|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2011 Җәмгыять
Ахыры хәерле булсын!Март ахырыннан башлап Русия халкы җәйге вакыт белән яши башлаячак һәм көз көне сәгать телләрен кабат кирегә күчермаячәк. Шулай итеп, без, табигать законнарын санга сукмыйча, астрономик вакыттан нәкъ ике сәгәтькә алдарак яши башлаячакбыз. Эш шунда, Русиядә сәгать күчерү “уены” 1917 елның 1 июленнән үк килә. Ул чагында Вакытлы хөкүмәт карары нигезендә сәгать телләре бер сәгатькә алга күчерелгән. Шул ук елны, Октябрь революциясеннән соң, Халык Комиссарлары Советы декреты белән, 27 декабрьдә сәгать кирегә күчерелгән. 1918 елдан 1930 елга кадәр сәгатьне елына ике мәртәбә алга-артка күчереп торганнар. 1930 елның 16 июнендә сәгать телләрен “җәйге вакыт”ка күчергәннәр, ә кышын кирегә кайтармаганнар. Шулай итеп, Советлар Союзы табигый вакыттан бер сәгатькә алдарак яши башлаган.
1981 елның 1 апрелендә, СССР Министрлар Советы вакыт “уенын” яңадан башлап җибәрде. Сәгать телләре тагын бер сәгатькә алга күчте һәм ил 30 ел дәвамында алга-артка “сикергәләде”. 1991 елның февралендә СССР Министрлар Советы “сәгать телләрен бүтән күчермибез” дигән карар чыгарды. Әмма шул ук елда СССР таркалды һәм көзен Русия Югары Советы “сәгатьне күчерәбез” дип игълан итте. Шуннан бирле Русиядә язын-көзен сәгать телләрен күчерү уены башланды. Быел исә соңгы мәртәбә язгы вакытка күчеп, шунда тукталып калачакбыз. Нәтиҗәдә, табигый вакытка караганда ике сәгатькә ашыгабыз булып чыга.
P.S. Иң кызыгы шунда – сәгатьне тегендә-монда күчереп маташулар һәрвакыт илдә тотрыксызлык хакимлек иткән, нәрсәдер ауган-ватылган, таркалган чорда башлана. Менә хәзер дә Русиядә дулкын-дулкын булып эреле-ваклы гаугалар, чуалышлар күзәтелә, ә хөкүмәт исә сәгатьне әвеш-тәвеш китерүне туктатты. Әгәр тарих һәрвакыт кабатлана дибез икән, димәк, илдә тагын нидер көтелә... |
Иң күп укылган
|