иләктән уздырып алалар иде. Мин 1966 елда Р.Фәйзуллин белән бер вакытта кабул ителдем. Равилгә – 23, миңа 25 яшь иде. Менә хәзер бер «казанда» кайныйбыз – «Казан утлары»нда эшләвемә – 36 ел.

 

Җанымны киереп ачам

 

– «Гөлләр су сорый», «Ирләр булыйк», «Бу сиңа кылган догам», «Мәңгелек сусау» кебек китаплар авторының иҗатын нинди чорларга бүлеп карап була?

 

– Романтик чор – бу башлангыч иҗатка карый, аннан – публицистик һәм өлгереп җиткән чор – шәрыкъ чоры. Газәлләр һәм робагыйларга килүем, шәрык әдәбиятына якынаюым иҗатымның урта чорында булды. Бары газәлләр генә аерым бер хиснең иң югары ноктасында – экстазында туа. Ул югары накалдагы шигърият. Әлеге төр шигърияткә якынайгач, мин икенче бер киңлеккә чыга алдым дим.

 

– Шагыйрь кем дә, Рәдиф Гаташ кем?

 

– Генрих Гейненың: «Бу дөньяда иң эгоист хайван – кеше, иң эгоист зат – шагыйрь», – дигән сүзләре бар. Әлбәттә, эгоистлык һәркемдә булырга тиеш, шул исәптән шагыйрьдә дә. Шагыйрь Рәдиф Гаташ исә эзләнүчән, ярсу табигатьле, янучан кеше. Минем исемем дә яну һәм сусау дигәнне аңлата.

 

– Иҗатыгызны тулаем мәхәббәт утравы дип атап булыр иде.

 

– Мәхәббәт турында язу дип әйтү дөрес түгел. Кешенең җаны шундый, мәхәббәт ул – яшәеш. Мин кешеләрне, тормышны яратам. Җанымда да, шигырьләремдә дә картлык юк. Мин бит әле кичә генә тудым! Әлбәттә, ир-ат хатын-кыз матурлыгыннан башка шагыйрь була алмый. Мин матурлыкка соклана беләм, ихлас булдым, димен. Шигърияттә дә җанымны шәрран ача алдым. Хәдисләрдә иң каты хөкем ителә торган нәрсә картлык зинасы диелгән. Тик минем хатын-кызларга соклануым зина түгел, ә платоник мәхәббәт.

 

Шагыйрьгә тышау да кирәк

 

– Шагыйрь ялгыз булырга тиеш, дигән сүз белән килешәсезме?

 

– Шагыйрь бәйсезлеккә омтылса да, аңа да тышау, дисциплина өчен гаилә кирәк. Хатыным Римма белән без Мәскәүдә кавыштык. Ул практик, җир кешесе булса, мин – импульсив, җирдән «шактый ерак» зат. Шулай бер-беребезне тулыландырабыздыр инде. Миңа кияүгә чыкканына ул, бәлки, үкенгәндер дә – шагыйрь белән яшәү, аннан битәр, дөнья көтү җиңел булмагандыр. Улыбыз Салават 36 яшендә кинәт кенә авырып, дөнья куйды, ике оныгыбыз – Тимур белән Арсланыбыз бар.

 

– Олы юбилеегыз белән котлап, «Шәһри Казан» Сезгә күңел көрлеге, яшьлек теләп кала. Ә Рәдиф Гаташ үзенә ниләр теләр иде?

 

– Исәнлек. Әлеге исәнлек үзем җирдән киткәч тә, иҗатымда калсын иде. 100-200 яшемне дә «Шәһри Казан» искә алыр дип ышанам...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»