поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.08.2008 Милләт

ТӨРКИЯДӘ ЯКЛАУЧЫБЫЗ БАР: ТӨРКИЯДӘ ӘНИС БУЛСА, ТАТАРСТАНДА ФӘНИС УЛ

Төркиягә корылтай-җыелышларга баргач, Коньяга тукталган татар зыялыларыннан якташыбыз Фәнис Зыятовны белмәгән, күрмәгән, һичьюгы, аның хакында ишетмәгәннәр сирәктер. Арча районындагы Өчиле авылында туып үскән Фәнис менә 15 ел инде Төркиядә гомер кичерә.

 

 

 

 

 

Берничә ел элек  Коньяда Мәүләнә хәзрәтләренең төрбәсен зиярәт кылган вакытта Фәнис белән таныштым. Киңкырлы талант иясе булган якташыбыз шунда Казаныбыздагы "Иман" нәш­риятында басылган шигырь китабын бүләк иткән, курайда уйнап күңелләребезне әсир иткән иде.

 

Ф.Зыятов белән икенче күрешүем көтмәгәндә-уйламаганда булды. Анталия тарафына ял итәргә барачагымны әйткәч, бер дустым: "Хәзер ул шунда күченеп кил­де, шалтырат, сәлам әйт", – дип аның телефон номерын бирде. Менә без туристлар мәркәзе булган Анталиядә, Фәниснең яңа эш урынында – "Евразия" юридик бюросында гәплә­шеп утырабыз. Милләттәшебез шушы елның февралендә генә Анталиягә күчеп, бер дусты белән юридик ширкәт ачып җибәргән икән.

 

– Адвокат булып эшләү­гә рөхсәтне әле май аенда гына алдым. Дустыма да (ул төрек егете) эш җитәрлек, миңа да аз булмас дип уйлыйм. Ак диңгез төбәгендә Россиядән күченеп килгән 22 мең кеше бар. Аларның күбесе Төркия гражданлыгы алган, яшәп тору хокукы алучылар да күп, күчемсез милек сатып алучылар да шактый. Дөнья булгач, алданучылар, бәлагә таручылар очрап тора. Әйтик, кызларның паспортларын алып калып, кырын юлга, мәсәлән, фәхишәлеккә мәҗбүр итүчеләр дә бар. Шуңа күрә ватандашларымның, БДБ илләреннән күчеп килгәннәрнең хокукларын якларга булдым, – дип сөйли ул.

 

Ак диңгез төбәге дигәне, безнеңчә, Урта диңгез буендагы Анталия, Алания, Манавгат, Билдөбе, Кәмәр кебек россиялеләрнең яраткан ял итү урыннары инде. Җәй дәвамында бу тарафларда бер миллионнан артык Россия туристы ял итә икән. Шул ук вакытта бу төбәктә урысча белүче, рәсми рәвештә бу эшкә рөхсәт алучы бердәнбер дипломлы юрист икән безнең Фәнисебез. Шунысы да мөһим: 2000 елны Коньядагы Сәлчүк университетының хокук факультетын, 2003 елда шул ук юнәлештә аспирантура тәмамлаган ул. Миңа калса, бик тә кирәкле, олы эшкә алынган егетебез. Чөнки бу җылы якларны үз итүчеләр, хәтта биредә өй сатып алучылар отыры арта бара. Шул ук вакытта урысча эш йөртә белгән, Россия ватандашы да булган юристлар биредә юк. Димәк, җиң сызганып эшлә генә. Белемеңне, тырышлыгыңны җигеп, берничә ел эшләсәң, ерактанрак та эзләп киләчәкләр.

 

Иң күп алданучылар күчемсез милек җәһәтендә икән. Фатирлы, өйле булам дип, безнекеләр акчасын түли, әмма кырыгалдарлар тапусын, ягъни милеккә хокукын бирмичә ялганлап йөри. Акчаңны бирәсең, ул өй йә төзелеп бетмәгән, яки икенче берәүгә сатылган була. Кәкре каенга терәтеп калдырырга тырышучылар Төркиядә дә аз түгел. Мондый хәлләр фатир алу өчен тиешле кагыйдәләрне, телне белмәгәннән килеп чыга.

 

– Проблемалар килеп чыкмасын дисәң, килүгә ким дигәндә алты айлык яшәп тору визасы алырга кирәк. Аннан кибет, чәчтарашханә кебек кечкенә бер ширкәт ачарга мөмкин. Бу инде рәсми органнарда теркәлү дигән сүз. Билгеле, моның өчен күпмедер капиталың булу зарур. Тутырган документларыңда адресың, телефоның, ничә пайчы булуы күрсәтелә. Ышанычлы ке­шең булса, бернинди ширкәт тә ачасың юк. Мәгълүм ин­де: мондый очракта әүвәл шуның исеменә алына фатир. Бернинди танышсыз, тел белмичә, адвокат белән киңәшмәсәң, 70 мең долларлык өч-дүрт бүлмәле иске фатирны 100-120 мең долларга сатарга мөмкиннәр. Шул ук вакытта танышларың булса, бу суммага өч-дүрт бүлмәле яңа фатирны диңгез буена якын урыннардан да алырга була. Визаң булса да, телне, законнарны белмәсәң, фатир алу өч-дүрт айга сузыла, ә без 1-1,5 айда мәсьәләне хәл итәбез, – дип киңәшләрен бирә авукат Әнис Зыялы.  Монда бернинди дә хата юк, адвокатны төрекләр авукат ди. Ә менә Фәнистәге Ф хәрефен аптыраганнан төшереп калдырырга туры килгән. Чөнки төрекләрдә Әнис исеме бар, Фәнис исеме очрамый икән. Ф не төшереп калдыргач, исем әллә ни үзгәреш кичерми.

 

Анталиядә Россия консуллыгы гына түгел, хәтта башлангыч урыс мәктәбе дә бар. Шушы хәлне дә исәпкә алып, Фәнис якын арада берничә россияле белән кыен хәлдә калган Россия ватандашларына ярдәм итү дәр­нәге (оешмасы) төзергә ниятләп йөри. "Анталиядә 18 ел яшәгән чит илләрдән килүчеләргә күчемсез милек сату белән шөгыльләнүче Вера Бөекайваз дигән марҗа хатыны бу тәкъдимемне шунда ук яклап чыкты. Инде биш кеше бу ниятне хуплавын белдерде. Янә шушылай безнең кебек дистә елдан артык Төркиядә яшәүче ике кеше тапкач, дәрнәгебезне теркәтәчәкбез. Анда табиб, психолог, адвокат ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер торачак", – ди ул.

 

Сүз уңаеннан Зыятовлар гаиләсе турында да сөйләп китсәк, укучыларыбызга кызыклы булыр.  Булачак хатыны Мөшфикәбану белән Сәлчүк университетында укыганда танышкан ул. Ул педагог. Хәзерге вакытта дәүләт мәктәбендә рәсем дәресләре укыта. Кызлары Рәйханга – 7 яшь, уллары Туфанга – яшь ярым. Нинди матур татар исемнәре! дип гаҗәпләнергә ашыкмагыз. Мөшфикәбану – үзебезнең татар кызы, себер татары. Йөз ел элек Коньяга күчеп килгәндә бабасы өч яшьлек кенә була аның. Себер татарлары нигез салган Бүгре Дәшик авылы (Бәгъре Тишек дип тәрҗемә итә аны Ф.Зыятов) Коньядан 135 чакрымда икән. Мөшфикәбануның әбисе шунда туып үскән, әтисе Хөршид абый белән әнисе Мәфтуха ханым да шушы авылдан.

 

– Омскида туганнарыбыз бар. Әтиемнең абыйсы белән энесе бер елны кайтып аларны күреп килде. Әле әтиемнең кайта алганы юк. Бабабыз Омск янындагы Еланлы дигән авылда туган булган. Ул авыл хәзер бардырмы-юктырмы – белмим, – дип сөйләде һич тотлыкмыйча себер татарлары шивәсендә Мөшфикәбану ханым. Үзара нинди телдә сөйләшәләр икән дип игътибар иттем. Татарчаны да, төрекчәне дә бер чама кулланалар бугай.

 

Фәнис даими рәвештә Интернеттан газетабызның электрон версиясен укып бара икән. "Әле сәламәтлек саклау министры белән туры элемтә була, сорауларыгызны җибәрегез, дигәч, аңа Чиләбе өлкәсендәге Караболак авылы фаҗигасенә кагылышлы сорау юллаган идем. Нишләптер җавап бирмәде", – дип үпкәсен дә белдереп алды ул. Сәясәт, тел проблемалары хакында озак кына әңгәмә корганнан соң, моңайган чакларында язган ямансу шигырьләрен укыды, курайда борынгы көйләребезне яңгыратты шагыйрь күңелле адвокат.

 

– Бик сагынган чакларымда Казанга, гармунчы Кирам Сатиевка шалтыратам да "Тәфтиләү"не уйнавын сорыйм... Шулай күңелемне бушатам. Үзем дә еш уйныйм. Күрше Чиканас авылында яшәүче Вәгыйз абый Әһлиуллин ясаган курай бу. Унсигез ел үземнән калдырмый йөртәм аны. Абыем Айрат Зыятов мин­нән күпкә яхшырак уйный. Бер елны Азнакайда булган республика курайчылары ярышында икенче урынны яулаган иде, – дип абыйсы, нәфис сүз остасы булган әти­се, Татарстанның атказанган укытучысы Фәргат ага хакында яратып, тәмләп, тәф­силләп сөйләде Фәнис.

 

Мин исә, мондый нечкә күңелле адвокатлар булганда бәлагә тарыган ватандашларыбызга ярдәм тизрәк килер, нәтиҗәлерәк булыр, уртаклашкан хәсрәт – ярты хәсрәт бит, дип уйлап утырдым. Сүз уңаеннан шуны да әйтим әле. Анталиягә юлыгыз төшкәч, бу тарафлар бик ошап китеп, өй сатып алырга ниятләсәгез яки, Алла сакласын, ул-бу килеп чыкса, адвокат Фәнис Зыятовның (Әнис Зыялы) телефон номерын да хәбәр итәбез – 0505 2402254.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 153 | 30.07.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»