поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.03.2011 Икътисад

Линар Якупов Татарстанга "сукук"ны алып килде

Татарстанда, гомумән Россиядә, исламдагы эшкуарлык хакында сүз ишетсәк, без Линар Якуповны күз алдыбызга китерәбез. Ул — Россиядә ислам бизнесын алып килүче һәм аны җәелдереп җибәрүче буларак таныла. «Авырлыкны бары тик хәрәкәт итүче генә җиңеп чыга»,- дип әйтергә ярата Линар Габделнур улы. Әле моннан бер 5-6 ел элек кенә җөмһүриятебездә, ислам финанслары һәм сукук хакында авыз ачып бер сүз чыгарсаң, сиңа бик сәер итеп карыйлар иде.

Аңа кадәр өч ел Малайзиядә эшләп кайтып, бу юнәлештә башкалар тәҗрибәсен якыннан өйрәнгән Линар әфәнде Татарстанда зур һәм кирәкле эш җәелдереп җибәрә. Дөресен генә әйткәндә, ислам инвестицияләрен Татарстанга алып килү бик кыйммәткә төшә аңа. Аның барлык нечкә якларын якыннары, дуслары һәм бергәләп эшләүче хезмәткәрләре бик яхшы белә. «Тырышкан табар-ташка кадак кагар», дип әйтә халык, бу чыннан да шулай булып чыкты.

 

Моңа дәлил булып, кичә Казанның «Мираж» кунакханәсендә узган «Сукук — төбәк инфраструктураны үстерүнең яңа коралы» дип аталган халыкара конференциясе тора. Бу чара Россиядә ислам финанслары өлкәсендә ел саен уза торган икътисади саммит (KAZANSUMMIT 2011) алдыннан үткәрелде.

 

Жыен күркәм гадәт буенча Коръән уку белән башланып китте. Жыелыш өч бүлектән торды: беренчедән, «заманча дөньяда сукук», аннары — «сукук тәҗрибәсе» һәм «халыкара тәҗрибә», «Россиядә сукук» дигән темаларга кагылышлы чыгышлар ясалды.

 

Конференциядә Малайзия ислам икътисады белгечләре, Татарстан банк һәм кыйммәтле кәгазьләр белән эш итүче остазлар, хөкүмәт әгъзалары, Россия һәм чит илләрнең кредит оешмалары вәкилләре катнашты.

 

Татарстан сукук кәгазьләрен чыгару ягыннан иң кулай төбәк булып тора, дип исәпли җыенда катнашучы остазлар. Шуңа да, җыенның төп максаты булып Татарстан һәм Россия икътисадына ислам инвестицияләрен китерү, аларны куллану мөмкинлекләрен ачыклау, хәзерге заман шартларында кулланыш табу механизмнарын эзләү күз алдында тотылды.

 

Татарстан кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты җитәкчесе Линар Якупов сүзләренчә, республикада быел 100-200 йөз миллион долларлык сукук чыгару күздә тотыла. Әгәр дә сукукка ихтыяҗ була икән, бу санны тагын да арттырырга мөмкин булыр, дип уйланыла.

 

Сукукны чит илләрдә бик яхшы беләләр икән, ә менә безнең төбәк өчен аның үзенчәлекләре бары тик ачыла гына бара. Иң әүвәл, сукукны истә тотып әйтүем, берәр милек булырга тиеш һәм шушы сукук нәкъ менә шул милеккә нигезләнеп чыгарылырга тиеш тә инде.

 

Бу кыйммәтле кәгазъләр беренчедән, зур булган финанс проектлары өчен әһәмиятле икән һәм төрле инфраструктура проектлары өчен киң кулланыла. Аны күп чыгару файдалырак, шуңа да бу эш белән икътисади яктан көчле корпорацияләр, хөкүмәтләр шөгыльләнә. Бу кәгазъләрне физик затлар сатып ала алмый. Сатып алучы булып банк, инвестиция фондлары тора, дип ассызыклады үз чыгышында Линар әфәнде.

 

Исегезгә төшереп үтәбез, узган елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы өчен суверен сукуклар (ислам кануннары буенча эш йөртүче кыйммәтле кәгазьләр) чыгару ниятләре турындага беркетмәгә кул куелды.

 

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ИФК «Линова» генераль директоры, Ислам бизнесы һәм финансларын үстерү коммерцияле булмаган фонды президенты Линар Якупов, «Амана Райя Берхад» компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Дато Хаҗи Дусуки Әхмәд, «Kuwait Finance house — Malaysia» компанияләр төркеме директоры Җәмилә Җамаледдин кул куйган иде.

 

Фото - "Бизнес Онлайн".


Рузилә ГӘРӘЕВА
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»