|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2011 Сәясәт
Татарстан Мәдәният министрлыгына яңа җитәкче билгеләндеТатарстан Мәдәният министрлыгына яңа җитәкче билгеләнде. 2005 елдан алып бу вазифаны биләгән Зилә Вәлиева ТР Премьер-министры урынбасары булып кала. ТР Президенты Указы белән Татарстан мәдәният министры итеп Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе филиалы "Татарстан" ДТРК директоры Айрат Сибагатуллин билгеләнде.
2005 елдан алып бу вазифаны биләгән Зилә Вәлиева ТР Премьер-министры урынбасары булып кала. Бу хакта бүген билгеле булды.
Сибагатуллин Айрат Миннемулла улы 1958 елның 31 мартында Саба районы Байлар Сабасы районында туган. Казан дәүләт педагогика институтының тарих факультетын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1977 елда Чистай судно ремонтлау заводында радиооператор буларак башлаган.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы күпсанлы котлауларга кушыла һәм Айрат Миннемулла улына яңа вазифада уңышлар тели.
|
Иң күп укылган
|