поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.03.2011 Бәйрәм

Язлар белән килде ямьле Нәүрүз!

Самараның “МТЛ-Арена” спорт һәм күңел ачу комплексында өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте Нәүрүз бәйрәмен уздырды. Аның төп чыгымнарын оешманың башкарма комитеты рәисе, эшкуар Минәхмәт Хәлиуллов һәм өлкә хөкүмәте үз өсләренә алдылар. Шулай ук чараны үткәрүгә Самара шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкать Хуҗин, “Ипозембанк” коллективы, эшкуарлар Али Сөләйманов һәм Шамил Хисаметдинов өлеш керттеләр.

Табигатьтә карлы көннәр хөкем сөрсә дә, яз сизелә башлады инде. Ә яз җитте икән, димәк, Нәүрүз ишек шакый. Бу юлы ул безгә яңалыклар белән килде. Гадәттә, һәр елны әлеге бәйрәм ЦСК спорт Сараенда уза торган булса, быел ул шәһәребезнең заманча төзелгән һәм җиһазландырылган затлы биналарның берсе булып саналган “МТЛ-Арена” комплексында үтте. Җыйнак бинага килеп керүе дә күңелле бит! Бәйрәмдә Самара өлкәсе халкының күп булуы да, башка татар чараларында бер дә күренмәгән яңа кешеләрнең килүе дә, башка төбәк кунакларының катнашуы да Нәүрүзнең тиешле урында уздырылуын исбатлады.

 

Фойега килеп кергәч тә, халыкның игътибарын җәлеп иткән иң беренче нәрсә – ул “Бердәмлек” газетасының фотохәбәрчесе Хәмзә Мортазинның фотосурәтләре күргәзмәсе иде. Татар милли хәрәкәтенең күренекле кешеләре биредәге рәсемнәрдә үзләрен күреп шатландылар. Шулай ук төньяк балкышы, гадәттән тыш төсмерле күгәрчен кебек үзенчәлекле, искиткеч гүзәл сурәтләргә сокланмый мөмкин түгел иде. Нәүрүз бәйрәменә кертелгән бу яңалык фойены бизәп торучы күренеш булды дисәм дә, ялгышмам кебек. Тыйнак, зәвык белән эшләнгән күргәзмәне халык яратып кабул итте. Шулай ук биредә төрледән-төрле татар милли ризыкларының сату-күргәзмәсе дә оештырылган булса, бу бәйрәмнең милли колоритын тагын да көчәйтер иде.

 

Язгы бәйрәм милли бәйгебез – көрәштән башланып китте. Самарада бу спорт төрен яратучылар күп. Шәһәребездә кечкенәләрдән алып олы яшьтәге татарларга кадәр бик теләп көрәш белән шөгыльләнәләр. Шуңа күрә бездә бу спорт төренә зур игътибар бирелә. Менә Нәүрүздә дә ул иртәдән төшкә кадәр дәвам итте.

 

Залда зур көрәш келәменең читенә чебештәй малайлар “кунаклаган”. Алар түземсезлек белән көрәш башланганын көтеп торалар. Ә күзләрендә ут уйный. Тиздән аларга да шушы келәмгә чыгып, үз көчләрен күрсәтергә кирәк булачак бит!

 

Нәүрүздә Самара, Тольятти, Димитровград шәһәрләреннән, Петра Дубрава бистәсеннән, Хворостянка авылыннан, Камышлы районы үзәгеннән һәм башка төбәкләрдән 8-14 һәм 15-18 яшьлек көрәшчеләргә бүленгән ике төркемдә илледән артык көрәшче ярышты. Кечкенәсе булсынмы, яшүсмере булсынмы - һәрберсе үзен Нәүрүзнең иң көчле, иң җитез батыры итеп күрсәтергә тырышты. Көрәшчеләрнең дулкынлануы тамашачыларга да күчте. Алар ярышларны игътибар белән күзәтеп, малайларны, егетләрне хуплап тордылар.

 

Шулай кызганнан-кыза барган бәйге ахырына да якынлашты. Яшүсмерләр арасында “Нәүрүзнең абсолют батыры” исеме өчен ярышкан иң соңгы минутлар бигрәк тә кызу булды! Ниһаять, егетләр арасында җиңүче билгеләнде. Быел “Нәүрүзнең абсолют батыры” булып Самараның Петра Дубрава бистәсеннән Илдус Дадаев (тренеры Илшат Бикташев) танылды.

 

Кечкенәләр төркемендә төрле үлчәү категорияләрендә беренчелекне Самарадан Костя Артамонов, Дима Бычков, Вадим Затеев, Илдар Солтанов, Абдыкәрим Шералиев, Рөстәм Фәйрушин, Акмаль Әбдерахманов алдылар. Ә яшүсмерләр арасында шулай ук төрле үлчәү категорияләрендә беренче урынга Самарадан Җәмил Шәмшетдинов, Рөстәм Алпаев, Аргам Авекинян, Санан Гәрәев чыктылар.

 

Җәмил Шәмшетдинов шулай ук тамашачы мәхәббәтен дә яулап, аерым приз - чәй сервизына ия булды. Әлеге көрәшче турында бер-ике сүз әйтми үтеп булмас. Шәһәребездә, өлкәбездә узган Сабан туйларында, төрле көрәш бәйгеләрендә даими катнашып килгән Җәмил еш кына призлы урыннар яулый. Нәүрүздә ул абсолют батыр исемен алмаса да, көчле көрәшченең киләчәге зур булуына ышаныч бар.

 

Беренчелекне яулаган барлык малайлар һәм егетләр - Самара шәһәреннән. Бу инде аларның тренерлары Рәшит Үтәшев белән Руслан Йосыповның осталыгына һәм шәһәребездә милли көрәшебезнең үсеш юлында икәнлегенә яхшы дәлил булып тора. Көрәшкә оста итеп комментарий биреп барган Радик Газизовны да мактап кына телгә аласы килә.

 

Көрәшчеләргә кыйммәтле бүләкләрне жәлләмәделәр. Төрле үлчәү категорияләрендә җиңүчеләргә акчалата призлар, медаль һәм грамоталар, ә абсолют батырга плазма телевизоры тапшырылды.

 

Нәүрүздә дин әһелләре дә катнашты. Самара Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафин телевидение һәм радио журналистларына әңгәмә дә бирде, көрәш бәйгесен дә кызыксынып күзәтеп утырды. Ник бу безнең игътибарны җәлеп итте дисезме? Аерым дин әһелләре мәдәни чараларны, моң-көйләрне хәрәмгә санап, аларны кабул итмиләр. Шуңа күрә бәйрәмдә Иршат Сафинның вәгазь сөйләве, Самара өлкәсе фән һәм мәгариф министрлыгының баш белгече Радик Газизов җитәкчелегендә “Нур” мәдрәсәсе шәкертләренең моңлы итеп мөнәҗәт көйләүләре дин белән мәдәниятнең бергә атлап, халыкны тәрбияләүдә мөһим роль уйнауларын күрсәтүче матур күренеш буларак кабул ителде.

 

Татар милли хәрәкәтенең яшьләр оешмасы активистлары да Нәүрүз турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Мәсәлән, Илдар Тренгулов әлеге бәйрәмнең егетләр-кызлар өчен әһәмиятле булуын ассызыклады.

 

- Хәзер яшьләрнең күбесе, вакытлары җитмәү сәбәпле, күбрәк Интернетта аралаша. Ә Нәүрүздә алар бер-берсе белән күрешеп, рәхәтләнеп сөйләшә алалар. Гомумән, гореф-гадәтләребезне, телебезне, биюләребезне, моңыбызны саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итүче әлеге бәйрәм яшьләрне берләштерүдә мөһим роль уйный.

 

Шуңа күрә дә Нәүрүзнең әһәмияте бик зур. Ә чараның быел яңа урында - затлы бинада үтүе аның абруен тагын да күтәрде, - диде Илдар.

 

Ә Лилия Сәлимова:

 

- Гомумән алганда, бәйрәм миңа ошады. Бигрәк тә, көрәшчеләрне теркәүдә булышкан кеше буларак, кечкенә малайларның һәм яшүсмерләрнең бу спорт төренә омтылышларын, үзләренә күрсәтелгән шулкадәр игътибарга ничек шатлануларын күрдем мин.

 

Ә көрәш тәмамлангач, балаларның көрәш келәме өстендә мәтәлчек атулары, аунаулары, мәш килеп уйнаулары аларның ата-аналарына рәхәтләнеп концерт карап утырырга мөмкинлек бирде.

 

Шулай ук халык өчен берәр нинди мастер-класс, төрле кызыклы күңел ачулар да оештырылса, яхшырак булыр иде, дип саныйм. Ягъни бәйрәмгә яңалыкларны күбрәк кертергә кирәк, - дигән теләкләрен дә белдерде.

 

Көн белән төн тигезләшкән вакытта мөселман халкы элекэлектән билгеләп килгән Нәүрүзгә һәр елны түрәләр дә килә. Бу юлы да бәйрәмдә катнашучыларны Самара өлкәсенең хөкүмәт рәисе урынбасары, икътисади үсеш, инвестицияләр һәм сәүдә министры Габибулла Хасаев, Самара губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, Самара шәһәре башлыгы урынбасары Александр Ефремов һәм Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары Гөлназ Шәйхи котладылар.

 

Халыкны Самара өлкәсе губернаторы Владимир Артяков исеменнән җылы тәбрикләп, Габибулла Хасаев:

 

- Безнең Нәүрүздә беренче тапкыр очрашуыбыз түгел. Тик быелгы бәйрәм аеруча әһәмиятле. Менә инде ничәмә гасырлар буена ул үтәп килгән мөһим вазыйфасын исәпкә алып, Нәүрүз берләшкән милләтләр оешмасы (ООН) тарафыннан дөньяның әһәмиятле мәдәни кыйммәтләре исемлегенә кертелде һәм хәзер календарь буенча бөтен җирдә киң күләмдә билгеләп үтелә, - дигән сүзләр дә әйтте.

 

Түрәләр котлаулар белән генә чикләнмичә, татарларга хөрмәт йөзеннән, милли хәрәкәтебезнең иң актив кешеләренә бүләкләр тапшырдылар. Шулай, Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни мохтариятенең беренче җитәкчесе Җәмил Вәлиуллин губернаторның Мактаунамәсенә лаек булды, ә бу оешманың активистлары - Исмәгыйль Әминовка һәм Нурмөхәммәт Ярмиевка губерна башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Шулай ук шәһәребез һәм өлкәбездә мәдәниятебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуга һәм аларны үстерүгә, халыкара дуслыкны ныгытуга зур өлеш кертүчеләргә - өлкә татар милли-мәдәни мохтариятенең башкарма комитеты рәисе, Самара шәһәр Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиулловка, Управленческий бистәсенең “Чайка” Мәдәният сарае директоры Гүзәлия Сафинага, “Яктылык” мәктәбенең көрәш секциясе тренерлары Рәшит Үтәшевка һәм Руслан Йосыповка, “Ипозембанк”ның директорлар советы әгъзасы Ильяс Шәкүровка, “Итиль” фирмасы хуҗасы Рәшит Салаховка, “Яктылык” мәктәбе директорының уку эшләре буенча урынбасары Рәсимә Алюшевага Самара губерна Думасы исеменнән Рәхмәт хатлары бирелде.

 

Ә “Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Гыйләҗева белән өлкәбезнең һәвәскәр җырчысы Галия Мостафина өченче дәрәҗәле Хөрмәт грамотасына һәм "Шәһәр алдындагы казанышлары өчен” билгесенә ия булдылар. Самара шәһәре округы башлыгы Дмитрий Азаров та “Мир колес” фирмасы хуҗасы Илдар Галиевка, “Камалов” шәхси предприятие директоры Хәмзә Камаловка, “Яктылык” мәктәбенең инглиз теле укытучысы Зилә Шәрәфетдиновага Рәхмәт хатлары җибәргән.

 

Нәүрүз бәйрәменең концерт өлеше аерым зур урын алып торды. Аны Самараның “Ялкынлы яшьлек” ансамбленнән һәм “Яктылык” мәктәбе артистларыннан соң чыгыш ясаган Казан кунаклары – “Фәридә-Алсу” дуэты тагын да күтәрде. Бу ике җырчы сәхнәдә шундый бай тамаша күрсәттеләр ки, исләрең китәр. Аларның хәтфә тавышлары да, “Парлы чыршылар”, “Җомга”, “Әни теләкләре” кебек тирән мәгънәле җырлары да халык күңелендә уңай тәэсирләр калдырды.

 

Берсеннән-берсе матуррак күлмәкләрен алмаштырып, һәр җырларын ниндидер бер сюжет белән тулыландырып, сәхнәдән шоу күрсәттеләр алар. Фәридә белән Алсуны мактый-мактый чыктылар залдан тамашачылар. Димәк, самаралылар дуэтны үз итте һәм киләчәктә аның шәһәребездә концерт куярга өмете бар.

 

Шулай итеп, назлы язлар белән бергә килгән Нәүрүз быел яңалыкларга бай булды һәм күңелле үтте. Кешеләр дуслары, туганнары белән күрешеп аралаштылар. Бинаның икенче катындагы залда "Яктылык" мәктәбе артистлары чыгышын карадылар, һәвәскәр җырчы Линар Абсаттаров оештырган күмәк биюләрдә рәхәтләнеп күңел ачтылар. Ә мөһиме - менә инде күп еллар буена шәһәребездә уздырылып килгән бәйрәмгә яңа сулыш өрелгәне сизелде.

 

 

Габибулла ХАСАЕВ һәм Минәхмәт ХӘЛИУЛЛОВ татлы бавырсакны авыз итәләр.

 

 

 "Нур" мәдрәсәсе шәкертләре мөнәҗәт әйтәләр.

 

 

Көчле көрәшчеләрнең берсе - Җәмил ШӘМШЕТДИНОВ.

 

 

4 Нәүрүзнең абсолют батыры - Илдус ДАДАЕВ.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.

 


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»