|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2011 «Сары бит»
Җырчы Лилиана Ирназарова да әни булдыЛилиана белән әле өч көн элек кенэ хәбәрләшкән идек. Ул бәби туарга ике атна калып килүе турында әйткән иде. Бәбинең тагын ике атна түзәсе килмәгән, ахры. Сабыйга исемне Нәзәр дип кушарга уйлыйлар. Ул 22 март көнне иртәнге сәгать 8дә аваз салган. Буе 52 сантиметр, авырлыгы 3,6 кг. Бәләкәч хәзер җырчы гаиләсенең төп герое.
Табиблар бала алып кайту процессы тиз һәм авырлыкларсыз узган дип хәбәр иткән. Ә яшь әти болай дип сөйләде. “Әти булуым турында шул ук секундта әйттеләр. Күңелем тулды... Улым бар хәзер", - диде Азат горурланып. Лилиана белән Нәзәр бала тудыру йортыннан шимбә көнне кайтыр дип көтелә. Яшь гаиләне без дә котлыйбыз!
--- |
Иң күп укылган
|